«Үдебеднең» Әлфия апа иде ул...

Кайгылы хәбәр үзәкләрне өзеп, күңелне елатты: Әлфия апа Афзалова арабыздан киткән... Халкыбызның бөек җырчысы, гаҗәеп шәхес, ихлас һәм ягымлы, шаян һәм тиктормас, кемгә дә үз кеше була алган Әлфия апабыз... 
Минем өчен ул аеруча якын һәм кадерле. Әлфия апа безнеке, Актанышныкы да бит әле! Якташларын әллә каян танып, үз итеп, «үдебеднекеләр» дип, «апаем» дип, бары ул гына әйтә иде! Кышын да, җәен дә автобуста бергәләп җырлашып Актанышка кайткан чаклар булды. 4-5 сәгатьлек юлда мәзәк сүзләр сөйләп көлдереп тә, уртак танышларны сагынып искә төшереп тә, җырлары белән иркәләп тә, гел үзенә каратып кайтыр иде... Озын юллар аның белән кыска тоелыр иде... Актанышы сәхнәсеннән һич ялындырып тормыйча җырлар иде...
«Кайтам инде», «Актаныш таңнары», «Актаныш басмалары», «Сөясеңме дип ник сорыйсың?», «Яшь гомер», «Сагыну» җырлары... Күп, бик күп алар! Кылт итеп искә төшкәннәре генә болары...
...«Быелгы Сабантуйга, их, Әлфия апа да кайтса иде Актанышка!» – дип, никтер җәй башында ук күңел әллә нишләп кубарылып, җан, үзенә урын табалмыйча, бәргәләнеп куйган иде. Шушы тетрәнгеч хәбәргә булган икән...
Агыйдел әрәмәләре, Актаныш басмалары, Әлем тугайлары өстеннән Әлфия апа тавышы, Әлфия апа җырлары ишетеләдер кебек: «Сагындым авылымны, кайчан кайтырмын икән?..» «Юанычым, таянычым, талчыгып кайтыр төшем», дип җырлаган изге туфрагы бүген ямансулап, сагынып Әлфиясен юксынадыр.
Бөтен Казан, бөтен Татарстан, бөтен татар халкы Әлфиясен – яраткан кызын, моңлы сандугачын, зур талантын – соңгы юлга озата.
Җырларыбыз синсез адашып, ятим калган төсле... Моңсу. Авыр...

 Хуш, Әлфия апа! Урының оҗмахта булсын! 
   

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Балачак – уйнар чак...