Хәния Фәрхинең тормыш юлы: җырчының биографиясеннән 14 факт

Хәния Фәрхинең тормыш юлы

 

Репрессия корбаннары

Хәния Фәрхинең әти-әнисе фаҗигале язмышлы. Аларның әти-әниләре, ягъни, Хәниянең әби-бабайлары колхоз рәисе булып эшләгән була. Алар 1937 елда репрессияләнә һәм Хәниянең әнисе дә, әтисе дә яшьли ятим калалар. “Бала чагында үпкәм зур иде, без ярлы яшәдек, әти-әни алты баланы күтәрде”, - дип сөйли Хәния.

Әнисе Фәния

17 яшеннән – мөстәкыйль тормышта

Хәния 17 яшендә туган авылыннан Мәскәүгә китә. Юлга акчаны әниләре күтәрә. Ул бу вакытта җырчы булырмын дип уйламый.

Хәния Фәрхинең беренче профессиясе

Хәния Фәрхи беренче профессиясе буенча “ровничница”, ягъни текстиль предприятиесендә тупас эрләнгән җеп, катмаган калын җеп әзерләүче кеше. Ни өчен Мәскәүгә текстиль училищесына керүен ул: “Анда тулай торакта урын, аена 30 сум стипендия бирәләр һәм көнгә бер тапкыр ашаталар иде”, - дип аңлата.

Гәрәй Рәхим фатихасы

Текстиль институтында укыганда параллель рәвештә музыкаль училищега укырга керә һәм Пятницкий исемендәге рус хорында җырлый. Мәскәүгә килгән татар артистлары белән очрашуларның берсендә, бөтен кыюлыгын җыеп, татарча җырлый. Очраклы рәвештә,  тамашачыларның берсе шушы җырның авторы – шагыйрь Гәрәй Рәхим булып чыга. “Хәния, Казанга кил, син бик талантлы кыз!”- ди ул аңа. Хәния шушы мөрәҗәгатькә бик зур әһәмият бирүен, шушылай әйтүне үзенә зур ышаныч күрсәтү итеп кабул итә. Һәм музыкаль училищега укырга керү нияте белән Казанга кайта.

Театр училищесында уку

Музыкаль училищега соңга калу сәбәпле, Хәния театр училищесына укырга керә. Тулай торак булмау сәбәпле, ул хәтта берничә тапкыр вокзалда кунарга мәҗбүр була. Аның укытучылары - Шамил Бариев, Роберт Батулла, Гөлсем Исәнгулова, Фирдәүс Әхтәмова.

Беренче ире

Хәния кияүгә чыга, Хәния Галиева буларак, Тинчурин театрында эшли. Кызы Алияне таба. Шуннан соң тормышында авыр чак башлана – аны эшеннән кыскарталар, иреннән аерыла.

 

 “Бәйрәм” ансамбле

Дусты тәкъдиме буенча, Мәскәү өлкә филармониясендә концертлар алып баручы була. “Бәйрәм” ансамбле белән гастрольләргә чыгып китә, шунда җырлый башлый.

Югалтулар

2000 елда Хәния Фәрхи берьюлы ике югалту кичерә – аның олы абыйсын машина бәреп китә, икенче абыйсын үтерәләр.

Абыйсы Тимергалинең Питрәч юлында автоһәлакәттә үлгән урынында

Хәния Фәрхи псевдонимы 

Хәния беренче концертларының афишасына кыз фамилиясен яза: Хәния Халидуллина. Бу әйбер аның беренче иренең ачуын чыгара. “Төргәкләнггән афиша белән мине кыйнады. Ә элек афишаларны калын кәгазьдә бастыралар иде”, - дип сөйли ул. Ул әтисе Фәрхелисламнан исеменнән кыскартып, Фәрхи псевдонимы ала, моны әтисенә хөрмәте зур булуы белән аңлата. Хәния Фәрхи – татар җырчылары арасында псевдоним алган беренче җырчы.

Габделхәй Биктаһиров

“Бәйрәм” төркемендә җырчы да, директор да, бухгалтер да булып эшләгәндә Габделхәй Биктаһиров белән таныша һәм, кияүгә чыгып, Чаллыга күченеп китә. Бу Габделхәйнең дә, Хәниянең дә икенче никахы. Җырчы профессиясен ташларга уйлый, әмма киресенчә килеп чыга. Аның беренче альбомы зур популярлык казана, ире Габделхәй, үз эшен – Чаллы предприятиесендәге баш инженерлык вазифасын ташлап, Хәниянең директоры һәм продюссерына әйләнә. Хәния Фәрхи үзе дә Хәния Фәрхи – Биктаһирова буларак чыгыш ясый башлый.

Хәния Фәрхинең гомеренә берничә тапкыр куркыныч яный

Хәния Фәрхи берничә тапкыр операция кичерә. 1999 елда аның аягына операция ясыйлар. 2007 елда ире Габделхай белән юл һәлакәтенә юлыга. 2012 елның декабрендә егылып, башын бәрә, инсульт кичерә. Хәния Фәрхинең башына 4 сәгать буе операция ясыйлар. Операция ясаучы табиблар аңа паралич булыр дип фаразлыйлар, әмма, бәхеткә каршы, барысы да уңышлы уза. “Табиблар “күлмәктә тугансың икән”, диделәр. “Минем әтием 80 гә кадәр яшәде, әни 83кә җитте, әле дә безнең белән идарә итә”, - дип сөйли ул.

Кызыклы очраклылык

Хәния Фәрхинең һәм иренең туган көннәре арасында ике генә көн аерма – берсе 30 майда, икенчесе 1 июньдә. Быел бу көннәр арасында да тагын бер истәлекле дата барлыкка килә – 31 майда олы кызы Алия улы Рамазанны таба. Рамазан Хәния Фәрхинең беренче ир бала оныгы.

2010 елда сәхнәдән китеп, авыл хатын-кызларына ярдәм итү буенча психологик үзәк һәм матурлык салоны ачу идеясен уйлап йөри. Ире белән бина да сатып алалар. Әмма... “сәхнә җибәрмәде”, - дип сөйли ул соңыннан.

Хәниянең хыялы

“Вечерняя Казань” газетасы язуынча, “Бәйрәм” ансамбле артистларының берсе Хәниянең хыялын сөйләгән. “Туган ягыңда үлсәң яхшы булыр иде. Әмма мине Казанда күмәргә кирәк. Казандагы кебек мине бер җирдә дә яратмыйлар!”

Хәния – бәхетле җырчы

Хәния Фәрхи һәрвакыт үзенең бик бәхетле җырчы булуын әйтеп килә. Моны ул “Аллаһы Тәгаләнең бүләге” дип атый. “Мин һәрвакыт тулы заллар җыям, мин ничә еллар сәхнәдә, бу артист өчен искиткеч зур бәхет”, - ди ул.

 

Хәния Фәрхинең биографиясе

(Биктаһирова Хәния Фәрхелислам кызы, русча Биктагирова Хания Фархлисламовна)

Кыз фамилиясе Халидуллина

Әтисе Фәрхелислам, әнисе Фәния

1960 елның 30 маенда Башкортстан республикасы Тәтешле районы Үрге Сәләй авылында туган. Күрше Бәдрәш авылындагы мәктәптә укый.

Мәктәптән соң текстиль училищесында, соңрак текстиль институтында инженер технолог булырга укый. 4 ел театрда эшли. Мәскәүдәге Ипполитов-Иванов исемендәге музыка институтында белем ала.

Казанда театр училищесында укый. Тинчурин театрында эшли. Аннары Мәскәүгә китә. Соңрак филармониядә укый, укыганда композитор Рифкат Сәйфетдинов оештырган “Бәйрәм” ансамблендә җырлый башлый.

Мактаулы исемнәре: Татарстанның халык артисты (2000), Башкортстанның халык артисты

Хәния Фәрхинең гаилә хәле:

Ире Габделхәй Биктаһиров, кызлары Алия (кияүдә), Алсу (кияүдә), оныклары Әминә, Ясминә, Рамазан

Хәния Фәрхинең җырлары:

“Әлдермешкә кайтам әле”, “Кышкы чия”, “Үпкәләсәң әйдә үпкәлә”, “Ышан бары йөрәк авазына” , “Гомерләрне үлмәс җыр итик”, “Мәңгелек ярым син”, “Кунак егет”, “Балам”, “Баламның балалары”, “Зәңгәр чәчәк”, “Аңлыйсыңмы?”, “Утыр әле әнкәй яннарыма”, “Онытылр димә”, “Соңгы сөю”, “Авыл киче”, “Хәбәр сал җилләргә”, “Син дөньяда яши дисәләр”, “Сахраларга чыксаң”, “Балаларга фатиха” , “Гомерләр зая узмасын”, “Казан кичләре”, “Соңгы тукталышта”, “Казансу”, “Әйләнеп кайттым яңадан”, “Әрәмәдә карама”, “Туган як”, “Элмәлек”, “Тиңнәр кирәк яшәргә”, “Гомер көзем”, “Питрәч”, “Мәңгелек ярым син”, “Сагынырсың әле”, “Утлы чәчәк”, “Соңгы ялкын”, “Бәхетем син минем”, “Сары төнбоек”.

15 Алтын Барс премиясе лауреаты

Казанның Бауман урамында “Йолдызлар аллеясында” исемле йолдызы урын алган.

 



"Вечерняя Казань", "Вечерние Челны" газеталарындагы, kazan-news.ru, tatmsk.tatarstan.ru сайтларындагы мәгълүматлар файдаланылды.

чыганак: http://intertat.ru
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    7418
    7
    66
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4519
    0
    43
  • Гомер бер генә килә  Балалары икәү булса да, әниләре янына килергә ашыкмыйлар, эшләре бик тыгыз, ахры. Рафига апа ике учын янәшә куеп гел дога укый, Аллаhы Тәгаләдән җиңел үлем сорап ялвара.  Ул Галиягә үз тормышын сөйләп бирде инде: «Балаларым минем үлемемне телиләр инде. Мин киткәч, алар арасында фатир өчен тавыш-гауга чыгар инде. Карт кеше кемгә кирәк».
    5281
    0
    40
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    3004
    4
    37
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    9836
    7
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 2 декабрь 2022 - 11:24
    Без имени
    Көнләшү гөмерлек чир ул.Көнчел кешенең фантазияседә бик бай.Үзе уйлап чыгарган уйдырмаларына ышанып хатын-кыздан көнләшеп яшиләр алар.Минем баштан үтте инде,әледә үтә.Инде яшедә бара бит.
    Үтмә, гомер, заяга!
  • 2 декабрь 2022 - 13:15
    Без имени
    Шулай кылына башлаганнар иде..мин просто алар Килер алдыннан ойдэн баламны ала идем Дэ чыгып ыза идем .. берседэ каршы очрадылар ..типо не знакомые люди уздымда киттем дэшмэдемдэ
    Иремнең туганнары...
  • 2 декабрь 2022 - 19:55
    Без имени
    Елый елый укыдым әби белән бабай өчен шатландым гел шулай кешеләр бер берсен тапсыннар иде
    Әти өйләнә
  • 2 декабрь 2022 - 22:58
    Без имени
    Мин тормыш кургэн кеше буларак язам.Мондый хэллэрне мин дэ курдем. Кайнанам 5 ел безнен 1 булмэле малосемейкада яшэде безнен белэн. Узебез 4эу(2 бала), ул килэ кыш чыгарга, авылда ягарга утыны юк,газ кермэгэн. Октябрь аенда килэ, апрель азагында кайтып китэ. 60 яше дэ тулмаган"карчык". Кызы да шэхэрдэ 2 булмэле кв.да яши, юк,менэ бездэ ятарга кирэк малай белэн киленне саклап. Хэзер узем дэ шаккатам, ничек тузгэнмендер. Менэ безне энилэр сабыр итегез, тузегез дип устерделэр, аларга каршы бара алмадык. Хэзер булсамы? Малае белэн икесен авылга жибэрер идем, бергэлэп яшэгез дип. Эле энилэренен хэлен белергэ кияулэр,кызлар килэ шунда. Туз дип язган кешелэргэ эйтэсем килэ:узегез яшэп карадыгызмы шулай,туздегезме? Аны эйтуе жинел туз дип. Менэ шул тузгэнгэ курэ, пенсиягэ чыкмас борын чирдэн баш чыкмый. Тузмэ ,сенелем,иренэ ультиматум куй, я туганнарын,я мин диген.Я алар килеп керугэ чыгып кит. 1-2 тапкыр койлэп карасын ,аннан белер.Узе ук не рад будет, урысча эйткэндэ.
    Иремнең туганнары...
  • 2 декабрь 2022 - 22:12
    Без имени
    Эйе. Доньялар узгэрде. Эти-эни дип улеп торган буын картаеп бара. Картайгач ,балалар карар эле , дигэн омет юк дэрэжэсендэ. Барыбыз да ,авырып озак ятарга язмасын, дип телибез аллаха тэгалэдэн. Э балаларнын шундый булып усулэрендэ жэмгыятьне генэ гаеплэп калдыру дорес микэн? Бэлки менэ узебез гаепледер. Аларга булсын, алар интекмэсен диеп устеру узе ук дорес тугел бит. Хезмэт тэрбиясе юк, эхлак тэрбиясе дигэн тошенчэ, гомумэн дэ, онытылды. Уйланырлык хэллэр бу...
    Без бернәрсә тиеш түгел
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда