Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Шәехова Шәмсеҗиһан

Усал иде ул! Курка идем, тик аңа тартылдым.

Усал иде ул! Курка идем, тик аңа тартылдым. Кечкенә генә өендә тары тәбикмәге ашаганым хәтердә. Аның тәмен хәзер дә хәтерлим... Сүзем әтинең әтисенең сеңлесе Дүртүткәй – Шәехова Шәмсеҗиһан хакында. 92 яшендә якты дөньядан киткән Дүртүткәйнең нигезе дә калмады инде. @suyumbike_journal #көтәбелгәннәрполкы флешмобы башлагач, әни белән күрше-күләннәрне барлый башладым. Әбекәйнең дә ире үлгән, тик ул сугыштан исән кайткан иренең энесенә кияүгә чыгып, ике оя ятимне әти-әниле иткән. «Дүртүткәң бар бит», – ди әни. «Аның ире бар идемени?» – дигән мәгънәсез соравым үзеннән-үзе чыгып китте. Ничек булмасын инде?! Аның бит өч баласы бар. Дүртүткәй – шуның кадәр мировой карчык иде. Мин аны ир куенында яшәгән хатын итеп бөтенләй күз алдына китермәгәнмен. Тик ул бит хатын-кыз. Ул да яратып кияүгә чыккан, толлык фаҗигасе аның җанын тумырлатып бетергән, күрәсең. Дүртүткәйнең исән калган кызы Динфия апаны эзләп табып телефоннан сөйләшәм: «Безнең инәй 19 яшендә 30 яшьлек әтәйгә кияүгә чыккан», – дип сөйли Динфия апа. Ә мин бит бу хакта бөтенләй белмим. Дүртүткәй дә бит яшь булган дигән уй килә! Чибәр, янып торган кыз булгандыр ул. Хатыны үлеп, бер баласы белән ялгыз калган, колхоз председателе булса да, читән стеналы хәерче өйдә гомер иткән Шәех дигән иргә кияүгә чыккан. Ир хатыны булып бары тик алты ел яшәгән! Шәех абый 1942 елда сугышка киткәндә 13 яшьлек үги кызы, 5 яшьлек малае, 3 яшьлек кызы белән, җитмәсә, авырлы килеш калган. «Кем туды?» – дип сорап язган бердәнбер хат ала ул иреннән. «Кызыбыз Динфия»,–  дип яза, тик ул хат барып җитте микән?! Озак та үтми, үлүе турында хәбәр килә. Динфия апа әти сүзен әйтә алмый кала. «Әти кайда дип сорасам, инәй: әрәмә арасында качып ята дип әйтә иде», – ди. Гомере буе ирләр эшендә – авыр эштә эшли Дүртүткәй. Яшьли тол калган хатын йөрәк ярсуын эш белән басып яшәгән, мөгаен. Бер кешене дә янына якын җибәрми. 4 баланы аякка бастыра, үзе өй салып чыга. Ятлар яралы тол күңеленә тоз салмасын, пычрак аяклары белән таптамасын өчен, усал булырга туры килгәндер дип уйлыйм хәзер. 4 ятим утырган тормыш арбасын ялгызы тартуның авырлыгын ул үзе генә белгәндер дә, тешен кысып түзгәндер.

Чулпан Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар