Рухыңа туры килгән дус (йолдызнамә)

Кучкар
Кучкар өчен Сукояр бик яхшы дус була ала. Йолдызлыкның әлеге ике билгесе бергә булсалар, зур көчкә ия. Кучкарны Сукоярның идеяләре яңа уңышларга рухландыра. Ә Сукояр рәхәтләнеп моңа теләктәшлек итә.
Үгезбозау
Балыклар белән үзләрен бик рәхәт хис итә. Балыклар йолдызлыкның бу билгесендә туучыларга күп эмоцияләр бүләк итә һәм тормышларын тагын да кызыграк ясый ала. Ә Үгезбозау үз чиратында аралашу өчен уңайлы шартлар тудыра.
Игезәкләр
Кызыксынулары һәм яшәү рәвешләре белән Кучкарга якын. Бу тандемга сөйләшергә тема да, бергәләп башкарырга шөгыль дә бетми калмый. Икесе дә тәэссоратлар ярата, бүгенге көн белән яшиләр һәм маҗараларга һәрвакыт әзер.
Кысла
Үгезбозаулар бик яхшы дус була ала. Алар – җандашлар! Дуслашалар икән, туганнарга әйләнәләр.
Арыслан
Арысланнар өчен иң якын дус – Игезәкләр. Алар лидерлык өчен көрәшми. Болай да бар да ачык. Игезәкләр Арысланнарга ышаныч өсти һәм тирә-яктагыларга бары тик яхшы яктан гына күренергә ярдәм итә.
Сөмбелә
Кысла белән уртак телне җиңел таба. Алар теләсә нәрсә турында сөйләшә һәм бер-берсен ярты сүздән аңлый ала.
Үлчәү
Арысланнар белән вакыт үткәрү рәхәт һәм күңелле. Алар икесе дә гүзәллек һәм затлылык гәүдәләнеше. Бу ике билге союзы һәрвакыт югары максатларга омтыла.
Чаян
Алар өчен иң якын дус – Сөмбелә. Нәкъ менә әлеге билгедә туган кешеләр Чаянда негатив эмоцияләрне сүндерә, бар идеяләрен һәм планнарын тормышка ашырырга ярдәм итә. Сөмбелә Чаянны бервакытта да бәладә калдырмый. Киңәш белән дә, акчалата да ярдәм итәчәк.
Укчы
Үлчәүләр белән уртак тел табар. Алар бер-берсен тулыландыралар. Укчы идея әйтә, Үлчәү аны гамәлгә ашырырга мөмкинлекләр эзли.
Кәҗәмөгез
Чаяннар янында үзен рәхәт хис итә. Бигрәк тә бергә эшләсәләр. Чаянның артык эмоциональ, ә Кәҗәмөгезнең артык басынкы булуы аркасында гына араларыннан кара мәче узарга мөмкин.
Сукояр
Укчы алар өчен җан-дус була ала. Икесе дә романтик һәм хыялланырга ярата. Шуңа күрә Сукояр иптәшенең бөтен фантазияләрен аңлаячак һәм кабул итәчәк. Бер-берсен рухландыралар һәм яшәү мәгънәсен табарга ярдәм итәләр.
Балыклар
Кәҗәмөгезләр белән ныклы дуслык урнашырга мөмкин. Балыкларның уйлап бетерелмәгән карарларын һәм адымнарын Кәҗәмөгез контрольдә тота, ә тегеләре үз чиратында Кәҗәмөгезнең читләргә ябык булган эчке дөньяларына кереп, психологик проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә.
Чыганак: http://propositive.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.