Логотип
Шәхес

Халыкның үзәгеннән...

"Сөембикә" журналының архивыннан (1996 ел)

Марсель Хаким улы СӘЛИМҖАНОВ - Г. Камал театрының баш режиссеры.
Халыкның сөекле артистлары Галия Нигьметуллина һәм Хәким Сәлимҗановлар гаиләсендә, театрның флигелендә дөньяга аваз салган. Спектакльләрне бөек Сәйдәшев янында, оркестр чокырында утырып караган. Белеме буенча юрист һәм режиссер. 30 ел дәвамында театрның сәнгать җитәкчесе. Профессор.

Татарстанның Г. Тукай, Россиянең К. Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты. Кариевтан мирас алтын йөзекне йөртү хокукына ия бәхетле шәхес.

- Марсель әфәнде, әйтегез әле, татар театрының феномены, дан-абруе нәрсә белән аңлатыла?
-90 ел моннан элек татар театры дөньяга килган. Ул - Коләхмәтов, Тукай, Әмирхан, Кудашев-Ашказарский, Кариев, Камаллар тырышлыгы, заман таләбе белән туган. Хикмәт шундадыр: безнең театр тормыштан, халыкның үзәгеннән чыккан, һәм 90 ел буена без шушы халыкчанлыкны саклап киләбез.
Әлбәттә, “авырып” алган, тамашачы азрак йөргән чорлар да булгандыр, әмма татар академия театрының кыйбласы үзгәрмәде.
Без традицияләргә хилафлык китермәдек, халыктан аерылмаска тырыштык, бу - иң зур казанышыбыз дип саныйм.
Соңгы елларда сәнгать фахишәләр, үч, үтереш, криминал темалар белән тулды. Без ул юлга басмадык. Мәскәү тәнкыйтьчеләренә яраклашабыз дип Брехт, Ионесколарны куярга алынмадык. Тукай әйтмешли, театрны яктылыкка өндәүче итеп күрергә теләдек. Күп театрлар сүнеп барган, тамашачысын югалткан чорда, без тамашачыбызны саклап калдык, киметмәдек.

- Мәгълүм хакыйкать: театрның төп нигезе драматургия. Димәк, безнең театр драматурглардан уңган?
- Театр, драматург, тамашачы - бу иң зур өч хасият. Әлбәттә, беркайчан да, бер театр да, бер режиссер да “драматургия белән йөз процентка канәгать, - дип әйтә алмый. Алай булмый. Әйтик, атаклы MXАТ өчен Чеховлар, Горькийлар, Булгаковлар язганда да Станиславский белән Немерович-Данченко репертуардан канәгать булмыйлар. Бу табигый, театр яңа үрләргә омтылмый икән, аның киләчәге юк.

Безнең үз милли үзенчәлегебез. Мәсәлен, перефериядәге рус театрлары Мәскәү, Санкт-Петербург һ. б. калаларда куелган спектакльләргә йөз тотсалар, безнең драматургия үзебездә туа. Театрның һәр этабында аның йөзен билгели торган драматурглары була. Аның чишмә башында Г. Камаллар, Г. Исхакыйлар, Рахманкуловлар, аннан соң Н. Исәнбәтләр, Т. Гыйэзәтләр, М. Әмирләр, һәм бер чорында X. Вахит, Ш. Хөсәенов, А Гыйләҗәвлар, Туфан Миңнуллиннар килде. Иез елдан соң безнең дәверне ничек күзалларлар? Билгеле, безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебез, мирасыбыз аша.
Чын театр ул тамашачы белән күзгә-күз сөйләшергә тиеш. Туфаң ның "Әлдермеш"е, "Әниләр һәм бобилар"е, "Миләүшә" трилогиясе, “Илгизәр+Вера"сы, “Сөяркә"се, Зөлфәт Хәкимнең “Су төбендә сөйгәнем", “Кишер басуы", “Карак”, “Юләрләр йорты" - ул бит бүгенге көнне күрсәтергә тырышу, бүгенге проблемаларга җавап бирү. Әлбәттә, классика белән дә яшәп була, минем карашымча, ул театр - музей. Чеховның “Вишневый сад"ын күпме куеп була? Гениаль әсәр, сүз дә юк.

-  Марсель әфәнде, классика дигәннән, Сез “Зәңгәр шәл"не ике мәртәбә сәхнәләштердегез. Ун ел дәвамында да аның асыл бизәге уңмады. Ә өченче тапкыр куйсагыз...
- Башкачарак куяр идем. Белмим инде, мин куярмынмы, башкалармы, әлбәттә, "Зәңгәр шәл" сәхнәгә кайтырга тиеш. Ул - татар сәхнәсенең феномены. Чөнки анда татар халкьь ның рух ирке, азатлыкка омтылуы, холык-фигыле, сабантуй моңнары тасвирлана. Мең мәртәбә бәхәскә кергәнем бар: нигәдер аны шулай тарайтып, дин турында, дингә каршы куела дип уйлыйлар.

- Чыннан да, тәнкыйть сүзләре да шактый ишетелде.
-  Гомумән, безнең драматургиябезнең зур гына пласты дин белән булышу. Нишлисең, ул безнең тарихыбыз. Кеше күп нәрсәләрне күрергә теләми, күзен йома. Диндә җанны, рухны чистарта торган әйберләр күп, әмма “Кара йөзләрдәгечә "зина кылучы", дип, урамда таш белән бәреп үтерүләр дә хак.
Элек берәр обком кешесенә суз тидерсәң әйтәләр иде: “Нәрсә инде син партиягә сүз тидерәсең?!" - дип.
Ә бит анда төрле кешеләр бар иде. Алай тарайтмаска кирәк: “Зәңгәр шәл" ул дингә каршы язылмаган, ул татар рухын күтәрә торган әсәр.
Без бит күп гастрольләрне "Зәңгәр шәл" белән ачтык. Алма- Атада татарның Ибраһимов атлы атаклы академигы бар иде. Ул безнең бетен репертуарны карап чыга иде. Беркөнне: “Тагын нәрсә карыйсың инде?" - дим. "Тагын бер кат “Зәңгәр шәл”не карар идем", - ди. Бу бит юкка гына түгел. Ул татарны яшәтүче көч. Бигрәк тә, читтә яшәүче татарның йөрәге “Зәңгәр шәл'’дә башкача тибә башлый.

- Марсель әфәнде, ә инде театрның татар йерәге булып тибә алуы - ул режиссерның, актерларның иң олы казанышыдыр, һәм аңа иҗади фикердәшлектә генә ирешергә мемкиндер.
- Ул яктан мин бәхетле. Театрда эшли башлауга Щепкин училищесын тәмамлап, зур төркем артистлар, минем чордашларым кайтты. Менә шушы талантлы төркем бүген театрның төп көчләрен тәшкил итә.



- Дәвамчылары, варислары булмаган театрга кануннарны саклавы читен. Безнең данлыклы театрыбызга андый куркыныч янамас тесле. Моны сезнең педагоглык эшчәнлегегезне күздә тотып әйтүем.
- Театрга яңа дулкын килеп торырга тиеш. 7-8 ел элек икенче Щепкинчылар студиясе кайтты. Казан мадәният-сәнгать академиясендә Фәрит Бикчәнтәев белән бер зур чыгарылыш эшләдек. Аннан, Казан театр училищесыннан талантлыларын сайлый килдек.
Шөкер, бездә режиссер кадрлар да бар. Фәритне шәкертем дип атасам да ярый. Миндә училище тәмамлады, үзем җитәкләп ГИТИСка алып бардым. Укыганын күзәтеп тордык. Хәзер менә кире кайтты, Фәрит - театр баласы. Бик әйбәт эшләп китте, күз генә тимәсен.

Минем инде яшем бар, Ходай тагын күпме эшләргә насыйп итәр, борчылганым — театр белән ун елдан, егерме, утыз елдан нәрсә булыр? Театрларда андый хәлләр кабатланып тора: зур режиссер эшли дә, ул китү белән театр башкага әйләнә, чөнки алмаш калмый.
Белмим, алда тормышлар кай якка авышыр, бездә бит тыныч булып булмый, милли хәрәкәтләр ничек булыр? Ләкин мин тәрбияләгән, миндә укыган шәкертләрем театрда шушы юнәлешне югалтмаячаклар дип уйлыйм.

- Күңелгә моңсулык сирпедегез... Ә шәкертләрегезнең премьераларында, спектакльләрендә үзегезне ничек хис итәсез, тамашачы күзлегеннән карый аласызмы?
- Юк, беркайчан да! Безнең кәсепнең үзенчәлегеннәндер инде ул. Кайчак үзеңне шундый мизгелләрдә тотасың: әйтик, бик зур фаҗига бит инде анамны югалту. Менә әнине күмәм, халык күп, елаучылар бар. Карашым: "Монысы ихлас елый, ә монысы юк", - дип аралый.
Быел ялга пароходта Әстерханга төштем. Бөтенесеннән китеп ял итәсе килә. Әмма барыбер төрле кешеләр, мизансценалар күрәсең. Шушы артистка нинди роль табарга, шушы драматургтан тагын ничек яздырырга икән дип йөрисең.

- Сезгә хәтере калучылар да, кинә тотучылар да юк түгелдер инде?
-  Режиссер кәсебе ул конфликтлы кәсеп, аның белән килешергә кирәк. Режиссер була торган кеше аңа белеп килергә тиеш. Үпкәләүчеләр бар, билгеле. Бер актер бер сезон уйный да, икенчесендә кермәсә, “режиссер күрмәде", - дип уйлый башлый.
...Әмма мин труппам белән мәхәббәттә яшим, күзем тимәсен!

- Майлы аш та туйдыра дигән мәкальнең Сезгә бер катнашы да юк инде, алайса...
- Кайчак очрашканда коллегаларым әйтәләр: "Ничек туймыйсың син 30 ел буе бер үк артистлардан?" - дип. Белмим, туймыйм! Мин шушы артистларга күнектем, яратам аларны. Аннан, күбесе шәкертләрем, сәхнә осталары булу процессын күзәтү үзе кызык. Театр тормышы ул гел үзгәреп тора. Мин укытам, гел яшьләр белән аралашам. Тую ул бөтенләй башка әйбердер.

- Марсель әфәнде, Сезнең талант, тәҗрибә, шөһрәт белән күз йомып та эшләп буладыр төсле. Ялгышаммы?
-    Хәзер җаваплылык күбрәктер. Сезон башлану алдыннан мин куркам, бик каушыйм. Яңа сезон ул нәрсә? Әйтик, театр учагы бер сезон гөрләп янды, ул инде сүнмәсә дә, пыскып кына тора. Аңа яңадан ялкынланырлык итеп ут төртергә кирәк. Кайчак ул дәртләп кабынадыр, кайчак сүлпәнрәк янадыр.
Менә минем зур бәхетем, шушы дәвер эчендә, кайда гына булсам да, буш залга уйнарга туры килмәде. Яртылаш зал мине куркуга сала, шөбһәләнә башлыйсың.
Хәзер, әлбәттә, кыен вакытлар. Тамашачыны тарту кыюн. Беренчедән, драматургиядә проблемалар табу катлаулы. Чөнки драматург вакыйгаларны йөрәге, мие аркылы уздыру белән бергә, прогнозлар да бирергә тиеш. Ә бүгенге тормышта алдан күрәзәлек итү читен эш.
Без бүген уйлана башладык. Туфанның “Илгизәр+Вера"сын гына алыгыз. Бер авылда яшәгән татар һәм рус проблемасы, шуның нечкәлекләре. Бу - бүгенге көн проблемасы, 15 ел элек без алай уйламый идек, ә хәзер уйлана башладык: без кем, рус кем, безнең мөнәсәбәтләр ничек - шуларга сәнгатьчә җавап бирергә кирәк. Карыйсың, безнең залда профессор да, шәл бәйләгән әби до, эшче дә, студент та, төрле кунаклар да утыра. Мин моның
белән горурланам, кем өчен дә татарның үзәге шушы.

-  Димәк, Сез ирешелгәннәрдән канәгать?
- Кеше тормышында төрле этаплар була. Тормыш ул тәгәрәп кенә бармый. Бәхетле мизгелләр бар. Әйтик, спектакль чыкты, тамашачы кабул итте, борщке артист бик әйбәт уйнады. Аларны яңадан борчылулар, эзләнүләр алмаштыра. Җүләр кеше генә гомеренең бөтен дәвере белән канәгать буладыр. Кешенең иң зур конфликты үз эчендә.
Мине дөньяның тотрыксызлыгы бик борчый, кыйблабызны югалтып
барабыз, бүгенге тормышта акча кирәгеннән артык роль уйный башлады, үзебез дә шуңа биреләбез.
Кайберәүләр: "Театр сәясәткә катнашырга тиеш түгел", - диләр. Ничек инде мин милли хәрәкәтләргә, республикада барган үзгәрешләргә күз йомарга тиеш? Театр - сәясәт ул.

- Марсель әфәнде, театр илнең кай тарафларында гына бармады. Читтә яшәүче сагыну-сагышлы татарның хисләре дә, кабул итүе дә башкарактыр. Сезнең күңелгә аерата уелып калган гастроль-сәфәрләрегез?
-    Театрга нигез салучылар юкка гына беренче труппаны “Сәйяр” - Күктә йөзүче йолдыз дип атамаганнардыр. Безнең бит язмышыбыз шул: Урта Азия, Себер, Идел буе, Балтыйк буе илләре - кыскасы, татар яшәгән һәр почмакта булдык.
Үзгәртеп корулар алдыннан безнең гастроль сәяхәтләре Рига, Вильнюс, Таллин шәһәрләрендә үтте. Зур заллар дип әйтә алмыйм, 300-400 татар җыйнала иде. Тетрәндергәне шул: аларның әллә ни гомер татар сүзен, татар моңын ишеткәннәре булмаган. Спектакль бетүгә сәхнә янына ташланалар да үксеп-үксеп елыйлар.
Безне ул вакытта чит илләргә чыгармадылар, без автономия идек. Ә хәзер рәхим ит, акчаң гына булсын.

- Марсель әфәнде, Сезгә, милләтнең горурлыгы, йөз аклыгы булган театрыбызга озын иҗади гомер һәм ихлас рәхмәтләребез.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар