Логотип
Гаилә

Яңа туган оныгына Дәү әнисенең хаты

Яңа туган оныгына Дәү әнисенең хаты

«Кадерле кызым, оныгым минем! Бу хатны мин 25 ел элек синең әниеңә  яып калдырсам, тагын да яхшы булган булыр иде, бәлки. Ләкин миңа ул вакытта нибары 25  яшь  –  көндәлек мәшәкатьләрне өстен күреп, нәрсә пешерим, ничек өлгерим дип йөргән чагым иде. Хәзер инде алтынчы дистәмне вакладым, берникадәр тәҗрибә тупладым. Шул тормыш тәҗрибәм белән бүлешергә телим. Тормыш турында бөтен нәрсәне беләм дип әйтә алмасам да, синең әбиең буларак, берничә киңәш бирүне кирәк саныйм. Мин синең бары тик бәхетле булуыңны телим!
Абынып егылудан курыкма, кызым! Велосипедта йөр, тимераякта шу, атынчыкта атын – егылам дип курыкма! Авыртса да, елыйсың килсә дә син егылган җиреңнән торып басарга өйрәнерсең.
Үз фикереңне әйтүдән курыкма. Сиңа нәрсәдер ошамаса, риза булмасаң, кем белән дә булса килешмәсәң эндәшми калу дөрес түгел. Мәхәббәт хакына да, дуслык хакына да үз фикереңне яшермә. Сине ишетергә теләмәүчеләр белән дус булып йөрүнең мәгънәсе дә юк.
Гафу үтенергә оялма. Көчле кызлар гына үз хаталарын таный, гафу сорый белә. Мин синең нәкъ шундый булуыңны телим! «Гафу ит, мин хаклы булмаганмын. Бу хатамны ничек төзәтеп була?» – дип әйтә белсәң, сине бер кеше дә җиңә алмас. 
Начар билге алудан курыкма. «Икеле» – наданлык билгесе түгел. Ул синең көчсез урыннарыңны күрсәтүче символ гына. Аны ярдәмче буларак кабул итсәң, үз өстеңдә кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген аңларсың.  
Кияүгә чыгудан яки чыкмый калудан курыкма. Тормышта синең яхшы кеше булуың мөһимрәк. Кияүгә чыгарга уйласаң, ничек тә аның «үз кешең» булуына инан, аннары гына карар кыл. Үз тиңеңне тапсаң, аунап яткан носкилары да сине борчымас.
Ялгызлыктан курыкма. Кайвакыт ялгыз калу файдага гына була. Ләкин озакка сузмаска тырыш. 
Еларга курыкма. Көчле кешеләр күз яшеннән курыкмый. Ә мин синең нәкъ шундый булуыңны телим! Теләсәм, елыйм, теләсәм көләм, диген үзеңә. 
Тормышыңа яңалык кертүдән курыкма. Яшең хакында да уйлама, кеше фикере дә борчымасын сине. Барлык теләкләреңә ирешергә тырышып яшә! 
Картаюдан курыкма. Яшең барган саен, тормышның мәгънәсе арта, якыннарыңның кадерен белә башлыйсың. Сиңа да, минем кебек, үз оныгыңа хат язарга язсын.
Якыннарыңны югалтудан курыкма. Бу киңәшне бирергә микән дип озак уйлансам да, югалтуларсыз яшәү мөмкин түгеллеген син белеп үсәргә тиеш дип саныйм. Якын кешеләр китә, кызым, ләкин аларга карата ярату хисе синең белән бергә яшәвен дәвам итә. Мин сине яратам, балам! Дәү әниең.» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар