Логотип
Шәхес

ХӘНИЯ ФӘРХИ: ЭСТРАДА - МӘРХӘМӘТСЕЗ УРЫН (2013 ЕЛГЫ ЧЫГЫШ)

2013 елда “Татар җыры”на багышланган матбугат конференциясендә Хәния Фәрхи эстрададага мөнәсәбәте хакында белдерде: "Эстрадада биш ел балкыйсың да, сүнәсең, әмма Хәния Фәрхи исеме ташка басылган!"
Артист өчен концертта ничәнче булып чыгыш ясау бик мөһим. Язылмаган кануннар буенча, “солянка” концертларында сәхнәгә тәҗрибәсезрәк җырчыларны чыгаралар, популяр җырчылар иң соңыннан чыгыш ясый. Шуңа күрә дә концертны оештыручыларның популяр җырчыны беренче итеп сәхнәгә чыгаруы ничектер кимсетү итеп кабул ителә. Хәния Фәрхидән бу хакта сорагач, ул мондый күренешнең үзен берничек тә кимсетмәвен, ничәнче итеп куюга тыныч каравын әйтте.

"Минем Хәния Фәрхи исеме ташка басылган, 26 ел эстрадада. Русча әйткәндә, столько не живут! Эстрада шулхәтле мәрхәмәтсез урын бит ул, бер караганда. Анда биш ел балкыйсың да, сүнәсең, кызганычка каршы. Салават, Хәния, Айдар – ничектер без киләбез әле. Мин бик тыныч карыйм – мине беренче куйсалар да, уртада, азакта куйсалар да. Мин барыбер шул Хәния булып чыгам", - диде ул.

Артистлар тарафыннан мондый күренешкә үпкә белдерүчеләр бармы дигән сорауга, ул: “Сәхнә артында ишетелгәне бар, колакка андый чыш-пышлар кереп чыгып китә. Ә ул минем бер яктан керә дә, икенче яктан чыга", - дип җаваплады.


чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар