Банкомат акча бирмәсә

Бу хәл кыш көне булды. Кичкырын гына банкоматтан бераз акча салдырып алырга уйладым. Автомат картаны кире кайтарды да, акчасын бирергә «онытты». Мондый хәлләр турында ишеткәнем булса да, үзеңә кагылса, каушата икән. Инде нишләргә? Җитмәсә, телефонны да алмаган идем. Аптырап тик басып торам. Үткән-сүткән кеше дә күренми, бу салкында кем йөрсен?! Тордым-тордым да, чарасыздан өйгә кайтып киттем. Телефонымны карасам, счеттагы акча кимегән. Кабаланып, тизрәк банкка шалтыратам. Карта артында банкның номеры бар икән. Хәлне ачыкларга вәгъдә биреп, тынычландырган булдылар. Дөрес, соңыннан акчаларның очына чыктык чыгуын, ләкин теңкәне шактый корытырга туры килде.

 

Белгечләр мондый хәлнең еш булуын әйтә. Акчалар банкомат гаебе белән «йотылса», аларны кайтарып алуы артык мәшәкать тудырырга тиеш түгел, ди алар. Заманча банкоматларга махсус контроль системасы куелган, алар кайчан күпме акча бирелгәнен исәптә тота. Картадан акчаны салдырып та, банкомат бирергә «онытса», алар автомат рәвештә тиз арада кабат счетка кайта. Инде акчалар кире кайтмаса, банкка гариза язарга кирәк булачак. Шулай да матавык чыккач ук банкка шалтыратсагыз яхшы, проблеманы белеп торсыннар. Алай фактны расларга да дәлилегез булыр.

Акчаны «йоткан» банкоматның номерын телефонга төшереп алырга да онытмагыз. Ә иң мөһиме – чек. Күпләр хәзер чекны кирәксенми. Юкка! Иң мөһим документ ул. Анда операциянең уникаль коды һәм төгәл вакыты язылган була. Чек булса, акчаның эзенә төшүе бермә-бер җиңеләя.

Зур булмаган суммаларны банк 10 көн эчендә кире кайтарырга тиеш. Ә зур суммаларны (еш кына 200 мең сумнан башлап) кире кайтару эше ай буена да сузылырга мөмкин. Әгәр дә акчаны чит банкоматтансалдырырга ниятләгән булсагыз, вакыт тагын да озая.

Кайчак шулай да була: банк хезмәкткәрләре гаризаны кабул итәгә теләми. Ул очракта банкның куркынычсызлык хезмәтенә гариза языгыз. Шулай ук алардан банкомат янындагы камераның видеоязмасын да сората аласыз. Белеп торыгыз: һәр гамәлегез язмача башкарылырга тиеш. Инде банк белән берничек тә килешеп булмаса, гаризаны полициягә язарга туры килә.

 

Игътибар: Банкоматтан акча салдырганда беркайчан да чек кирәкми дигәнгә басмагыз! Чекны алырга кирәк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7346
    1
    65
  • 7140
    0
    58
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7168
    1
    50
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5010
    2
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 апрель 2021 - 20:44
    Без имени
    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 1 май 2021 - 21:53
    Без имени
    Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 2 май 2021 - 10:03
    Без имени
    Әйтер сүз юк...Гыйбрәтле хикәя! Без, татар хатын - кызлары, үз теләгебезне гел соңгы чиратка куеп өйрәнгән...тик, иң мөһименә кемнәндер рөхсәт сорамыйча үзебез дөрес дип санаганча карар кабул итәргә өйрәнсәк иде. Бу менә шушы очрак... Күңеле теләгәндә кайта алмавы гомере буена исеннән китмәячәк!!! Безнеке үтте...кире кайтарып булмый. Яшьләр, сезгә сүзем: ирне дә кимсетми үз теләгегездә нык торып, күңелегез кушканны үз акылыгызга, хисегезгә таянып гамәлгә салырга өйрәнегез!!! Без теләгегебезне аңлап үтәү түгел үтәргә теләмәгән дә ир кешене акларга тиеш түгелбез! Бу хикәяне укытып күптәннән әйтәсе килгән фикеремне Аллаһ фарыз итте күрәсең!!!
    SOS! Җанымны коткарыгыз!
  • 2 май 2021 - 15:11
    Без имени
    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.
    Җаным монда кала...
  • 2 май 2021 - 23:15
    Без имени
    Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...
    Җаным монда кала...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»