Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Нинди кичерешләр белән яшәде икән???

Ногманова Хөснелбәнат Мифтах кызы революция белән бер елгы – 1917 елда Кече Болгаер авылында туа. Гаилә мәшәкатьләренең катлаулы чорына туры килә Бәнат (авылда кыскартып шулай йөртәләр иде) апаның яшьлеге.

ramis_nogmanov
Ногманова Хөснелбәнат Мифтах кызы революция белән бер елгы – 1917 елда Кече Болгаер авылында туа. Гаилә мәшәкатьләренең катлаулы чорына туры килә Бәнат (авылда кыскартып шулай йөртәләр иде) апаның яшьлеге. 20 яше тулыр-тулмас Борнаш авылында Ногманов Габдулла исемле ишле гаилә баласына кияүгә чыга. Бер-бер артлы ике кыз: Суфия һәм Гөлсирә туа. Дөнья түгәрәкләнеп, нигез хуҗасы Хәмит исемле улы туганда Габдулла абый бәлагә юлыга. Уң яктан кату чыгып (сукыр эчәк) шартлап, операциягә соңга кала, больницага ат белән барып, Тәтеш больницасында вафат була... Бу 1940 ел... Сугыш башлана, ачлы-туклы яшәп, өч баланы саклап кала Бәнат апа... Нинди кичерешләр белән томыш юлын үтте икән бу тол хатын?... Шулай ире Габдуллага гомеренең соңгы көннәренә кадәр тугырыклы булып калды... Йөз яшенә кадәр, әтисен күрмәгән улы Хәмит, килене Зәйнәп тәрбиясендә булды. Оныкларының балалары кияүгә чыгып, тормыш корганнарын да күрергә өлгерде Хөснелбәнат апа... Нинди тынгысыз тормышта үткән гүзәл гомер???
#увойнынеженскоелицо
#көтәбелгәннәрполкы
#сөембикәжурналы
#батырлар
#национальныймузейрт
#подвигнарода
#апасмузее
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар