Логотип
Шәхес

Бу дөньяда сөю бар әле

Аның җырларында — хатын-кыз язмышы. Дөресрәге, үз язмышы. Ул җырлар бик күп яралы йөрәкләргә дәва өләшә. Заманның ачы җилләренә каршы торырга дәрт һәм дәрман бирә. Авыр чакта кайгыларга баш имәскә өнди. Сүземнең Татарстанның халык артисткасы Хәния ФӘРХИ-БИКТАҺИРОВА иҗаты турында икәнен аңлап өлгергәнсездер инде.

Бүгенге сөйләшүдә мин Хәния белән аның еллар дәвамында иҗат репертуарын тулыландырып килгән җырлары аша эчке дөньясына үтеп керергә, шәхси тормышына күз салырга ният иттем.

Ташлап киттең син мине...
Тол хатын, диләр мине.


— Ул вакытларны искә төшерсәм, йөрәгем хәзер дә жу итә... Яраткан эшем — сәхнәм бар иде. Гаиләм — таянычым, пар канатым бар иде. Өч яшьлек кызыбыз Алиянең үсүенә һәр көнне сөенеп яшәп ятканда, ачы хыянәт белән очрашып, тормышым бер көн эчендә чәлпәрәмә килде. Бер мизгелдә — көтмәгәндә, уйламаганда мин ялгыз калдым. Юл чатында. Бу иремнең генә хыянәте түгел, бергә эшләгән, моңарчы дус булып йөргән кайбер хезмәттәшләремнең дә хыянәте иде. Характерым белән мин шундый кеше (бәлки бу яхшы сыйфат та түгелдер, ә икенче яктан караганда, яшәп китәргә көч тә бирә торгандыр) — авыр чакларымда үземне аңламаганнарны гафу итә алмыйм.



Өйдән берни алмый, өстемә кигән кием белән, кызым Алияне генә җитәкләдем дә Мәскәүгә чыгып киттем. Дөрес, яшь гаиләнең мактанырлык байлыгы да булмагандыр. Күземә ак-кара күренмәде ул чакта, миңа берни дә кирәк түгел иде. Үзешчән композитор мәрхүм Фирдәвес абый Вафинны бүген дә зур хөрмәт белән искә алам. Ул һәм Мәскәүдәге апам ярдәм кулын суздылар. Кызым, Алиям, яшәргә көч бирде. Гастрольгә киткәндә кайчак Алияне үзем белән алдым, кайчак Мәскәүдә танышларда калдырдым. Башкортостанга гастрольләргә кайткан вакытта Алияне туган авылымда калдырган чаклар да күп булды. Алты ел гомер менә шулай үтте...

Алты ел ялгыз хатын, ялгыз ана булып яшәдем. Бу минем өчен тормышның бик зур сынавы иде. Иҗат кешесенә, сәхнә кешесенә ялгызына бер дә җиңел түгел. Күңелне алгысыткан, ымсындырган очраклар әледән-әле очрап тора. Шушы мизгелләрдә акылыңны җуймасаң, җирдә нык басып кала алсаң, менә шунда синең ныклыгың күренә дә инде.

Дөньяның никадәр авыр икәнен ялгыз хатын үзе генә аңлый. Табыннарда утырганда парлыларга күзеңне күтәреп карарга куркасың. Бернинди гаебең булмаса да, үзеңне нигәдер гаепле сизәсең. Чөнки син ялгыз хатын. Сиңа шундый ярлык тагылган. Икенче яктан караганда, ирекле дә кебексең. Нәрсә телисең, шуны эшли, кая телисең, шунда бара аласың. Әйткәнемчә, шул чакта да үзеңне югалтмаска тиешсең. Бу да ялгызлыкның зур сынавы.


Иркәң буласым килә,
Бикәң буласым килә.
Җилләреңә буйсынырлык
Җилкән буласым килә...


— Ни генә булса да, тормыш дәвам итә. Яшәргә көч бирүче, бу дөньяга күзләремне ачып карарга ярдәм итүче иң мөһим кыйммәтләрнең берсе — җырларым булды. Фәимә Айзатуллина дигән дустым бар минем. Шул бервакыт Нижгар якларына концертка алып чыгып китте. Мишәрләр мине бик яратып кабул иттеләр. “Син Әлфия апабызның яшь чагы” дип, үсендереп, очраклы гына сәхнәгә чыккан кешене гомергә эстрадага бәйләп куйдылар. Минем яшисем килә башлады. Авырлыкларны җиңү өчен бу тормышта һәркемгә дә, бигрәк тә иҗат кешесенә, иң беренче чиратта мәхәббәт, ярату, таяныч кирәк. Бер көнлек кенә түгел, сиңа олы хөрмәт белән караган, сине яраткан кеше кирәк. Андый кешем булды, әлбәттә. Мин Игезәкләр йолдызлыгында туганмын. Безнең йолдызлыкта туганнарны тиз гашыйк булучан, җиңелрәк холыклы итеп тасвирларга тырышсалар да, үземне җиңел холыклы дип әйтмәс идем. Дөрес, мин хисчән кеше. Кемгәдер соклану, ерактан гына гашыйк булу да миңа яшәргә, эшләргә көч бирә.



“Бәйрәм” ансамбленең оешып килгән чагы. Үзем ансамбльнең директоры, үзем бухгалтеры, администраторы, үзем җырчысы да. Концертлар оештырырга кирәк. Ярдәм сорап җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәсең. Ялгызлыгым монда да киртә булып килеп баса. Кайсы җитәкчегә ишек шакысам да, ул миңа иң элек хатын-кыз итеп карый. Ә миңа сөйләшү башында ук үземне ялгыз хатын, бер көнлек җырчы итеп түгел, ә бәлки шәхес итеп фрсәтә белергә, үземне хөрмәт иттерергә кирәк. Ходайга зур рәхмәтлемен. Ул миңа шул чакларда үзем булып калырга ярдәм итте.

Ел саен Казанда Камал театры бинасында концертларым гөрләп үтә. Залны тутырып тамашачы килә. Репертуарымдагы җырларны халык тиз арада отып алып, табыннарда җырлый башлый. “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә” — нәкъ шуларның берсе. Менә шул чорда ярдәм кулы сузган, аталарча киңәшләрен биргән театр директоры Шамил әфәнде Закировка рәхмәтлемен.

Бар да әйбәт кебек. Сәхнәдә мине ханбикә итеп тотучы тамашачым, кирәк чакта булышырга әзер торучы дусларым бар. Һәм менә концерт бетә. Җырларымны тыңларга килгән тамашачылар парлашып-парлашып өйләренә таралалар. Ә мин берүзем кеше почмагына кайтып авам. Янымда Алиям дә булмаса, үзәкләрем бигрәк тә өзелә. Кулыма гармун алам, бармакларым талганчы уйныйм-уйныйм да сыңар мендәрем өстенә барып капланам.


Очраштык та уйнап кына,
Гашыйк булдым чынлап сиңа.
Хәзер көтәм күрешүне
Сәгатьләр санап кына...


— Үрсәләнеп уздырган көннәрем дә, төннәрем дә күп булды. Аннан сәхнә тормышына гына ышанып яшәп булмый. Җырчы Хәнияне бүген тамашачы ярата, әмма иртәгә аны танымаска да мөмкиннәр дип уйлап, үзалдыма тормышымны үзгәртергә дигән максат куйдым. Шундый көннәрнең берсендә яныма күршем Галия керде. “Хәния, гомерең буе болай яши алмассың. Безнең бик яхшы дустыбыз бар. Ул да синең сымак ялгыз. Әйдә, сезне таныштырыйк әле”, — диде. Хәзер уйлыйм да исем китә, без икебез дә — мин дә, Габделхәй дә — холык-фигыльләребез белән алай тиз генә, кеше таныштырганга риза булып кына гаилә кора торган кешеләр түгелбез. Бергә эчәсе суыбыз, ашыйсы ризыгыбыз, уртак кайгылар, шатлыклар кичерәсебез булгандыр инде. Без сабантуй көнне очраштык. Бу әле болай гына, уйнап кына очрашу иде. Минем бүлмәгә дуслар җыелды. Мәйданга чыгарга әзерләнәбез. Өстәлдәге карбызны да кисмичә, шампан шәрабын да ачмыйча Габделхәйне көтәбез. Шулчак ишектә кыңгырау яңгырады. Бер дә күрмәгән кешене төрлечә күз алдына китерәсең бит. Характеры да, карап торырга кыяфәте, буй-сыны да килешле, өстәвенә, өйләнмәгән ирне көндез шәм кабызып эзләсәң дә, ай-һай, җиңел генә таба алмассың. Мин шуңа күрә күпкә өметләнмәдем дә.



Ишекне ачып җибәрсәм, анда озын буйлы, төс-кыяфәткә дә чибәр генә бер ир-ат басып тора. Килеп тә керде, ниндидер тарту көче белән, барыбызны үзенә каратты да. Мин күңелемнән шунда ук, гомерем буе эзләгән кеше бит бу, дидем. Бер күрүдә гашыйк булулар китапта гына түгел, тормышта да очрый икән ул.

Беренче көнне үк бер-беребезне күптән белгән кешеләр кебек бик тиз аралашып киттек. Габделхәй илләр гизгән, Монголиянең кырыс табигатендә төзелешләр алып барган көчле рухлы ир булып чыкты. Ул горур да, кырыс та, шул ук вакытта нечкә күңелле, хыялый да.

Сабан-туеннан соң җыйнаулашып дусларыбызның бакчасына киттек. Каен җиләкләре өлгергән чак. Без якындагы урман эченнән әйләнеп килергә булдык. Сукмак буйлап атлаганда, каеннарга үрелеп мин себерке җыйдым. Җырчы кешенең гап-гади итеп себерке җыюы Габделхәйне шаккатырды. Әле ул чакта Габделхәй минем яшьлектә кул пычкысы белән әткәйгә ияреп урман кисеп йөргәннәрне, печән чапканнарны белми иде.

Габделхәй кайтып китте. Бик матур күн куртка киеп килгән иде ул. Шуны бездә оныткан бит. Аның курткасының эленеп калуы миндә ниндидер өмет чаткысы тудырды. Икенче ялга ул кабат килде. Мин аны өзелеп көттем. Берничә сәгать кенә күрешеп калган булсак та, миңа инде аны әллә кайчан беләм кебек тоелды. Шуннан Габделхәй атна саен килеп йөри башлады. Казан белән Чаллы арасы безнең өчен якынайды.



Мин ул җәйне әтиләргә өй салышырга ярдәм итәрмен дип вәгъдә биргән идем. Үземнең әлегә фатирым юк, әмма әти белән әнине яхшы йортта яшәтәсе килә. Бурасын, төзелеш материалларын сатып алып, авылга кайтып киттем. Бу хакта Габделхәйгә әйтмәдем.

Авылыбыз урман эченә урнашкан. Бездә гомер-гомергә юл булмады. Ә ул җәй бик яңгырлы иде. Шулай да телефоннан Габделхәйне чакырттым. Әгәр дә шушында кадәр мине эзләп кайтып, чын асылымны, авылымны, әти-әниләремне күреп якын итсә, тормыш юлдашым була алыр дип уйладым. Кайтмаса инде... Икенче көнне Габделхәй машинасын тракторга өстерәтеп, капка төбенә кайтып туктады... Ул төнне без өйалдыңда сөйләшеп утырып үткәрдек. Икебезнең дә күңел тулы сорау. Ник ул ялгыз калган да, ник мин берүзем? Икеләнүне дә, борчылуны да яшереп булмый. “Ник син мине сайладың?” — ди. “Мин сиңа ышандым. Бу тормышта сиңа курыкмыйча таянырга була дип уйладым”, — дим.

Ул вакытта аның да төпле торыр урыны юк иде, минеке дә. Габделхәй мине бертуган сеңелләренә алып кайтты. Никах укытып, бергә яши башладык. Аннан үз куышыбызны булдырдык. Тормышыбыз шунысы белән кадерледер дә — безнең тапкан кашыгыбызга кадәр уртак. Алия белән алар беренче көннән үк бер-берсен якын иттеләр. Габделхәй бик бала җанлы ул. Баланы тәхеттә тота торган кеше. Аның өчен Алсу белән Алия арасында бернинди аерма юк. Моның өчен мин Габделхәйгә мең рәхмәтлемен. Бу аның киң күңелле, олы йөрәкле булуыннан киләдер. Алия дә Габделхәйгә әтием, дип кенә тора.


Атлыйбыз икәү бергә,
Янымда тиңем бара.
Сагышларга кем дә түзә,
Бәхеткә түзеп кара...



— Бар авырлыкны үз җилкәмдә күтәреп өйрәнгәнгә, беренче мәлләрдә гаилә тормышына кереп китүе сәеррәк булды. Мин үскәндә, бездә ир эшен бары ир кеше, хатын-кыз эшен хатын-кыз гына эшли иде. Ә Габделхәй ир-ат эшен дә эшли, миңа да булышырга өлгерә. Бу миңа башта гаҗәп тоелды, аннан рәхәтлеккә чумдым. Минем өчен әкияттәгедәй тормыш башланды. Үзем дә сизмәстән, кулымда булган бөтен дилбегәләремне аңа тапшырдым. Мин өйдә хуҗабикә. Яшь бала белән утырам. Кибеткә йөрү юк, кеше күрү юк, аралашу юк. Дөньям телевизор, радио, балалар һәм Габделхәй белән чикләнгән. Үзе бик рәхәт чаклар да иде ул. Шулай да... Бераздан ул минем моңайганны күрде, рухи яктан күңелемә нәрсәдер җитми башлаганны аңлады.

Мин сәхнә, тамашачы, җырлардан башка яши алмый идем инде. Габделхәй минем белән, минем янәшәмдә гел бергә булыр өчен эшеннән китте. Бу үзе бер батырлык иде.

Бергәләшеп яңа ансамбль төзедек. Фәрит Әхсәнов, Илгиз Закиров һәм гитарист егетләрне берләштереп, эшкә керештек. Беренче концертыбыз Биектауда узды. Иҗат өлкәсендә бөтен дилбегәләр Габделхәй кулында. Бар да яхшы кебек. Сәхнәгә чык та җырла гына. Әмма берара мин кабат “тыпырчына” башладым. Миңа тагын нәрсәдер җитми. Нәрсә түгел, дөресрәге, иҗатташ дусларым белән аралашу җитми иде. Сәхнә артында гына торган Габделхәйгә боларны аңлау бик үк җиңел булмады. Аның өздереп, кискен итеп әйтеп куя торган гадәте бар. Шуның аркасында күз яшьләрем дә аз таммады. Әмма иҗат казанында ныграк кайный башлагач, ул барысын да аңлады. Сабырлык һәм бер-беребезнең күңелен аңлау ярдәм итте безгә. Бәхеткә түзеп калу, бәхет йөген түкми-чәчми алып бару шулдыр ул.


Килен булып төштем бу якларга,
Таныш түгел әле күршеләр.
Буй-сынымны сынап карар өчен
Су юлына алып төштеләр...


— Беренче тапкыр Габделхәйнең туган ягына — Биектау районының Киек авылына кайтканда, ничек кабул итәрләр икән дип каушадым, һәрбер яңа төшкән яшь килен кебек, мин дә дулкынландым. Өйдә әти үзе генә булып чыкты, әни Чаллыга киткән икән. Матур каршы алды әти, җор телле, бик акыллы кеше ул безнең. “Абый” дип, зурлап, хөрмәт итеп торган биш сеңлесе бар бит әле Габделхәйнең. Алар да мине бик олылап, “туган апа” дип каршыладылар. Безнең якта “кияү”, “килен” дигән сүзне зурлап, олылап әйтәләр. Минем дә килен сүзен ишетәсем килә. Бердәнбер киленнәре булсам да, әти дә, әни дә кызым, дип кенә дәшәләр. Аннан аңладым, аларда килен, кияү сүзе бераз читләтү, ят итеп әйтү, ә кызым дию үз итеп, якын итеп әйтү икән. Алар әле дә “син безнең алтынчы кызыбыз” дип, кенә торалар. Мин моның өчен рәхмәтле аларга. Беренче кайтуыбыз бәрәңге алган вакытка туры килде. Минем бакчага чыгып бәрәңге чүпләвем авыл халкына мәзәк булды инде. Күрше-тирәләр бөтенләй аптырады. Югыйсә, мин бит авыл кызы. Кирәк икән, ашарга пешерәм, кирәк икән — сыер да савам. Минем теләсә кайсы эшне тотынып эшләвемә беренче көннәрдә гаҗәпләнеп карасалар да, аннан ияләнделәр. Барыбыз бергәләшеп кайтабыз, җыйнаулашып эшләрне эшлибез, ял да итәбез. Һәр кайту үзе бер бәйрәмгә әверелә. Дус яшибез, Аллага шөкер.


Безгә дигән гомер
                  бергә-бергә,
Берәм-берәм еллар коела.
Бер җылы сүз
                әйтә алмадым кебек,
Әйтә алмадым гомер буена...


Яхшы сүз беркайчан да артык түгел. Габделхәй тыштан артык кырыс булып күренсә дә, күңеле нечкә аның. Ул үзе дә тупас итеп эндәшкәнне, кырын караганны яратмый. Көненә ничә тапкыр чыгып китеп, ничә тапкыр кайтып керсә дә, аны үбеп озатырга, елмаеп, үбеп каршы алырга кирәк. Үзе дә игътибарлы, безне иркәли белә ул. Рәхәт әйбердән беркайчан да туймыйсың бит, җылы сүзне дә күпме генә кабатласаң да, артык булмыйдыр.


Күзләреңне алма,
                    алма күзләремнән,
Кулларыңны алма,
                    алма билемнән.
Гомер үтә бирсен, 
                     ә без синең белән
Китмик әле, китмик
                    яшьлек иленнән...


— Кайбер кеше “картаюдан куркам, узган гомеремне жәллим”, дип әйтергә ярата. Ә мин узган гомеремне кызганмыйм. Эшләгән эшләре, кылган гамәлләре белән кеше еллар узган саен матурая гына барырга тиеш, дип уйлыйм. Күңеле белән картаймаса, картлык куркытырга тиеш түгел аны. Безнең халкыбызда ак әбиләр, ак бабайлар бар. Мин дә картлыгым нәкъ менә шуларныкы сыман булсын иде, дим. Ә күңелем белән әле мин бары унсигездә.


Тел ярасы төзәлми шул,
Тән ярасыдай түгел.
Нигә шулай өзгәләнеп Әрнисең икән, күңел?
Шомырт ак чәчәк атса да, Җимеше кара була.
Гайбәт сүз йөрәкне телә,
Һич төзәлмәслек яра...


— Без Габделхәй белән гел бергә. Бәлки шуңадыр, күп булса да, нахак сүз безнең арага үтеп керә алмый. Дөрес булмаган сүз искән җил кебек оча да китә. Концертлар алдыннан афишалар эленгәч, китә инде төрле гайбәтләр. Елына берничә мәртәбә “аералар” безне. Сәхнәгә бергә чыгып басабыз бит инде, шунда да “алар бергә яшәмиләр, эшлиләр генә”, дип әйтүчеләр дә табыла. Тамашачы сине күкләргә күтәрерлек итеп ярата белә, шул ук вакытта шундый мәрхәмәтсез дә ул. Бәхетсезлегеңә сөенеп гаҗәпләндерә ул сине. Бернишләп тә булмый, адәм баласы шулай яратылган. Мин аларны гаепләмим. Җырларның бит төрлесен җырлыйм. Гайбәт таралуда аларның да, бәлки, өлеше бардыр?


Күңелемне күпме кара көннәр
Каралтырга теләп карады.
Көн таралды, күңел каралмады,
Бу дөньяда сөю бар әле...


— Әйткән идем инде, үземә начарлык эшләгән кешене беркайчан да гафу итмим мин. Минем өчен кирегә юл юк. Холкым шундый. Шулай да күктә Ходай Тәгалә тарафыннан никах укылган иреңне гафу итәргә кирәк, дип саныйм. Сөюнең көче шуның белән сыналадыр. Габделхәй — ул минем балаларымның яраткан әтисе. Тормыш булгач, төрле чаклар була. Гел матур итеп, бизәкләргә генә төреп сөйләп утырсам, миңа берәү дә ышанмас. Бар да ал да гөл булса, яшәү кызык та булмас иде. Чагыштырып карамыйча, яхшылыкның кадерен белмисең ул.

Каршылыкларны җиңеп, тормыш юлларын ярып алга барырга, әлбәттә, сөюебез ярдәм итә. Мәхәббәтебезнең җимеше Алсуыбыз бар. Бер-беребезне бәйләп тота торган иң зур көч ул. Кайвакыт Габделхәй гастрольләр оештырырга дип, йә Казанга, йә Себергә, йә башка җиргә чыгып китә. Шул вакытта да без бер-беребезнең уйларын ара ераклыгына карамастан тоябыз.


Минем әле иң бәхетле чагым,
Яннарымда сөйгән яр әле.
Саф хисләргә урын бетте димә,
Бу дөньяда сөю бар әле.


— Аллага шөкер, минем әле бик бәхетле чагым. Бу сүз эченә барысы да — хатын-кыз бәхете, ана бәхете, бала бәхете дә сыйган.

2004 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик рэхэт укырга,нэфис эдэбияттэн озек укыган кебек! Узенен уй-фикерлэрен, тойгыларын матур итеп шул ук вакытта анлаешлы итеп,акыллы итеп чагылдырган. Мин Хания Фархи исемле ЯКТЫ ШЭХЕСНЕ гомергэ онытасы юк! Жырлары да мэнге яшэр!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Йырлары мәнге йәшәр "Рәхмәт .

      • аватар Без имени

        2

        0

        Сагынып сойлэргэ генэ калды.Зур рэхмэт.Жырларын кондэ тынлыйм....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Йылмайып сәхнәгә килеп сығыуҙарың һис кенә лә куҙ алдынан китмәй.Йырҙарың м-н мәңге йәшәрһең беҙҙең куңелдәрҙә.

          • аватар Без имени

            1

            0

            Хэния бер кон истэн чыкканын, юк. Син ж,ырларын. белэн безнен, йорэктэ.

            Хәзер укыйлар