Логотип
Шәхес

​«Миңтимернең хәләл җефете»

2007 елда Сәкинә Шәймиеваның шушы исемдәге китабы дөнья күрде. Анда Татарстан Республикасының тәүге Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиевнең гомер юлдашы, беренче леди Сәкинә Шакировна киң катлам укучыларны үзенең тәрҗемәи хәле, тормышы, туган-тумачалары, уллары-оныклары, дуслары, фикердәшләре, яшәеш кыйбласы белән таныштыра.

Сәкинә Шакировна – «Сөембикә» журналының даими авторы.  Ул журнал укучыларына, редакциянең үтенеч-ихтыяҗларына һәрвакыт хәерхаһ булды, үзенә юлланган сорауларга туры, гадел, зур ихтирам белән җавап бирде, берсен дә кире какмады. 
Аның үз-үзен тотышын, ире – Президент мән­фәгатьләре хакына, татар милли гореф-гадәтләренә тугры калып, кү­ләгәдәрәк калып яшәвен, дөресен әйтергә кирәк, халык уңай кабул итә. Президент җәмәгатенең абруе югары.



2009 елның 23 августында Сәкинә Шакировна үзенең 70 яшен билгеләп үтте. «Сөембикә» журналы да күпсанлы котлауларга кушыла.

Мин – бәхетле хатын-кыз. Без һәрберебез бәхетнең ни икәнен беләбез дип уйлыйбыз. Әмма эш бәхеткә билгеләмә бирүгә җиткәч, каушап калабыз. Шулай да мин тәвәккәлләп карыйм әле. 
 

Мин бәхетле хатын-кыз

Минем өчен бәхет ул – күрә, ишетә, үз аягымда йөри алу, кичерә белү һәм ярата алу. Иреңнең, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның һәм башка күп кенә кешеләрнең сине яратуы – бәхет… Бәхет турында тагын берничә сүз. Иң элек мин шушы яшькә җитә алуым белән бәхетлемен. Аннан соң язмышның миңа Миңтимер кебек игелекле кеше бүләк итүенә шатланам. Ана буларак та бәхетлемен: без ике бала – ике «улкаебызны» үстереп аякка бастырдык. Мин аларны бик яратам.

Әнием миңа син йөзлек белән тудың, халык сынамышы буенча бәхетле булачаксың, дия иде. Мондый сынамышларга бик ышанып бетмим, ләкин минем очракта бу, чынлап та, дөрес булып чыкты дип уйлыйм.

Кешене чәчәккә тиңләп була. Кеше дә чәчәк шикелле, тамырсыз, үзе үскән туфраксыз яши алмый. Мин дә нәкъ шулай ук. Гаиләм, әти-әнием, абыем, туганнарымнан башка гомеремне күз алдына да китерә алмыйм… Яраткан ирем, балаларым булмаса, бәхетле була алыр идеммени? 
 

Бернигә дә карамый

Ничек кенә кыен булмасын, теләсә нинди шартларда максатым һәрвакыт бер минем – иремне карап-тәрбияләп тору: киеме яхшы, тамагы тук, күңеле тыныч булсын. Без Миңтимер белән инде 46 ел бергә. Ел саен шифалы су эчәргә барабыз. Ел буе мин аңа шифалы үләннәрдән төнәтмәләр ясыйм, диетик ризыклар әзерлим. Шуңа күрә ирем сау-сәламәт. Иртән мин Миңтимергә майсыз эремчеккә үзем ясаган җиләк кайнатмасы болгатып ашатам, төрле-төрле боткалар пешерәм. Бу Минзәләдә яшәгәндә үк гадәткә керде. Кичке ашка ирем ярата торган тәмлерәк ризык пешерергә тырышам. Эшлә­гән чакта, Миңтимергә эшемнән үк шылтыратып, нәрсә ашыйсың килә, ни пешерим дип сорый идем. Эштән соң ашау пешереп өлгерергә дә кирәк бит әле. Шуңа күрә мин ризыкны бик тиз әзерләргә өйрәндем.

Бу гадәтем хәзергәчә саклана. Миңтимер бөтен кешегә: «Бары тик минем хатын гына кыстыбыйны ярты сәгатьтә пешереп бирә ала», – дип сөйләргә ярата. Хак сүз, әлбәттә, ләкин моның өчен шактый тиз бөтерелергә кирәк. Бәрәңге пешкәнче, камыр җәяргә өлгерәм, җәймәләрне тиз генә табада пешергән арада бәрәңгене туглыйм, камыр өстенә сылыйм – кыстыбыем әзер!

Мин барысына да өлгерергә тиеш идем! Балалар кечкенә чакта Миңтимернең мине эшкә йөртәсе килмәде. Ә мин эшемнән башка яшәвемне күз алдына да китерә алмый идем. Шуңа күрә мин Миң­тимердән эшләргә рөхсәт итүен сорадым, барысына да җитешер­мен, зарланмам, дип сүз бирдем.


 

Минем дөньяга карашым

Синең өчен начар кешеләр бөтенләй юк, диләр миңа. Хикмәт минем холкымда, күрәсең. Мин гомерем буена низаглы хәлләрдән ераграк булырга тырыштым. Нидер хәл иткәнче, мин хаклымы, түгелме дип озак уйланам. Җиде кат үлчәп, бер кат кисүче мин. Игелек­ле, акыллы, бик зирәк әнием мине шундый итеп тәрбияләгән. Ул, халкыбыз әйткәнчә: «Кызым, таш атканга – аш ат», – дип өйрәтә иде. Минем өчен моңа тиң башка юл юк. Массакүләм мәгълүмат чараларында Президентка кагылышлы теге яки бу вакыйгалар бозып күрсәтелсә, минем ничек борчылуымны берәрсе белә микән?! Миң­тимер үзе мондый хәлгә тыныч карый, мине юата. Хәзер демократия бит, ди. әмма моңа күнегү миңа бик авыр бирелә.

...Минем тормышның кыйбласы шул: бер яхшылык меңе белән кире кайтыр. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, ди халык мәкале. «Игелеккә ышаныр өчен аны эшли башларга кирәк», – дигән Лев Толстой. Чыннан да, явызны явызлык тудыра, ә игелек игелекне ишәйтә. Миңтимер моны һәрчак ассызык­лап тора. Миңа бик күпләр ярдәм сорап хат язалар. Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам, һәрвакыт акылым һәм йөрәгем кушканча эшлим. 

Мин тыйнак яшим. Үз чәчтарашым да, өй җыештыручым да юк. Миңа, Президент хатыны буларак, ниндидер өстәмә хезмәт күрсәтү каралмаган да һәм кирәкми дә. Дәүләти дәрәҗәбез буенча безнең өйдә хезмәтчеләр булырга тиеш. Миңтимер, ярым шаярып, болай ди: «Синең холкың белән бу мөмкин түгел. Чөнки алар сине түгел, син аларны карый башлаячаксың». Ул хаклы, чөнки холкым шундый.

Мин бер эштән дә җирәнмим: юам да, себерәм дә, җирдә дә казынам. Базарга да үзем йөрим. Бу миңа кыен түгел, киресенчә, кешеләр белән аралашу – үзе бер рәхәт.

Тагын бер хикмәтем бар: кухняма берәүне дә кертмим. Гомерем буе ашарга үзем әзерлим, берәүгә дә ышанмыйм. Аш-суга бик остамын, дип мактана алмыйм. Әмма, ирен, гаиләсен, өен яратучы хатын-кызга хас булганча, тәмле итеп пешерергә тырышам, ризыкка мәхәббәт хисләремне дә кушып җибәрәм. Яшьрәк чакта мин ял көннәрендә кухнядан чыкмый идем диярлек. Хәзер инде анда азрак «биергә» тырышам. Без күбесенчә кысыр ашлар, вегетариан ризыклар ашыйбыз. Икебез дә бәрәңге шәңгәсе, кыстыбый яратабыз.
 
Иреңнең, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның һәм башка күп кенә кешеләрнең сине яратуы — бәхет…

Кунаклар килсә, аларны үз күзәтчелегемә алам. һәрбер кунак өстәлдәге ризыкларның һәммәсен дә ашап карарга тиеш дип беләм. Шуңа күрә һәрберсе янына шәхсән барып тәкъдим итәм. Миңтимер әйтә: «Үзе өстәл янына утырмый торган нинди хатын инде бу? җит­мәсә, президент хатыны әле», – ди. Минем әтием дә нәкъ шундый – бик кунакчыл булган. Аңа охшаганмын, күрәсең.
 

Бакча

…Мин чәчәкләр яратам. Аларны яратмаска мөмкинмени? Аларның табигый гүзәллеге, хуш исе могҗизага тиң ләбаса. Чәчәкләр белән аралашу кешене игелеклерәк, наз­лырак итә, рухи яктан баета дип уйлыйм. Авылда яшәсәк тә, шәһәрдә яшәсәк тә, эшем күп булса да, мин һәрвакыт гөл-чәчәк үстердем.

Васильеводагы бәләкәй бакчабызны еш искә төшерәм. 3 сутый җиргә (артыгын бирмиләр иде) гел чәчәкләр генә утырта идем. 5 ал­магач һәм буеннан-буена – чәчәк­ләр. Күршебездә Татпотребсоюз рәисе Рәфкать Фәйзулла улы Сафиуллин бакчасы иде. Ул безнең чәчәкләргә хәйран калып, үземә дә «Сәкинә-чәчәк» дип кенә дәшә иде. Хәзер дә чәчәкләрем бихисап. Әм­ма инде аларны җиренә җиткереп карый алмыйм. Белгечләр ярдәм итә.
 

Миңа Миңтимернең күңел күгендә йолдыз булып балку рәхәт. Үз-үзем булып кала алуым белән бәхетлемен.

Кайчак миннән кайсы чәчәкләрне яратасыз, дип сорыйлар. ә мин аларның барысын да яратам. Буш вакытым булса, мин, табигатьнең шушы тылсымына бирелеп, берәр нинди флокс яки пионга, сәгатьләр буе сокланып карап тора алам. Роза чәчәкләренең беренче бөреләре ачылганын түземсезлек белән, дулкынланып көтәм. Грек философы Эпикур болай дигән: «Китап­ханәңдә – яңа китабың, базыңда – бер шешә яхшы шәрабың, бакчаңда яңа чәчәгең булсын». Ми­ңа аның фикере бик ошый һәм мин аны гамәлдә кулланам. Минем китап­ханәмдә – кызыклы яңа китапны, базда – яхшы шәрабны, бакчамда гүзәл чәчәкне һәрвакыт табарга мөмкин.


Сәяхәтләр

...Сәфәрдә төрле мәзәк хәлләргә дә юлыгабыз.
2003 елда, кыш көне, Швейцариягә чаңгы шуарга киттек. Берннан 300 чакрымдагы Цермат дигән җирдә кунакханәгә урнаштык. 

20 гыйнвар – Миңтимернең туган көнендә, Россия Президенты Вла­димир Путин шылтыраткач, шаккаттык. Ул безнең кайда ял итүебезне махсус белешкән икән. Башта кунакханә хуҗасына шылтыраткан, ә хуҗа бит безнең кем икәнебезне белми. Россия Президентының ниндидер ял итүче кешене эзләп, шәхсән шылтыратуына хәйран калган ул. Кеше ышанырлык хәлмени?! Һәм, әлбәттә, ышанмаган, Сез ялгыш шылтыратасыз, ахры, дип, трубканы куйган. Владимир Владимирович кабат шылтыраткан, бу юлы хуҗаның «күзләрен ачкан»: «Кунакханәгездә Татарстан Прези­денты Миңтимер әфәнде Шәймиев яши», – дигән ул. Хуҗа тагын да ныграк гаҗәпләнгән. Без бит ял иткәндә берәүгә дә кем икәнлегебезне әйтмибез. Шулай җайлырак, чөнки артык игътибар бик теңкәгә тия. Кайвакыт үзеңне гади кеше итеп кенә тоясы килә. Бу юлы се­ребез әнә шулай ачылды һәм шуннан соң безгә тынычлап ял итәргә ирек бирмәделәр. Китәр ал­дыннан кунакханә хуҗасы безнең хөрмәткә зур мәҗлес җыйды, кунакка күренекле шәхесләрне чакырды.

Әмма, гомумән әйткәндә, мин Миңтимер белән чит илдә үзем теләгәннән сирәгрәк булам. Заманында җәмгыять Раиса Горбачеваның иренә ияреп чит илгә йөрүен өнәми иде. Ихтимал, мине шул хатирәләр сагайта торгандыр. Ке­-ше­ләрнең тискәре мөнәсәбәтен күрү күңелсез иде. Ә дөньяны күрәсе килә иде. 

90 нчы елларга кадәр чит илгә чыгу мөмкин түгел диярлек, ул чакларда кем генә йөри алды икән чит илгә? Хәер, мәсьәләнең башка ягы да бар: вакыт җитми.
Мин күргән илләр: Америка Кушма Штатлары, Франция, Ита­лия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре онытылмас тәэсир калдырдылар. Чит илдә мине бар да кызыксындыра – милли гореф-гадәтләр, көнкүреш үзенчәлекләре, милли ризыклар… Шуңа күрә мин безгә килүче чит ил кешеләрен яхшы аңлыйм. Безнең дә күрсәтер нәрсәләребез бар: гүзәл башкалабыз, искиткеч табигатебез. Яшәгән җиреңнең матурлыгын күрер өчен, аңа кайвакыт чит ил кешеләре белән бергә, алар күзе белән карарга кирәк.
 

Игътибар үзәгендә булу җиңел түгел

Чын дөресен әйткәндә, мин игъ­­тибар үзәгендә булырга ярат­мыйм. Кибеткәме, базаргамы – кая барсам да, йә болай гына йөрер­гә чыксам да, мине, әлбәттә, таныйлар, игътибар итәләр. Шунысы күңелле, берәү дә бернинди начар сүз әйтми, барысы да дустанә мөгамәләдә. Шулай да, мин күзгә бик ташланып тормаска тырышам. Шуңа күрә дә ял итәргә дә ераграк җиргә, безне белми торган урынга барабыз.

Һәрвакыт игътибар үзәгендә булу – авыр хезмәт. Үзеңне тиешле югарылыкта, һәрвакыт үз дәрәҗәңә лаек тотарга кирәк. Кешеләр мине ничек кабул итсә, иремә дә караш шундыйрак булачак бит. Гомумән, ир-ат турында аның хатынына карап фикер йөртәләр. Миңтимер минем халык алдындагы ролемнең мәгънәсен яхшы аңлый. Минем юбилейда ул болай диде:
– Иманым камил, Сәкинәне безнең тирәдәге кешеләр, республика җитәкчеләре, иң элек аларның җәмәгатьләре барысы да ихтирам итә. Һич уйламый-нитми, үзе дә сизмәстән, ул дәүләти эшләрне хәл кыла – үз тирәсенә җитәкчеләрнең хатыннарын туплый. җитәкчеләрнең хатыннары арасында төрле мөнәсәбәтләр күрергә туры килде, кайвакыт бик киеренке хәлләр булгалый. Бу дәүләт эшләренә зур зыян сала. Ә бездә исә бик матур күренеш күзәтелә: беренче леди үз тирәсендә игелек даирәсе булдырып, бердәмлекне тәэмин итә.

Мин әлеге югары бәя өчен ире­мә бик рәхмәтле. Мин бит бервакытта да «беренче леди» булырга өйрәнмәдем. Укыганда этика, этикет дигән фәннәр кермәде шул безгә. өстәвенә, татар хатын-кызына тыйнак булу мәгъкуль. 

Хатын-кызны, бизәктән дә биг­рәк, әдәп-нәзакәт бизи, дигән без­нең халык. Әйткәнемчә, мин үз вазифамны хакимият башындагы иремә ышанычлы терәк булуда күрәм. Минем үз-үзем булып каласым килә. Миңтимер белән аны дулкынландыручы проблемалар турында фикер алышабыз, сөенечләр дә, көенечләр дә уртак. Шул рәвешчә мин барыбер күп кенә вакыйгалардан һәм аның эшләреннән хәбәрдармын. Әмма мин аның эшләренә кысылмыйм, тыңлыйм, хәленә керәм, теләктәшлек итәм.




...Иң кыены – табигый матурлыкка ирешү, диләр. Моның өчен үз-үзең булып калырга, үз табигатеңне сакларга кирәк дип беләм. Миңа «беренче леди» ролен уйнау авыр булыр иде. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: мин бу рольгә керергә омтылып та карамадым. Миңтимернең язмышында минем урыным башка. Мин – аны яратучы һәм ул яраткан хатын-кыз. 

«Сөембикә», № 9, 2009.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кирэк мондый китаплар.... Бер серия чыгарырга кирэк" Жизнь замечательных людей " Аларны хэммэ кеше дэ йотлыгып укыр. Котлыйм, Сезне, Сэкинэ Шакировна, зур бэйрэмегез куанычлы булсын. Ин матур парга ин матур телэклэр... Озын гомерлэр телим , сэламэтлек , бар эштэ дэ бик кирэк ул- ныклык, ойдэ генэ булсагызда - коч куп китэ... Сез ин матур пар, чын кунелдэн , рэхмэт Сезгэ, куанычлы оныкларыгыз куп булсын... Юбилеегыз дэвамлы булсын...Алдагы килэчэк куге чиста, атлаган сукмаклар парлы булып, озак вакытлар шатлык олэшеп яшэгез...

    Хәзер укыйлар