Логотип
Тарих

Иске татар бистәсе

1998 елда Казан шәһәре үзәгенең милли, мәдәни-мәгърифәт, һөнәрчелек һәм сәүдә традицияләрен торгызу максатларында “Иске татар бистәсе” дигән тарихи-мәдәни тыюлык булдырылды. Аның белән идарә итү өчен Префектура оештырылды.
Тыюлык 88 гектар мәйданны (хәзер тагын да киңәйтелде) били. Ул үз эченә XVIII—XX гасырларга караган 70 артык тарихи һәм мәдәни истәлекле һәйкәлләрне берләштерә. Шуларның 6 федераль, 27 республика дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия булып тора.

Шәһәрнең бу өлешен торгызу, реконструкцияләү буенча бик күп эшләр эшлисе бар. Шулай ук мәдәниятне, мәгарифне, туризмны, сәүдә һәм һөнәрчелекне үстерү өчен уңайлы алшартлар тудыру да мөһим бурычлардан санала.
Иске татар бистәсе — чал Казаныбызның тере тарихы, татар халкының мәңге саекмас рухи чишмәсе ул.

* * *
Бистәнең тарихы кайчан башлана һәм нинди вакыйгалар аның тууына сәбәпче була соң?
1552 елда явыз Иван Казанны басып ала һәм татарларның мөстәкыйль дәүләтен тар-мар итә. Аяусыз канлы бәрелешләр була, халыкны чебен урынына кыралар. Көчләп чукындырулар башлана, иң уңдырышлы җирләргә баскынчылар килеп утыра. Төп халыкны кысрыклыйлар, йорт-җирләрен тартып алалар, куалар.
Патшаның фәрманы буенча Казанның үзәгендә инде татарларга яшәргә рөхсәт ителми. Аларга Кабан күле артындагы әрәмә-сазлыклар арасыннан җир бүлеп бирелә. Теләгән кеше шунда йорт-җир җиткереп керергә тиеш була. Шул рәвешле XVI гасырда Татар бистәсе калкып чыга. Аны зиндан шикелле очлы башлы биек казык стена белән уратып алалар. Керү-чыгу рөхсәт белән генә башкарыла. Җиңелгән халык башкага өмет итә аламы соң?

Әмма гомерләр үтә, дөньялар үзгәрә. Көнбатыш цивилизациясе йогынтысында Русиядә дә аз-маз гына булса да демократия чаткылары үзен сиздерә. Тынгы белмәс булдыклы татар халкы да бу форсаттан файдаланып калырга тырыша. Төрле-төрле кысуларга да карамастан, Иске татар бистәве дә колачын һаман киңрәк җәя бара.
XVII—XVIII гасырлар дәвамында Бистә татар милли сәнгатенең оазисына әверелә. Мәшһүр Казан ювелирларының даны нәкъ менә шушы чорда тарала башлый да инде. Аларның югары сәнгати кануннарга туры китереп иҗат иткән эшләрен Русиядә генә түгел, Европа һәм Якын көнчыгыш илләрендә дә бик теләп алалар. XIX гасырда инде Бистә татар халкының дини һәм иҗтимагый үзәге булып таныла. Сәнәгать, сәүдә алга китә.

XIX гасыр Иске татар бистәсенең асыл бизәге — ул Печән базары. Печән базары Русиянең Европа өлешендәге иң зур көнчыгыш базары булып саналган. Ул вакытта ук инде шәһәрнең бу өлешендә 11 күн заводы, 11 сабын заводы продукция җитештергән, йөзләгән кибет эшләгән.

Юнысов мәйданы үзе генә ни тора! Аның тирәсендә акрынлап башка күренекле сәүдәгәрләрнең дә зәвык белән эшләнгән йорт-җирләре калкып чыга. Бик үзенчәлекле ансамбль барлыкка килә.

XIX гасыр Иске татар бистәсен хаклы рәвештә мәгърифәт үзәге дип тә йөртәләр. 11 уку йорты шәкертләргә белем биргән. Шулар арасында бөтен Русиядә дан тоткан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе дә бар.

Шактый гына күренекле язучыларның, шагыйрьләрнең, мәгърифәтчеләрнең, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләренең исеме Бистә белән бәйле. Болар: Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Карл Фукс, Николай Лобачевский, Александр Пушкин, Федор Шаляпин...

Борынгы Казанның архитектурасы безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Сугыш-орышлар, янгыннар һәм рәхимсез вакыт әлеге һәйкәлләрне җир белән тигезләгән. Ул чакта шәһәр нигездә агач корылмалардан торган. Таш йортлар XVI гасыр азагында гына барлыкка килә башлаган.

Шәһәрнең йөзе турында без кайбер гравюралар, литографияләр, шулай ук аерым кешеләрнең язма истәлекләре буенча гына хөкем йөртә алабыз. “Ул җирдә... кенәз һәм вельможаларның сарайлары бик тә матур һәм чын мәгънәсендә шаккатырлык”, — дип яза кенәз А. Курбский.
Хан чорындагы Казанның планировкасы катлаулы вә болгавыр булып, аңа аерым үзенчәлекләр хас. Әйтик, йорт-җир корылмалары бик тыгыз урнаша.

Ә туган-тумачаның бер-берсенә якын утырырга омтылуы исә оя-оя утарлар барлыкка килүгә китерә. Әлеге оялардагы корылмалар түгәрәк рәвешенда-урнаштырылалар. Урам сүзе шуңа ишарә итә: урам, урамак...

Утарлар, кагыйдә буларак, зур капкалы койма белән әйләндереп алыналар. Капка төрле-төрле декоратив элементлар белән бизәлә.

Руслар белән татарларны Кабан күле аерып тора.

Казанда шушы ике зонаның, ике стильнең бергә яшәве, үзара яраклашуы шәһәрнең тышкы күренешенә ниндидер сихрилек өсти. Таулар, чокыр-чакырларга җәелгән зур шәһәр, тешле стена белән әйләндереп алынган ап-ак Кремль, мәчет манаралары һәм чиркәү бүрекләре... Казанны сәяхәтчеләр “Көнчыгыш гүзәле”, “Идел буе башкаласы” дип атыйлар.

“Шәһәр ерактан ук матур булып күренеп тора”, — дип яза 1740 елда француз шагыйре Жак Делиль.

1767 елда Казанда Россия патшасы Екатерина II булып китә. Ул сенатор А. Олсуфьевка язган хатында тәэсирләре белән уртаклашып болай ди: “Бу шәһәр, бәхәссез, Россиядә Мәскәүдән кала беренче”.

Инде А. Герценның “Провинциядән хатлар”ына мөрәҗәгать итик. “Казан — ике башлангычлы шәһәр: европалы, азияле... Гомумән, Казанның әһәмияте зур. Ул ике дөньяның очрашу, кавышу урыны. Сез бу ике башлангычны — көнбатыш һәм көнчыгыш башлангычларын — һәр урам чатында күрерсез. Монда алар бер-берсе белән аралашып, дуслашып беткәннәр һәм үзенә бер бөтенлек тәшкил итәләр”.

Бүген без күреп белә торган архитектура мирасы нигездә XVIII—XIX гасырга карый. Аңлашыла ки, Иске татар бистәсе шушы вакытка формалашып бетә.
Бистәнең төп урамы Зур Екатерина исемен йөртә (хәзерге Тукай урамы). Шәһәрнең руслар яши торган өлешендә дә, татарлар яши торган өлешендә лә байлар һәм ярлылар районнары була. Зур Екатерина урамына килгәндә, анда татарларның өстен катламы яши.

Татар сәүдәгәрләре һич тә рус купецларыннан калышырга теләмиләр, үзләренә купшы йортлар җиткереп керәләр. Шундыйларның берсе — Шамил йорты. Төзелеш күзлегеннән караганда, ул урта гасыр Европа архитектурасы катнашмасын тәшкил итә. Архитектура элементлары милли зәвык кагыйдәләренә һәм традицияләренә шактый яраклаштырылган. Шуңа күрә үтә милли итеп кабул ителә. Әйтерсең лә, Тукай музее өчен махсус төзелгән.

Казан татарларының традицион йорты гадәттә квадрат рәвешендәге дүрт почмаклы бурадан күтәрелә. Аңа тактадан җиңел янкорма беркетелә, болдыр ясала. Йортлар утарның эченә салына һәм тоташ койма белән әйләндереп алына. Кайбер галимнәр моны ислам дине кануннары белән аңлатырга тырышалар. Имеш, бу хатын-кызлар - чит күздән саклау өчен эшләнгән. Әмма йортның түргә урнашуы Болгардан ук килә һәм ул, беренчедән, хәрби максатны күздә тотса, икенчедән, хуҗалык итү уңайлыкларын исәпкә ала.

Татар милли архитектурасында капка үзенә бер аерым урын тота. Капка — утарның йөзе, хуҗаның горурлыгы. Хәер, капка татарда архитектура элементы гына түгел, еш кына “фәлсәфи таш” ролен дә үти.

Күренекле язучы Аяз Гыйләҗев аны “Яра” повестена образ буларак кертә. Менә бер өзек.
“Капка...
Күпме еллар ачылып-ябылып, ничәмә-ничә еллар кешеләрне, мал-туарны үткәреп, ихатаның тынычлыгын саклаган тугры капка хәзер хәле бетеп коймага сөялеп ял итә.

Капка... Сөләйман бу капкага ничә орынгандыр, әмма бүген генә уйлады: ул әнкәсенең карынында чагында капка нинди булды икән? Тугыз ай дәвамында аны әнкәсе алып чыгып, алып кайтып йөргән. Һәм бер көн килер, ул шушы капкадан чыгар гына. Алып чыгарлар аны! Зөләйхасы да соңгы кат, иң соңгы мәртәбә шушы капка аша узар...
Капка. Күрер күзгә гап-гади корылма...”

Капка —озын гомерле корылма Вакыт узу белән ул фәкать камилләшә, матурлана гына бара. Безнең көннәрдә инде хәтта культ дәрәҗәсенә күтәрелде.

Хәер, янә XIX гасырга әйләнеп кайтыйк әле. Йортлар бердәнбер төзелеш материалыннан җиткерелүләренә, тышкы күренешләренең дә охшаш булуларына карамастан, һич тә игезәкләр булып кабул ителми: җә пропорцияләре төрле, җә коймалар үзгә, җә капка бүтән. Декоратив бизәкләр хакында әйтеп тә торасы түгел.

Йортларның бизәлеше (архитектурада моның өчен декор дигән термин кулланыла) үзе бер очсыз-кырыйсыз галәм. Аларда безнең ата-бабаларыбызның зәвыгы, гореф-гадәтләре, йолалары, тирә-як мохитне күзаллаулары тулысы белән чагылыш таба. Мисал өчен, уеп ясалган бизәк безне мәҗүсилек чорына илтә. Ул чакта һәр нәрсә ниндидер сихри көчкә ия була. Күк, җир, су, агачлар, көнкүреш әйберләре — барысы да, барысы да... Геометрик орнамент, төрледән-төрле түгәрәкләр исә йорт-җирне, каралты-кураны җен-пәриләрдән саклаганнар. Дөрес, ислам дине кеше һәм хайваннар сурәтен төшерүне тыйган. Шулай булса да, берникадәр үзгәртелгән формада алар барыбер кулланылган.

Татар осталарын “балтачы” дип йөрткәннәр (Идел—Урал буендагы Балтач исемен йөрткән авыллар шуннан килә).

Балта оста кулында могҗиза тудырган. Күз явын алырдай янып торган купшы бизәкләр балта белән генә ясалган. Казан ханлыгы оешу чорыннан башлап, балта остасы һөнәре мөстәкыйль тармакка аерылып чыккан.

Казанда иң борынгы таш милли корылма — ул 1766 елда салынган Мәрҗани мәчете. Татар бистәсенең бизәге, мактанычы. Әгәр манарасы булмаса, мөгаен, ниндидер административ-көнкүреш бинасы итеп кабул ителер иде. Мәчетнең ишегалды биек булмаган тоташ койма белән әйләндереп алынган. Капкасының ян-ягында ике кечкенә каланча бар. Ә манара бина түбәсенең уртасыннан калкып чыга һәм зиннәтле ярымай белән төгәлләнә.

Белгечләр әйтүенчә, архитектурасы рус бароккосы белән татар декоратив формаларның берләшүе нәтиҗәсендә туган. Аерымлыклары да җитәрлек, билгеле. Мәсәлән, тышкы пилястр капительләренә, эчке гөмбәзгә лалә чәчәге бөтеркәләре ясалган. Бу татар милли орнаментына хас бизәк. Рус бароккосында исә боҗрага алынган яфрак бизәге кулланыла.
Мәчетне Юнысов атлы сәүдәгәр төзетә. Мәчет баштагы мәлне аның исемен йөртә. Тора-бара мәшһүр тарихчы, мәгърифәтче һәм дин әһеле шунда мәдрәсә ачып, балалар укыткан Шиһабетдин Мәрҗани исемен ала.

Мәчетне төзергә Екатерина II үзе рөхсәт бирә. Архитекторы — Кафтырев. Шуннан соң шәһәрдә таш мәчетләр корыла башлый.

Мәрҗани мәчете татар халкының мәдәни казанышларын дәлилләүче искиткеч үзенчәлекле корылма. Калабызда андый корылмалар, шөкер, күп.

Архитектура үзенең барлыкка килүеннән башлап, халыкның тормыш рәвешен, аның идеологиясен, көнкүреш шартларын чагылдыра. Меңъеллык күтәрелеш чорында Казан үзенә генә хас кабатланмас сыйфатларын булдырды. Казан архитектурасы чын мәгънәсендә сәнгать әсәре. Бу җәүһәрне саклау — гомумдәүләт дәрәҗәсендәге бурыч. Иске татар бистәсенең ачык һавадагы музейга әверелә баруы моңа ышанычлы дәлил.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызыклы материал, жинел кабул ителэ , рэхмэт

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик кызыклы, укырга жинел , тарихи булса да, эйбэт кабул ителэ, рэхмэт, Яна сэхифэлэр котэм

      Хәзер укыйлар