Логотип
Шәхес

Ул беренче иде

Татар филологиясендә беренче хатын-кыз фән докторы, профессор, Казан университетының иң беренче хатын-кыз деканы, татар хатын-кызларыннан иң беренче булып академик дәрәҗәсенә ирешкән Диләрә Тумашева үз фәнни мәктәбен булдырган олы галим буларак танылды. Бүгенге көндә аның тугыз шәкерте фән докторы, профессор, егер­ме бер фән кандидатлары – мөһим фәнни ачышлары белән танылып, үз юнәлешләрен булдырган галимнәр. Тел гыйлемендә аның мәктәбен дәвам итүчеләр мәдәнияте­безнең төрле тармакларында: мәгарифтә, нәшриятта, әдәбиятта, матбугатта әле дә җиң сызганып эшли.

21-24 октябрьдә Казан (Идел буе) Федераль универси­тетының Филология һәм сәнгать институтында «Төрки телләрнең диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше» дигән темага Халыкара тюркологик конференция узды. Ул Казан университетының профессоры, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Диләрә Гариф кызы ТУМАШЕВАның (1926-2006) якты истәлегенә багышланган иде.

«Әлеге конференция күренекле галимәбезнең мирасын барлап, телләрне өйрәнүдә бәрәкәтле яңа ысуллар эзләп, филологик, гуманитар фәннәр үсешенә яңа сулыш өрүен һәм бу җаваплы өлкәдә галимнәргә, тел укытучыларына зур этәргеч булуын телим», — дигән иде форумны ачканда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева. Иншалла, шулай булыр да. Мәскәү, Төмән, Башкортстан, Кытай, Төркия, башка бик күп төбәк­ләрдән килгән галимнәр һәм белгечләр тема буенча төр­ле секцияләргә бүле­неп эшләде, «Түгәрәк өстәл»дә исә «Туган телгә өйрә­түнең хәзерге торышы һәм киләчәге» турында фикер алыштылар. Чыгышлар вакытында истә­лек­ләр дә күп яңгырады. Чөнки Диләрә ханым фәндә генә түгел, кешеләр күңелендә дә тирән эз калдырган шәхес.

Диләрә апа... Диләрә Гарифовна! Ул безнең укытучыбыз иде. Остаз, хөрмәтле, затлы ханым. Аны бөтен кеше ярата иде, дисәм... дөреслеккә чак кына хилафлык килер сыман: сокланучы, яратучысы бихисап булган кебек, ихтимал, ара­да көнләшүчесе дә очрамый калмас, чөнки ул күз өс­тен­дәге каш кебек һәрдаим игътибар үзәгендә булды. Хәер: «Бөтен кешегә охшарга... ипигә ягып ашый торган атланмаймы әллә мин?» — дияр иде, мөгаен, ул үзе дә. Безгә, дарелфөнүн ишекләрен кыяр-кыймас кына ачып кергән, юньле кием, ризыкка туймаган кыз-кыркынга ул беркайчан да буй җитмәс йолдыз, затлылык-зыялылык эталоны булып тоелса гаҗәпме?! Юк-бар йомыш белән аның янына барып сүз кушарга да кый­мый­сың, олы га­лим­не биниһая зурлау да, шүрләү дә җитәрлек бездә. Горур, таләпчән һәм кырыс иде шикелле ул. Хәер, соңрак, «Сөембикә» журналында эшли башлагач, берничә мәртәбә Остаз белән очрашып, әңгәмәләр корып утырырга насыйп булды, һәм мин аның кешелекле, кече күңелле, хисле, башка­ларның эчке халәтен бик тә нечкә тоемлый торган сизгер җанлы, гади искиткеч Кеше булуына кат-кат инандым.

Һәрьяктан үрнәк — өлге иде ул безгә: матурлыгы, затлы кыяфәте, үз-үзен тотышы, кием-салымы, киенү-сөйләшү рәвеше, атлап йөрүләренә кадәр студентлардан димим, хәтта мөгаллимнәребездән дә аерылып тора.

Сиксән яшенә кадәр хезмәтеннән ямь һәм тәм табып, якты, бәрәкәтле тормыш сукмагын горур башын югары тотып үткән Диләрә апаның кызы Ләйсән әнисе юлын лаеклы дәвам итә, ә улы Айдар экономика фәнен үз, якын иткән. Казан (Идел буе) Федераль университеты профессоры Ләйсән Равил кызы Абдулхакова-Тумашеваның: «Әти белән әни безне үзләренә тиң күреп, сөеп-яратып үстерде. Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче, Рөстәм Яхин кебек шәхесләр бездә еш кунак була, әни Шопен көйләрен уйный иде...» – дип, җылы итеп искә алды.

56 ел бергә гомер иткән ире, Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган режиссер, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Тумашев олы галимә Диләрә ханымга гомер буе терәк, таяныч булды. Равил ага янә бер мәртәбә – бу юлы бөтен халык алдында сөя, ярата белгән йөрәкнең мәхәббәт хисенә мәңге тугрылыклы булуын раслап: «Диләрәмнең рәсемен күкрәк кесәмдә йөртәм, кабинетта да, йокы, аш бүлмә-сендә дә, кая керсәм – шунда, елмаеп, Ул – аның сурәте каршы ала. Тик, аяныч, үзен генә кайтарып булмый, – диде дә: – «Сөембикә» журналында, 2009 елның 7 нче санында, Дилә­рәм хакында уй-хисләрем, истәлекләрем белән уртаклашкан идем, шуннан да матуррак итеп әйтә алмамдыр. Теләгән кешеләр «Сөембикә»не табып укый ала», – дип тә өстәде. Ә халык, аягүрә басып, баш иеп, Олы Мәхәббәтне алкышлады.  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Замана афәте... Куркырсың да...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллам узен сакла балаларны. Япь яшь балалар бит бер ниндидя чара юк аларны коткара торган

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллам узен сакла балаларны. Япь яшь балалар бит бер ниндидя чара юк аларны коткара торган

        • аватар Без имени

          0

          0

          Аллам узен сакла балаларны. Япь яшь балалар бит бер ниндидя чара юк аларны коткара торган

          • аватар Без имени

            0

            0

            Шул наркотик таратучыларга,япь _яшь кешелэрне энэгэ утыртучыларга жазаны тагында катылатырга кирэк

            Хәзер укыйлар