Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Кара шәлен сөйрәп, сугыш узды безнең авылдан...

Әбием – Госманова Венера Мәүлетдин кызы – сугыш чоры баласы! Аларның күргәннәрен, алар кичергәннәрне язып, сөйләп кенә бетерерлекме соң!

gelusabattal
Әбием – Госманова Венера Мәүлетдин кызы – сугыш чоры баласы! Аларның күргәннәрен, алар кичергәннәрне язып, сөйләп кенә бетерерлекме соң! Алай да Әбием турында, аның сугыш урлаган бала чагы турында язасым килә – берүк насыйп булсын! Әлеге шигырем аның язмышының бер мизгеле генә.
 *** 
41дә сигез яшьлек сабый...
Ялгышамдыр – нинди балачак!
Аяз көннең нурын кара сугыш
Тамчысына кадәр алачак!

Кәгазь тасма ябыштырган тәрәз.
Сугыш алган өйнең яктысын.
Сигез яшьлек кызның ни гаебе?!
Нигә татый дәһшәт ачысын?

Энеләре күзгә карап үлде –
Бер кабарлык ризык булсачы!
Чынга ашмас хыялмы соң әллә
Ипи ашау тамак туйганчы?

Мич тергезер өчен утлы күмер
Биргән чакта күрше апасы,
Борчак чаклы бер бәрәңге сузды,
Ялганыр күк күңел ярасы.

Авыр эштән яргаланган куллар –
Нәфислеген сугыш урлаган.
Тупасланмый калган нәни йөрәк
Җиңү белән бәхет юраган.

Сугыш кыры ерак булган диләр,
Читтә калган, имеш, давылдан.
Дөрес түгел, кара шәлен сөйрәп,
Сугыш узган безнең авылдан!

Аямаган олы-кечесен дә,
Тол калдырган, ятим иткән ул.
Яудан ерак гади авылның да
Җелегенә кадәр үткән ул.

41дә сигез яшьлек сабый –
Олыгайды инде әбием.
Сынауларда сабыр иткән өчен
Картлыгында тоя әҗерен.

Балалары, онык-оныкчыклар,
Мул табынлы тыныч гомере.
Тик әле дә әби өчен икмәк –
Валчыгына кадәр кадерле!

41дә сигез яшьлек сабый...
Олы тарих сезнең үткәннәр.
Гыйбрәт алсын сугышларны бары
Китаплардан укып белгәннәр.

Гөлүсә Батталова.

@suyumbike_journal

#гөлүсәбатталова
#җиңү75
#көтәбелгәннәрполкы
#ониждали
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар