Логотип
Тарих

Шәмбалыкчы сандугачлары

«Без театрда үстек, бөтен нәсел-нәсәбебез белән опера театры бусагасын күп таптадык. Җырсыз, музыкасыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. Өстәлгә шешә менми. Эчүче юк. Фәхри абый кычкырып сөйләшми дә иде. Ә әнине: «Шәмсенур апа, бер генә җыр булса да җырла әле», – дип, колхоз җыелышына килгән җирдән ялынып сорап җырлаталар иде. Авыл­даш­лары, җыр отып кайт, диясен белгәндәй, Казанга баргач, театрга йөгерә, артистлар җырлаган җырны бер тыңлауга ота. М. Әмирнең «Тормыш җыры»ннан Басыйр ариясен аеруча ярата: «Хатка салып җыр җибәрәм, Фатыймам...» Апаста, район олимпиадаларында катнашып, беренче урын яулап кайткан чаклары да хәтеремдә. Шәйхетдин абыебыз да искитмәле шәхес, әле дә килеп керсә: «әйдә, сеңел, уйнап-җырлап алыйк әле», – дип, пианино артына утыра. Казанда милиция майоры булды, кемнәргә генә ярдәм кулын сузмады, игелекле, якты кеше, үзе скрипкада уйный. Кайсы җәйне Фәхри абый да авылга кайтып төшә. Бергә җыелган чакларда Шәйхетдин абыйның кызлары Ләлә, Роза бииләр, әнием җырлый, энем Касыйм баянда, Вәзият аккордеонда уйный, Рәфкать белән Рәзинә җырлыйлар. Авыл клубында, күрше авылларда ха­-лыкка бушлай концерт күрсәтәләр иде. (Дөрес, колхоз шуның өчен кайчак әнигә бушлай салам китертә.) Шулкадәр матур итеп яшәгәнбез. Безнекеләрнең җыр-моңнарыннан тирә-як гөр килеп тора иде. «Авыл бушап, тынып, күңелсезләнеп калды, киттеләр бугай», – дип бер-берсе белән сөйләшә икән халык. һәм көтә... Кабат кайтуларын көтә. Хәер, хәзер дә туган көннәрдә бергә җыелабыз. Сеңелләрем Рузалия, Зөләйха, Резидә булса, мәҗлес җыр бәйрәменә әйләнәсен көт тә тор. Шәмбалыкчыдагы өебезне Рәфкать абый карап тора, умарталар тота.
Фәхри Насретдинов исемен дә еллар тузаны каплый, Казанда аның исемендәге урам да юк, дип кенә борчылабыз», – дип яза безгә ветеран укытучы Рузилә Тукманова. 

Бер авылда туып-үскән, бер үк тамырдан шытып чыгып чәчәк аткан, җыр сәнгатенең чишмә башында торган һәм ике республиканың – Татарстан һәм Башкортстан опера театрларының нигезен салышкан, исем-дәрәҗәләр яулаган, туганлыкны гомер буе изге санаган данлы шәхесләр тарихта күп түгел. әмма алар бар! Россиянең һәм үзләре хез­мәт иткән җөмһүриятләр – Татар­станның һәм Башкортстанның халык артистлары – күренекле шәхесләр Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәли­ева­ның якын туганнар булуын бәлки күпләр белми дә торгандыр... 
 

Шәмсенур апа

Музыкаль гаилә – Насретдинов­ларның чишмә башында торган Хөсәен ага төрледән-төрле музыка коралларында уйнап дан казана. Ә Хөсәен улы Насретдин атасын да уздыра: Тәтеш өязендә шундый скрипач булып таныла ки, гади генә татарның үзен аксөякләрчә тотуына, виртуозларча оста уйнавына сокланмаган, тирә-якта аны белмәгән кеше булмый. җәмәгате Наһар җиңги исә гаҗәеп оста курайчы. Җыр-моңнарга мәхәббәт нәселдән-нәселгә күчә, әллә шуңа мәктәпкә дә кермәгән Фәхриенә кадәр былбыл тавышларын отып алырга теләгәндәй, әрәмәлектән кайтып керми. Әмма бәхетле, тату гаилә булып, уйнап-җырлап, балалар бәхетенә куанып яшәргә генә насыйп булмый Насретдингә, гражданнар сугышы башлана, аны сугышка алалар. Һәм солдат яудан әйләнеп кайтмый. Наһар түти дүрт бала белән дөм ятим кала. Егерме беренче ел җитә. Тормыш йөген көчкә сөйрәп йончыган тол хатынга сынауларның ачыдан-ачысы килә. Идел буе авыл-калаларында ачлыктан халык чебен урынына кырыла. Тарихка уелып калган коточкыч, аяусыз заман бу. «Ач үлемнең куркусыннан ил елый» дияр иде шагыйрь. Биш йөзләп йортлы Шәмбалыкчы урамнары бушап кала. Кем кая китә ала, шунда – күзе караган якка юл тота, ничек тә исән калырга өметләнә. Насретдин агадан калган  мәһабәт йортның коты кача. Түбә калайларын кубарып төшереп, сатып, ашарга юнәтәләр. Гомернең санаулы көннәрен болай гына озайтып, ач үлемнән котылып калып булырына ышаныч тәмам югалгач, читкә – кая да булса чыгып китү хакында уйлый башлыйлар. Дүрт баласы белән авыл­дашларына ияреп, Наһар түти дә юлга кузгала. Юл газабы – гүр газабы, диләр. Ачлыктан тәмам йончып, бетләп, Төмәнгә килеп җитәләр. Тиф иярткән бәхетсез анага авыз тутырып ипи ашау инде насыйп булмый. Бар авырлык олы кыз Шәмсенур өстенә ишеләсен чамалый, «Туганнарыңны ташлама!» – дияргә генә өлгерә. Күз­ләрен йомып мәңгелек йокыга тала. Шәмсенур баш бала. Ә баш бала башына еш кына борчу-кайгының зуррагы ишелүчән була. Өч малай – Шәйхетдин, Фәхри, Бәдри уналты яшен генә тутырган Шәмсенур кулында кала. Чит-ят җирдә бер ярдәмчесез, баш өстендә түбәсез калган кыз ни эшләргә тиеш? Ходай җан биргәнгә җүн бирә: тугыз яшьлек Фәхрине приютка урнаштыра, малайларның бүтәннәре бер сынык икмәк табарга тилмереп төрле җирдә буталып йөриләр. Аптырап йөри торгач, Шәмсенурга кибеттә җыештыручы эше табыла. Ачлы-туклы гомернең көннәрен ялгарга шул да ярый. Энекәшләрен дә күздән яздырмый, әнкәсе әйткәнчә, һәрдаим күз-колак була кыз. Торыр җир юк, авылдагы йорт төшләргә керә. Кая барсаң да бер кояш, күбәләктәй җанга – көч. Әзрәк аякка баскач, туганнарын канат астына җыеп, туган якларга кайтырга ният итә ул. Балалар йортында тәрәзәдән күз алмый аны Фәхри көтеп тора. Апасын күрүгә: «Мине онытып, калдырып китәрсез дип шундый курыккан идем, әлдә ярый килдең!» – дип, иңенә сарылып тыела алмый елый. Сандугачлар моңы чыңлаган әрәмәлекне, ямьле инеш буйларын, беренче сыйныфта укыганда «Бала белән күбәләк»не көйләп сәхнәгә чыккан бәхетле мизгелләрне үзәкләре өзелеп сагына шул малай.
 

Фәхри

Шәмсенур 1922 елда өч ир туганын ияртеп туган нигезгә – Шәмбалыкчыга кайтып төшә. Энесе Шәйхетдин кул арасына керә башлый, йортны карарга, бөтәйтергә кирәк. Әмма авыллар ярлы, атлар шулкадәр бетерешкән, җир сөрергә, чәчәргә яраклысы калмаган, колхоз хезмәт көненә туя ашарлык икмәк өләшә алмый. Читтә йөреп бер чирканчык алган Шәйхетдин, уналты яше тулуга, энесе Фәхрине дә ияртеп, тәвәккәлләп, Мәскәүгә чыгып китә. Щелководагы туку фабрикасына эшкә керә, ә Фәхри җидееллык татар мәктәбендә укый башлый. Укып бетергәч, абыйсы эшли торган фабрикада тауар үлчәүче булып эшли, драмтүгәрәккә йөри. Аның чиста, матур тавышы сәнгать сөючеләрне битараф калдырмый. Мәскәүдәге татар күчмә театрына кабул ителә үсмер. Чиста, моңлы тавышы, нәселдән кан белән күчкән музыкаль сәләте егетне озак та үтми Мәскәү тамашачысына таныта. Борынгы, бормалы озын көйләрне шулкадәр бирелеп, аһәңле, моңлы итеп җырлый ки, аңа зур сәхнәдә танылу алачак артист язмышы юрыйлар. Мәскәү музыка техникумына укырга керә, театрда эшләвен дә дәвам итә. Дәүләт имтиханында Фәхри Насрет­дин улы П. И. Чайков­скийның «Евгений Онегин» операсыннан Ленский ариясен башкара. Техникумны кызыл диплом белән тәмамлый.

Казанда татар опера театры оештыру зарурлыгы көнүзәк мәсьәләгә әверелә. Талантлы, югары белемле җырчылар әзерләү максаты белән Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар милли опера студиясе ачыла. Сара Садыйкова, Фәхри Насретдинов, Мәрьям Рахманкулова, Галия Кайбицкая, Мөнирә Булатова, Усман әлмиев, Сара Зарова, Рәйсә Сакаева шул студия­дә укыган чакта ук дуслашып, озак елларга сузылачак иҗади туганлыкка юл салына. 

1938 елның декабрендә студияне тәмамлаучылар Казанга кайта. 1939 елның 17 июне татар милли мәдәниятен яңа баскычка күтәргән – Татар дәүләт опера һәм балет театры артистлары тарафыннан беренче татар операсы уйналган көн. Яшь композитор Нәҗип Җиһанов «Кач­кын» операсын (Муса Җәлил либреттосы) талантлы яшь җырчы Фәхри Насретдинов тавышына исәпләп-атап яза. Фәхри – крестьян егете Кирәмәт, Сара Садыйкова – Рәйханә. Гомумән, татар милли операсындагы бик күп партияләр беренче мәртәбә Фәхри Насретдинов башкаруында яңгырый. Хәер, ул катнашмаган татар операсы булдымы икән ул чакта? Н. җиһановның «Ирек» операсында – Сәлим, «Алтынчәч»тә – җик, «Түләк»тә – Түләк, «Шагыйрь»дә – Нияз, «На­мус»­та – Мансур, М. Мозаффаровның «Галиябану»ында – Хәлил, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» операсында Галимҗан һәм башка күп – илледән артык музыкаль комедия, оперетта, операларда төп партияләрне башкара ул. Рус вокал мәктәбен бөтен нечкәлекләре белән үзләштергән җырчы татарга гына хас моңны саклап, халык җырларын бөтен гүзәллеге, тирәнлеге белән тамашачыга җиткерә. «Сибелә чә­чәк», «Рәйхан», «Су буйлап», «Авыл көе» – аның җырлары! Күп еллар сәхнәдә бергә җырлаган партнеры Рәйсә Билалова фикеренчә, әлегә Фәхри абый тавышы кебек искиткеч ягымлы һәм көчле тавышка ия җырчы юк. Казанда опера театры бинасы ачылганда аның акустикасы Венера Шәрипова һәм Фәхри Насрет­динов җырлавына тикшерелгәнен дә күпләр белмиләрдер бәлки.

Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Фәхри Насретдинов 1960 елда, җырчылар арасында беренче булып, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була. Аны татар сәхнәсенең алтын сандугачы дип йөртәләр. Пермь тамашачылары «татар Леме­шевы», ә республиканың халык артистлары Гай Таһиров һәм Галимә Ибраһимова аңа язган хатларында «татар Карузосы» дип атаганнар. «Фәхри Насретдиновның исеме татар операсы сәнгатенең барлыкка килүе, үсүе тарихыннан аерылгысыз. Әлеге тарихта ул иң күренекле, иң эшчән шәхес булып танылды. Һәр­чак ихлас күңелдән җырлады. Тавышы җитез, матур, иркен. Бу моңлы тавыш иркәли, юата, канатландыра, мәхәббәткә, шәфкатьлелеккә, тормышка тугрылыклы булып калырга өнди», дип яза музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина.

Белгечләр язуынча, ул саф татарча, моңлы итеп, һәр сүзне җиренә җиткереп җырлый, телебезне бозмый саклаучыларның берсе була. Хәтере бик яхшы, әсәрне бик тиз отып ала. Сәхнәгә чыкканда түгел, хәтта репетицияләр, беренче тыңлап карау вакытында да аның кулында сүзләр тексты, ноталар булмаган. Сөйләшкәндә дә рус сүзләрен кулланмыйча, саф татарча сөйләшкән. Сүзләрнең әйтелешенә, яңгырашына һәрчак гаять игътибарлы... Гоме­ренең соңгы көннәренә кадәр ул иҗаттан, театрдан аерылмый, искиткеч матур тавышын җуймый. Соңгы концерты 1985 елның 22 ноябрендә – Казанда, Ленин исемендәге Мәдәният сараенда үтә. Өстендә орден-медальләрен таккан кара костюм. Башында кәләпүш. Сара Садый­кованың беренче һәм соңгы елларда язылган җырларын җырлый. Аңа 74 яшь. Сара ханым белән аларны ярты гасырга сузылган иҗади дуслык бәйли, бергә операларда җырлыйлар. Ә Сара апа композитор булып киткәч, еш кына аның тавышына атап җырлар иҗат итә. 
 

Мәхәббәт

Бик яшьләй Биби исемле үтә чибәр кызга өйләнә ул. Яратышканнардыр, вәгъдәләр бирешкәннәрдер, мәңге бергә булырбыз дип ышанганнардыр. Ләкин... шул ләкиннәр булмаса, бәлки, яхшырак булыр иде. Бәлки. Биби – балалар йортында үскән, киңәш-табыш итәргә әти-әнисе, туганнары юк. Өзелеп сөйгән, бер күрүдә гашыйк булган бердәнбер якыны – Фәхри генә бар. 

Ә Фәхри – сәхнә кешесе, артист. Бүген Хәлил, иртәгә – Галимҗан, җилкуар Дон Жуан да ул... Берсеннән-берсе чибәр артисткалар аңа гашыйк, тамашачы да битараф түгел. Ул алкышлар, чәчәкләр, аның ишектән чыкканын саклап торучы туташ-ханымнар дисеңме... Әйләнмәс җирдән әйләнер башкаең! Биби ханым милициядә, шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр белән эшли. Сәхнәдә явызлыкка авызлык тиз табыла ул, ә тормышта... Нинди карарга килергә белми бәргәләнгән чаклар азмыни? Әлбәттә, кәефсезлек, көнләшү, үртәлү яхшы юлдаш түгел. Була да алмый. Гастрольләргә чыгып киткән иреңне көтү газабы… Күзәтеп кенә тора алмыйсың. Синең дөньяда барлыгыңны да оныткандыр, дип, канга тоз салучысы, тезгенне тартыбрак тот, дип котыртучысы азмы?! Тәмам иләсләнгән, көнләшүдән зиһенен җуйган хатын, ни кылганын белми, кулында ни икәнен абайламый, берсендә ярсып иренә ташлана. Ахыры... Мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы – биш-алты ел бергә яшәгән газиз ярыңнан аерылу. Ир муенында пычак сызган эздән калган җөй генә хисләреңә хуҗа була белү зарурлыгын искәртә.

Фәхриен гомере буе сагына, кайтыр, дип көтә Биби. Иренең туганнары белән йөрешә, хәл-әхвәл белешеп тора. Һәркайсын ярата, яхшылык эшләргә тырыша. Ләкин бер киселгән икмәк кире ябышмый. Кабат ялганмый ялгышлы язмышлар.

Пианистка Екатерина Домбаева белән дә мәхәббәтләре озын гомерле булмый җырчының. Тыштан караганда тыныч табигатьле бу ханым белән дә озак яшәмиләр. Никахлар күктә укыла, диюләре хактыр, күрәсең. Күккә менеп җитә алмаганы җирдә үк өзеләдер. Дөрес, кызлары Оляны ярдәменнән ташламый Фәхри ага.

Нина Артуровна Гольтвальд (әтисе немец, әнисе рус) белән танышулары роман язучылар уйлап чыгарган риваятькә охшаш. Мәскәү­дән килгән кызны дусты: «Безнең опера театрында Лемешев кебек җырчы бар», – дип, әйдәкләп, билет сатып алып «Травиата»га алып килә. Альфред – Фәхригә Нина үлеп га­шыйк була. Спектакльдән соң җырчының театрдан чыкканын сага­лаучы кызлар арасында зәңгәр күзле чибәркәй аерылып тора. Фәхри аны култыклап ала. Төнге Казан урамнары буйлап таң атканчы җитәкләшеп йөриләр. Икенче, өченче көнне дә очрашалар. Үбешү-кочышу истә дә юк, чибәр, яшь кыз белән фәкать сәнгать хакында гәп куерту да шундый татлы икән. Әллә унынчы, әллә унберенче кичтә Фәхри Насрет­динов күңелен-җанын биләгән туташка тәкъдим ясый.

Нина Артуровна үзен бик ярата, карый, кадерли белә торган хатын була. Зәвык белән матур киенә, бизәнеп-төзәнеп кенә йөри. Театрда ноталар күчерүче булып эшли. Балалары булмый. Өч балалы сеңлесенең тормышы җиңел булмагандыр, бер кызларын сабый чагыннан ук Фәхри җизнәсе алып, карап, тәрбияләп үстерә, укыта. Татьяна Насрет­динова музыкант була. Нина ханымның әнисе дә Казанга күчеп, кызы гаиләсендә яши. Фәхри абый гүр иясе булгач, Нина Артуровна Выборг каласына күченә, 90 яшькә кадәр шунда гомер итә.
 

Бану

Шәмбалыкчы халкы борын-борыннан иген игеп, терлек асрап көн күрә. Наһар апаның бертуганы, Шәмсеруйның ире Нургали Вәлиев исә бу кысаларга сыеша алмый, аңа, әйтерсең, сәяхәтче җене кагылган: Австрия, Франция, Германиядә була, столяр-кызылагаччы һөнәрен үзләштерә. Аның оста куллары коеп куйган этажерка, шкаф, урындык, караватлар кайбер йортларда әле дә саклана. Ачлык елларында гаиләсе белән Себер якларына юл тота. 1924 елда кабат авылга кайта.

Шул көздә кызлары Бану мәктәпкә укырга керә. Шәмбалыкчы сандугачлары аеруча моңлы сайрап рух өргәндерме, әллә нәселдән килгән сәләт, җир астындагы чишмә кебек бәреп чыккандырмы, Бану да җыр-моңнар белән сихерләнә. Әтисе аны Казан музыка техникумына алып килә, кыз хорда җырлый, укый. Тавышын тыңлагач, Солтан Габәши аңа Мәскәүгә музыка техникумына керергә киңәш бирә. Бануның бертуган абыйсы Гата, әнисенең апасы Наһарның уллары Фәхри белән Шәйхи Мәскәүдә яши. Алар киңәше белән ул Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесында укый башлый. Мәскәүдә яшәү, уку җиңел булмый, әлбәттә. «Калибр» заводы каршында оешкан ликбез курсларында укыта. Әмма укыган өчен акча табу кыенлаша, укуны ташлыйм дип торганда, туганы Фәхри Насретдинов шатлыклы хәбәр китерә: Мәскәү консерваториясе каршында башкорт студиясе ачыла икән. Фәхри, Бануны җитәкләп, Газиз Әлмөхәммәтов янына алып килә. Иллеләп кеше арасыннан сту­диягә егермесе кабул ителә, 1933–38 еллардагы бишьеллык курсны фәкать тугызы гына тәмамлап чыга. Укып бетергәч, курсташлары белән Бану Уфага эшкә кайта. 1938 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театры ачыла. Бану – театрның беренче солисткасы. Аның үзенчәлекле, матур тавышы, халыкка якын таланты, төп партияләрне оста башкаруы хакында риваять итеп сөйлиләр. «Сакмар» – беренче башкорт операсын композитор Мөсәлим Вәлиев яза. Төп героиня Айсылуны Бану Вәлиева җырлый. Тиздән ул Уфа тамашачысының иң яраткан җырчысына әйләнә. Заһир Исмәгыйлевнең «Кодача» музыкаль комедиясендә Наза образы аны халыкка таныта, яраттыра. «Алтынчәч»тә ул гүзәл Алтынчәч, «Акбүзат»та – Урал чибәре Таңсылу, «Азат»та – башкорт кызы Карачәч, «Салават Юлаев»та – шагыйрь хатыны Әминә... җырчының тамашачы хәтеренә уелып калган гүзәл партияләре бихисап, кырыктан артык спектакльдә кызыклы образлар иҗат итә ул. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, Башкортстан Югары Советына дүрт тапкыр депутат булып сайлана. Башкортстанның һәм Россиянең халык артисты исемнәренә лаек була. Халык шагыйре Мостай Кәрим истәлекләрендә мондый юллар бар: «1944 елның апрель аенда Днестр буенда каты сугышлар бара иде. Полк элемтәчесе белән дивизия штабы урнашкан молдован авылына кердек. Кинәт орудие тавышлары арасында каяндыр җыр ишетелгәндәй булды. Туктап калдым. Бакчадагы йортның җир идәненә түгәрәкләнеп берничә солдат утырган, патефон уйнаталар. җыр миңа ерактагы далаларны, тиз агышлы көмеш сулы елгаларны, туган авылымның йолдызлы кичен хәтерләтте. Лейтенант, якташы икәнемне белеп, башкортча сөйләшә башлады: «Яхшы җыр! Бу – «Сакмар». Аны Бану Вәлиева җырлый». Лейтенант бу пластинканы күптәннән үзе белән йөртүен, разведчиклар бик яратып җыр тыңлавын сөйләде. Ерактан җыр килде, җыр белән җырчы үзе дә килде».

Ике зур җырчы туып-үскән Шәмбалыкчыда укытучы Зиннәт Хәйруллин музей оештырган. Башкорт профессиональ музыка сәнгатенә нигез салган, лаеклы ялга чыккач та, Уфа сәнгать институтында эшләп, театр һәм филармония өчен үзе кебек гүзәл җырчылар әзерләүгә өлеш керткән Бану апа туган авылы белән даими элемтәдә була, кайтып йөри. Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеена кадерле ядкарьләр – үзе һәм абыйсы белән бәйле истәлекле әйберләр тапшыра. 

«Сөембикә», № 11, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар