Логотип
Тарих

Нурсолтан

Хәлил хан Казан тәхетендә бик аз утыра. Әгәр шул арада ул Нугай Урдасы башында торган Тимер-бәк кызы Нурсолтанга өйләнеп өлгермәгән булса, без аны биредә телгә дә алып тормас идек. 1467 елда Хәлил хан үлеп китә. Аның балалары булмый. Тәхет аңардан энесе Ибраһимга кала (1467-1479). Шул заманнардагы гореф-гадәт вә йолалар таләп иткәнчә, беренче ире үлгәч, Нурсолтан Хәлил ханның энесе Ибраһим ханга кияүгә чыга. Ибраһим ханның Фатыйма-солтаннан өч (Илһам, Ходайкол, Мәликтаһир), Нурсолтаннан ике (Мөхәммәтәмин һәм Габделлатыйф) улы була. Ибраһим хан үлгәч, Нурсолтан Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыга һәм Кырымга — Бак-часарайга китә. Миңлегәрәйнең Нурсолтанга кадәр дә берничә хатыны булган. Шуңа карамастан, Нурсолтан ханәш Миңлегәрәйнең иң дәрәҗәле хатынына әверелә.
 
Миңлегәрәйнең Нурсолтанга өйләнүе зур тарихи әһәмияткә ия булган. Нугай далалары кызы Нурсолтанның заманында Казан ханнары Хәлилгә, аннан соң Ибраһимга кияүгә чыгуы Казан ханлыгын Нугай иле белән туганлаштыра. Аның Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыгуы исә Казан белән Кырымның сәясәт вә икътисадта гына түгел, шәхси-гаилә мөнәсәбәтләрендә дә бер-берсенә бик якын торуын раслый. Шул ук вакытта Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III нең дә кулы уйнаган булса кирәк. Җитмәсә, Нурсолтанның олы улы Мөхәммәтәмин Иван III кул астында Кашира шәһәрендә яши. Иван III аның аша әнисе Нурсолтанга даими йогынты ясап тора.
 
Миңлегәрәйгә кияүгә чыккач, Нурсолтан кече улы Габделлатыйфны үзе белән Бакчасарайга алып китә. Олы улы Мөхәммәтәминнең исә хәле катлаулырак булып чыга. Ибраһим хан үлгәч, Казанда тәхет өчен көрәш башлана. Бер төркем морзалар мәрхүм ханның олы улы Илһамның тәхеткә утыруын телиләр. Икенчеләре Мөхәммәтәминнең тәхеткә куелуын таләп итәләр. Мәскәү кенәзе дә Мөхәммәтәмин яклы була. Бөек кенәз бик яхшы аңлаганча, Мәскәүдә, кенәз сарае тирәсендә берничә ел тәрбия алган Мөхәммәтәмин Мәскәү сәясәтен уздырырга тиеш. Тик Казанда нугай морзалары һәм гомумән Урта Азиягә якынрак торган төркем җиңә, хан тәхетенә Фатыйма-солтанның улы Илһам утыра (1479-1487).
 
Вакыйгалар болайга борылгач, Нурсолтанның олы улы, ун яшьлек углан Мөхәммәтәмингә Казанда урын калмый. Тарафдар морзалары аны әнисе яшәгән Бакчасарайга түгел, Мәскәүгә Иван III карамагына җибәрәләр. Мәскәүнең бөек кенәзе аңа киләчәктә Казан тәхетен алуда булышырга вәгъдә итә.

Илһам хан чорында Казан ханлыгының хәлләре катлаулы була. Йә Шәрыкъ яклы түрәләр өстенлек ала, йә Мәскәү тарафдарлары. 1484 елда Мәскәү яклы түрәләр, урыс гаскәрләре ярдәмендә, Илһам ханны куып, тәхеткә Мөхәммәтәминне куялар. Әмма 16 яшьлек хан Казанда әлләни майтара алмый. Тәхет 1485 елда янәдән Илһам ханга күчә. Мөхәммәтәмин тагын Мәскәүгә китәргә мәҗбүр була.
 
Күргәнебезчә, Илһам хан Казан дәүләтенең мөстәкыйльлеген ныгыту юлында җитди гамәлләр кыла алмый. Нәтиҗәдә, 1487 елның 9 июнендә Мәскәүдән Д. Холмский, А. Оболенский, С. Ряполовский һәм С. Ярославский җитәкчелегендә күпсанлы гаскәр килә һәм, берничә һөҗүмнән соң Казанны алып, тәхеткә янәдән Нурсолтанның олы улы Мөхәммәтәминне утырталар (1487-1496).
 
Олы улын Казанга хан итеп куюга Нурсолтанның нинди кагылышы булганлыгы хакында ачык мәгълүматлар сакланмаган. Тик шуны шикләнмичә әйтергә мөмкин: зирәк һәм акыллы дипломат буларак, Нурсолтан Мәскәү кенәзе белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә тора, Казан вә Кырым ханлык-ларының Мәскәү белән сәяси вә икътисади багланышларында зур роль уйный. Мөхәммәтәмин дә, күрәсең, әнисе Нурсолтан йогынтысы нәтиҗәсендәдер, Мәскәү кенәзе белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра һәм үзара килешүләрнең бөтен шартларын тулысынча һәм берсүзсез саклый. Ул тәхеттә утырганда ун ел буена Мәскәү белән сугыш булмый. Ике ил арасындагы каршылыклар, хәзерге тел белән әйтсәк, төрле дипломатик юллар белән хәл ителәләр.
 
Нурсолтанның икенче улы Габделлатыйфны башка язмыш көтә. Ул 1475 еллар тирәсендә туа. Яшьлек елларын әнисе янында уздыра. Әнисе Миңлегәрәйгә кияүгә чыккач, Бакчасарайда яши. Ул елларда Мәскәү белән Кырым арасында да яхшы мөнәсәбәтләр хөкем сөрә. Шундый шартларга бәйле рәвештә, балигъ булгач та, Габделлатыйфны Мәскәүгә Иван III кул астына хезмәткә җибәрәләр.
 
Мәскәү кенәзләренең Казан һәм Кырым ханнары, Нугай бәкләре белән үзара мөгамәләләрендә кыйммәтле, %сыл бүләкләр алышу зур урын били. Нурсолтан белән Иван III дә бер-берсенә бүләкләр җибәреп торалар. Иван III (урыс кенәзләренең барысы да!) Көнчыгышта әзерләнгән энҗе, мәрҗән, зөбәрҗәтләрне яраткан. Кемнәндер ишетеп, бөек кенәз Нурсолтан ханбикәдә Туктамыш ханның атаклы энҗе бөртеге барлыгын белә. Ул Нурсолтанга әлеге асылташны бүләк итүен үтенеп хат яза. Ханбикә, вакланып тормыйча, энҗе бөртеген бүләк рәвешендә бөек кенәзгә җибәрә. Асылташны алгач, Иван III балаларча шатлана.
 
1492 елның мартында ул Кырымга бояр И. А. Лобан-Колычев җитәкчелегендә махсус илчелек юллый. Кенәз ханга, бигрәк тә ханбикәгә үзенең зур рәхмәтләрен белдерә, “Без бер-беребезгә тирән ихтирам һәм мәхәббәт саклыйбыз һәм киләчәктә дә бер-беребездән баш тартмыйбыз”, — ди, ханбикәнең олы улы Мөхәммәтәмингә элеккеге кебек һәрчак ярдәм итеп торачагы хакында да хәбәр итә.
 
Күргәнебезчә, Нурсолтанның олы улы моннан соң һәрвакыт Мәскәү кенәзе йогынтысы астында булачак. Ә бит әле ханбикәнең кече улы да бар, ул да үсеп килә. Бөек кенәз, аны да ничектер “канат астына алып, урысча тәрбияләргә иде” дип уйлый. Бу хакта сүз кузгату өчен вакыты да уңайлы. Рәхмәтләр җибәрелгән, тугрылык турында килешенгән. Иван III Нурсолтанга: бөек кенәз ханбикәнең кече улы Габделлатыйфны да Мәскәүдә кабул итүгә каршы түгел дип белдерәләр. Ягъни Габделлатыйф та бөек кенәз кулы астында хезмәт итәргә тиеш.
 
Шулай итеп, Нурсолтан четерекле хәлдә кала. Улын җибәрәсе килми аның. Хәтта җибәргән очракта да, кая — олы абыйсы Мөхәммәтәмин янынамы, әллә Мәскәү кенәзе Иван III кулы астынамы? Иван III гә кире җавап бирү яхшы булмас дип, ул аңа болайрак яза: “Биредә аның әтисе Миңлегәрәй. Ул ни теләсә, шул булыр. Әгәр инде синең янга җибәрсәм, син дә аның әтисе булырсың”. Ничек кенә булмасын, 1493 елның 6 августында бөек кенәз илчесе Колычев килеп, Габделлатыйфны әнисе яныннан алып китә. Моннан соң Габделлатыйф беркайчан да Кырымны күрә алмаячак...
 
Улы Мәскәүгә китеп, аз гына вакыт узгач, 1493 елның сентябрендә үк Нурсолтан ханбикә “браты” Иван III гә бик мөлаем, йомшак тел белән язылган һәм бөек кенәзгә ышаныч рухы белән сугарылган, хәйлә-мәкерләрдән өстен торган хатын җибәрә: “Үзең аңлыйсыңдыр, кадерле улымны мин, зур ышаныч вә өметләр белән, синең карамакка җибәрдем. Ул бала язмышын үзең теләгәнчә хәл ит: йә үзеңдә тот, асра, йә олы абыйсы янына җибәр, кулыңнан килгәнчә тынычландыр аны” һ. б. Бу хат бик күп нәрсәләр хакында сөйли һәм төрле уйлар уята. Газиз баласын чит-ят илгә алып китеп бераз вакыт үткәч, ананың бәгыре әрнү, мөгаен, соң дәрәҗәгә җитә. Ул кече улының чит илдә, Мәскәүдә, башка милләт вә дин илендә яшәвен теләми. Аның йөрәк түреннән чыккан изге теләге: балалары бергә, бер җирдә яшәсеннәр иде...
 
- Нурсолтан Мәскәүнең бөек кенәзенә турыдан-туры боерык бирә алмый, билгеле. Әмма әлеге хатның эчтәлеге генә түгел, теле, стиле һәм борчулы яңгырашы уйландыра. Нурсолтан белән Иван III арасындагы мөнәсәбәтләр ничек кенә  булмасын, ханбикә Мәскәү кенәзеннән үтенеп кенә калмый, үзенең олырак булуыннан файдаланып, бөек кенәзгә хәтта күпмедер дәрәҗәдә боерык бирә, акыл өйрәтә, һәрхәлдә хатта шундый төсмерләр дә сизелеп китә: тегеләй ит, бо-лай ит, шулай эшләсәң иде һ. б. Ләкин мондый боерык һәм акыл өйрәтүләрне Нурсолтан шундый матур бизәкләрдә бирә ки, күп урыннарында хат карт вә тәҗрибәле дипломат телен хәтерләтә.
 
Иван III ханбикәнең хатына шул ук рухта җавап бирә. “Углан Габделлатыйф турында мин аның абыйсына хәбәр җибәргән идем. Ул миңа хат язарга тиеш иде. Әмма аннан әлегә кадәр бернинди дә хәбәр килгәне юк”, — дип яза бөек кенәз 1493 елның ноябрендә. Аннан соң мәсьәләнең икенче ягы да бар икән. Илче К. Золотницкий аркылы Нурсолтан бөек кенәзгә: Табделлатыйфны Казанга җибәрмә. Чөнки әшәке кешеләр йогынтысы нәтиҗәсендә ике туган арасында дошманлык килеп чыгуы мөмкин. Угланны үз яныңда тот”, — дип, хәбәр иткән икән. Нурсолтанның бу теләген истә тотып, бөек кенәз Габделлатыйфны үз янында калдыра һәм аңа яшәү өчен Звенигород шәһәрен бирә.
 
Кече улының язмышын югарыда әйтелгәнчә хәл итү Нурсолтанның күңелен тынычландыра алмаган. Олы улы Мөхәммәтәмин, Мәскәү кенәзе Иван III һәм башкалар белән сөйләшүләр, хатлар алышулардан соң, ул үзенең күңелен Аплаһы Тәгаләгә багышлыйм дип, Мәккәгә хаҗга барып кайтмакчы була. 1495 елда Нурсолтан үзенең туган абыйсы Хөсәен морза һәм илледән артык сакчылары белән Мәккәгә китә. Озак, газаплы юлны яхшы узып, Мәккәдә була. Аннан соң, ары китеп, Мисырга бара. Мисыр солтаны аны бик зурлап каршылый, хөрмәтләп кунак итә. Хаҗдан кайткач, Нурсолтан хаҗия исемен йөртә башлый. Иң кызыгы шул: Нурсолтан хаҗдан кайткач, анда үзе утырып йөргән “тарихи атны” Иван III гә бүләк итә. Ул, мөгаен, Мәккәдә булып кайткан ат бөек кенәз өчен иң зур вә кыйммәтле бүләк булырга тиеш дип уйлагандыр инде. Тик Нурсолтан Иван III нең капма-каршы дин вәкиле булуын гына онытып җибәргән булса кирәк...
 
Мәскәү белән Кырым Габделлатыйфның язмышын хәл иткәч, Мөхәммәтәминнең эшләре катлауланып китә. Аның мәскәүчел сәясәте Шәрыккә йөз тоткан морзаларның ризасызлыгын уята. Алар ханга каршы көрәш башлыйлар. Казан тәхетенә дәгъва кылучы да табыла: Бату ханның энесе Шәйбан нәселеннән булган Себер угланы Мамук.
 
Казанда исә Мөхәммәтәминнән баш тартып, аның энесе Габделлатыйфны Казан ханы итеп сайлыйлар. Шулай итеп, Нурсолтанның икенче улы да Казан ханы дәрәҗәсенә күтәрелә. Моңа Иван III дә каршы килми. Шул рәвешле, Мәскәү кенәзлеге әлегә сугышсыз, тыныч юллар белән Казан ханлыгының хуҗасы булырга тырыша.
 
Әлеге вакыйгалар узгач, Иван III бу хакта Миңлегәрәй белән Нурсолтанга хәбәр итә, Казанда нинди вакыйгалар булуы турында яза. Нурсолтан да үз чиратында кенәзгә җавап хаты җибәрә. Гадәттәгечә, ул кенәзгә аның балалары турында һәрвакыт кайгыртып торуы өчен бик зур рәхмәтләр белдерә: “Сиңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте төшсен”, — дип тә өсти.
 
Габделлатыйф милли рухын саклап кала. 20 яшьләр тирәсендә тәхеткә утырган бу ханның эшләре Казанда берничә ел яхшы гына бара. Башта ул биредә Мәскәү сәясәтен уздыра кебек. Әмма тиз арада аның тәрбияләнү шартлары сизелә башлый. 25 яшькә җиткәч, ул үз сәясәтен үзгәртмәкче була. Аның төп фикере, идеясе — Казан ханлыгы гомер-гомергә Мәскәү кулы астында яши алмаячак, Казан үзенең милли азатлыгын вә мөстәкыйльлеген тулысынча саклап калырга тиеш.
 
Хөкүмәт башында торган Коләхмәт Габделлатыйфның бу сәясәтенә катгый каршы чыга. Казанда Кырым яки Мәскәү яклы булып ике төркемгә бүленгән түрә-морзаларның үзара ызгыш-талашлары кискен төс ала башлый. Габделлатыйф Казанның азатлыгын, мөстәкыйльлеген ныгыту юнәлешендә беренче адымнарын ясауга ул, Коләхмәт, Мәскәүгә барып, Казан хәлләрен бәян кыла. Иван III эшне бик тиз тота: аның әмере белән Казанга кенәз Ноздреватый килеп Габделлатыйфны хан тәхетеннән төшерә һәм тоткын итеп Мәскәүгә алып китә. Казанга хан итеп тагын Мөхәммәтәмин куела. Һәм ул шактый озак вакытка шул тәхетендә кала (1502-1518).
 
Нурсолтан бөек кенәзгә махсус хат юллый. Кырым ханы да, ханбикә дә үтенгәч, бөек кенәз Габделлатыйфны сөргеннән азат итә һәм аңа Мәскәүдә яшәргә куша.
 
Шулай итеп, Нурсолтанның ике улы ике төрле язмыш кичерә: Мөхәммәтәмин — Казан ханы тәхетендә, Габделлатыйф — Мәскәү кенәзе кулында тоткынлыкта. Нурсолтан аеруча авыр хәлдә кала. Аның үз-үзен тотышын Кырым, Казан вә Мәскәү ханлыкларының үзара сәяси вә икътисади мөнәсәбәтләре чагылышы дип уйларга кирәк. Нурсолтан һәрвакыт төрле илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң четерекле ноктасында була. Мондый шартларда үз-үзен тоту, хаклык юлыннан бару аңа гаять тә авыр булып чыга. Аның иң якын кешеләре — ире Миңлегәрәй, уллары Мөхәммәтәмин һәм Габделлатыйф яхшы яшәсен өчен Казан, Кырым, Мәскәү мәмләкәтләре үзара яхшы мөнәсәбәтләрдә торырга тиешләр. Һәм ни хикмәттер (әллә Нурсолтан ханбикә тырышлыгы нәтиҗәсендәме?) бу өч дәүләтнең арасында озак еллар буена тыныч мөнәсәбәтләр саклана.
 
Иван III Кырым ханы Миңлегәрәй белән аның хатыны Нурсолтанга, якын туганнарына дәшкәндәй, һәр хатында “абыем” (“брат”), “апаем” (“сестра”) дип дәшә. Моны — бу бит ул заманда киң таралган, хат саен кабатлана торган формаль бер алым гына дип тә уйларга мөмкин. Әйе, билгеле бер дәрәҗәдә бу шулай. Тик Мәскәүнең бөек кенәзләре кем эләкте шуңа “абыем” вә “апаем”, “энем” вә “сеңлем” дип дәшмиләр бит!
 
Мөхәммәтәмин баш күтәреп, Мәскәү изүеннән котылган арада бөек кенәз Иван III үлеп китә. Мәскәү тәхетенә аның улы Василий III утыра. 1506 елда ул Мөхәммәтәминнән үч алырга уйлый. Моны сизеп, күреп, белеп торган Мөхәммәтәмин кинәт үз сәясәтен үзгәртә. Мәскәү белән туктаусыз һәм канлы сугышларның хәерлегә булмасын сизепмедер, аңлапмыдыр хан Василий III гә махсус хат яза, үзен гафу итеп, тынычлык урнаштыру хакында үтенә.
 
Василий III һәм аның Боярлар думасы ничек кенә игелекле булып кыланмасыннар, алар куйган шартлар Миңлегәрәй белән Нурсолтанны канәгатьләндерә алмый. Габделлатыйф элеккегечә ата-анасыннан еракта, чит илдә тоткынлыкта кала. Кырымнан Мәскәүгә тагын үтенеч хатлары агыла башлый. Шул ук 1508 елның 21 декабрендә Миңлегәрәй Василийга зур хат җибәрә. Хан тагын да Габделлатыйфны Кырымга җибәрүне үтенә. Әмма кенәз аның сүзләренә колак салмый. 1509 елның февраль-март айларында хан белән ханбикә бөек кенәзгә янә хатлар язалар, янә улларын җибәрүне үтенәләр. Ахыр чиктә Мәскәүдән Кырымга илче Морозов килә. Василий III аның аркылы Нурсолтанга үзенең кайнар сәламнәрен җибәрә, рәхмәтләрен белдерә. Чөнки хан белән бөек кенәз арасындагы дуслыкны ныгыту өчен Нурсолтан күп көч түгә. Кенәз Нурсолтаннан шул ук юнәлештә эшләвен үтенә: “Без дә сиңа һәрбер эшеңдә ярдәм итәрбез, дуслыкны бик яхшы сакларбыз”, — ди. Шунда ук ул тагын бер тапкыр Габделлатыйфка яхшылык кылуы хакында шапырына.
 
Нинди яхшылык турында сөйләнә соң бөек кенәз? Иң зур яхшылык — Габделлатыйфны Кырымга, ата-анасы янына кайтарып җибәрү булыр иде. Нишләп соң Василий III моны эшләми?
Ике арада йөргән хатлар ничек кенә “җылы вә мәрхәмәтле” булмасын, бөек кенәз үзенең кире сәясәтеннән чигенми. Хан белән ханбикәнең күп тапкырлар ялынып-ял-варуына карамастан, ул Габделлатыйфны Кырымга кайтарудан баш тарта. Бәхетсез улын Мәскәү тоткынлыгыннан йолып ала алмагач, Нурсолтан аның янына Мәскәүгә үзе килмәкче була. Тик төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә ханбикәнең улларын барып күрү теләге фәкать ун елдан соң гына тормышка аша. 1510 елның 21 июлендә Нурсолтан ханбикә, Мәскәүнең Кырымдагы илчесе Морозов, Миңлегәрәйнең кече улы Сәхибгәрәй, ханның өч илчесе һәм башкалар Мәскәүгә килеп җитәләр. Нурсолтанны бөек кенәз күптәнге һәм якын дустын каршылагандай кабул итә, кадерле кунагы кебек сыйлый. Кече улы Габделлатыйфны өзелеп сагынган һәм ярыйсы ук картайган ана Мәскәүдә, улы янында бер ай яши. Шул ук елның 20 августында аны Иван Кобяк дигән берәү Казанга олы улы Мөхәммәтәмин хан янына озатып куя. Биредә ул абруйлы ханбикә дәрәҗәсендә яшәгән. Биредә аның ике улы дөньяга килгән. Шуңа күрә Нурсолтан Казанда бер елга якын яши. Аның мондагы вакыты өлкән улы янында төрле дипломатик сөйләшүләр алып бару белән үтә. Олы улын ул: “Мәскәү кенәзе белән яхшы яшә”, —дип үгетли.
Миңлегәрәй хан, картаеп, бу елларда үзенең элеккеге гайрәтен югалта башлый. Аның киләчәктә хан буласы уллары әтиләренең сәясәтенә каршы чыгалар. Ханның картлыгыннан, угланнарның яшьлегеннән вә кайнарлыгыннан бик оста файдаланып, Литва кенәзе Сигизмунд Кырымны Мәскәүгә каршы куюга ирешә. Литва Кырым ханына ел саен 150 мең сум алтын акча биреп торырга вәгъдә итә. Сигиз-мундның бу яхшылыгы өчен Миңлегәрәйнең уллары Әхмәт белән Бурнашгәрәй 1512 елның маенда урыс кенәзлекләренә яу чабып, талый башлыйлар.
Кырым гаскәрләре урыс шәһәр-авылларын талап киткәч, Василий III 1513 елда Габделлатыйфны тагын ирегеннән мәхрүм итә. Табигый, моңа кырымлыларның ачуы чыга. Алар Мәскәүгә тагын да хатлар яза башлыйлар: бу юлы инде Габделлатыйфны азат итү катгый таләп булып яңгырый.
Вакыйгалар куерган арада —1515 елда Миңлегәрәй үлеп китә. Габделлатыйф язмышын хәл итүгә Төркия солтаны да катнашып карый. Тик аның хатын да Мәскәүдә игътибарга алмыйлар.
 
Мәсьәләне берничек тә хәл итеп булмагач, Мөхәммәтгәрәй белән Нурсолтан хәйлә корып та карыйлар. Хатларының берсендә Кырым ханы Мәскәүгә: “Бу көннәрдә әниебез хаҗия ханбикә Мәккәгә барырга җыена. Безнең дин буенча, хатын-кыз Мәккәгә барганда, янында берәр ир туганы булырга тиеш: йә ире, йә улы, йә абыйсы. Хәзер аның ире Аллаһы Тәгалә ихтыярында булгач, син әнисе янына улы Габделлатыйфны җибәрсәң иде. Ул әнисе белән Мәккәгә барып кайтыр иде”, — дип яза. “Мин кадерле ирем Миңлегәрәй исән чакта, Мәккәгә тагын бер тапкыр барып кайтырга нәзер әйткән идем. Хәзер шул ниятемне тормышка ашырырга булдым. Элек мине Мәккәгә якын туганым Хөсәен озата барган иде. Хәзер ул юк инде. Мине Мәккәгә озата бару өчен улым Габделлатыйфны җибәрсәң иде. Шуны эшләсәң, күп савап булып, үз Мәккәңә барып кайткандай булыр идең”, — дип яза Нурсолтан.
 
Мәскәү кенәзенең киреләнүенә җавап итеп булса кирәк, Миңлегәрәйнең улы янә Мәскәү кенәзлегенең көньягындагы берничә шәһәргә барымтага барып кайта. Гомумән, Кырымның яңа ханы Мөхәммәтгәрәй үзен Мәскәү белән кырыс тота.
Казанлыларның һәм Кырым ханбикәләренең үтенече буенча, 1516 елда, ягъни үлеменә бер ел калгач, Василий III Габделлатыйфны сөргеннән азат итә һәм аңа яшәү өчен, ниһаять, Кашира шәһәрен бирә.
 
Габделлатыйфның бик яшьли — аңа нибары 40 яшь була — көтмәгәндә һәм ниндидер серле шартларда үлүе төрле уйлар уята. Шәһит киткән ханның “өрәк-шәүләсе” бик күпләрне борчуга сала. Габделлатыйфның үлеме аерым кенәз-ханнарның үзара мөгамәләләрен нык кына кискенләштерә. Бу факт барыннан элек Мәскәүнең бөек кенәзен хафага сала. Чөнки Габделлатыйф күп еллар буе Мәскәү кенәзенең Көнчыгыш сәясәтендә хәлиткеч роль уйнап килде. Бөек кенәзнең Габделлатыйфка карашы еш к^на Казан вә Кырым ханнарының Мәскәүгә мөнәсәбәтен билгеләп торды. Ул үлүгә үк хәлләр кискен үзгәрә.
 
1519 елда Нурсолтан да үлеп китә. Нугай бәге Тимер кызы Нурсолтанның ирләре Хәлил белән Ибраһим — Казан ханнары, Миңлегәрәй — Кырым ханы. Нурсолтанның уллары Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйф — Казан ханнары булган шәхесләр. Ягъни Нурсолтан — өч ханның ханбикәсе һәм ике ханның анасы. 1467 елдан башлап 1519 елга кадәр, ягъни ярты гасырдан артык Нурсолтан Казан вә Кырым ханнарының иң якын туганы булып, Мәскәүнең бөек кенәзләре Иван III һәм Василий III белән тыгыз багланышта тора.
 
Миңлегәрәйгә кияүгә чыкканда Нурсолтан зур тәҗрибә туплаган, җитлеккән шәхес була. Ул, Кырымга китүгә үк, ике баласыннан да аерыла. Ана кеше өчен моның нинди фаҗига булуын безгә бары тик Нурсолтан үзе генә аңлатып бирә алыр иде... Балалар читтә яшәгәч, алар аналарын көн дә борчып тора алмыйлар. Аның хәзерге ире Миңлегәрәй дә бөтенләй башка холыклы кеше. Төрле чыганаклар белән танышкач шундый хис туа: бу ике зат, күрәсең, бер-бер-сенә зур ихтирам гына түгел, тирән мәхәббәт тә саклаганнар. Алар бер-берсеннән башка гомумән яши алмаганнардыр... Бу ике шәхеснең үзара мөнәсәбәтләре хакында уйлаганда, тагын бер нәрсәгә игътибар итмичә мөмкин түгел. Миңлегәрәй шактый актив, инициативалы, кырыс холыклы кеше булган. Бу яктан Нурсолтан да аннан калышмаган. Ул, Миңлегәрәйнең аңа кадәр дә берничә хатыны булуга карамастан, башта ук хан гаиләсенең үзенчәлекле “хуҗасына” әверелә, анда әйтеп бетергесез абруй казана. Бәлки, шуңа күрә, алар үзләренең һәр адымнарын бергәләп, уйлашып, киңәшеп, билгеле бер дәрәҗәдә хәтта серләшеп башкаралар. Нурсолтан шулай акрынлап дәүләт эшләренә, хөкүмәт сәясәтенә катнашып китә һәм үзен зирәк дипломат вә дәүләт эшлеклесе итеп тә таныта. Ул Миңлегәрәй сәясәтенең кайбер “киртәле”, “кире адымнарын” шомартып, җайга салып җибәрү юнәлешендә уңышлы эш алып бара.
 
Нурсолтанның әхлакый сыйфатларыннан иң күркәме — ул һәрвакыт ызгыш-талаш, бигрәк тә хәрби бәрелешләргә кискен каршы чыга. Үз улларын да шул рухта тәрбияләргә тырыша. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә дә ул җитди уңышларга ирешә.

Тулаем алганда, Нурсолтан Казан, Кырым ханлыклары белән Мәскәү кенәзлеге тарихында якты, үзенчәлекле эз калдыра. Ярты гасыр дәвамында бу илләр арасында төрле вакыйгалар, төрле каршылыклар булгандыр. Тик шулай да үзара якын, дусларча, туганнарча мөнәсәбәтләр өстенлек алган. Илләр һәм халыклар арасында тынычлык, иминлек ныгытуда һәм үстерүдә Нурсолтан әйтеп бетергесез зур роль уйный.

Йомгаклап шуны әйтик: без Нурсолтан тормышының, аның сәяси вә дипломатик эшчәнлегенең бары тик аерым моментларына гына күз йөгертеп чыктык. Аның тормыш юлын, сансыз күп һәм яхшы сакланган, хәтта тулаем диярлек басылып та чыккан хатларын, бигрәк тә аңа атап язылганнарын җентекләп өйрәнә башласак, искиткеч кызык вә "әһәмиятле хәлләр ачыклана. Мәсьәләне бу яктан җентекләп өйрәнү — тарихчылар алдында торган җитди һәм мавыктыргыч бурычларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар