Логотип
Йолдызнамә

Октябрь, 2017

Кучкар
Күңелле вакыйгаларга бай ай булыр. Мәңге үзгәрмәстәй тоелган фикерләрегез, тормышка карашыгызны үзгәртердәй хәлләр көтелә. Активлыгыгыз, егәрегез артыр, илһам бөтереп алыр. Алай да игътибар үзәгеннән качарга тырышыгыз.

Үгезбозау
Җентекле исәпләүләр, ашыгыч карарлар, зур игътибар сорый торган эшләргә алынмый торсагыз яхшы. Киләчәккә ниятләргә бераз үзгәрешләр кертергә туры килүе бар. Борчылмагыз, ул сезнең файдага булыр. 

Игезәкләр
Талантыгыз ачыла, эчке егәрегез бәреп чыга торган вакыт. Моны үзегез дә тоярсыз. Зур эшләргә курыкмыйча алына аласыз, тормышның теләсә кайсы өлкәсендә уңыш елмаерга тора. 

Кысла
Язмыш сезгә күңелле сюрприз әзерли. Тормышыгызның сөенечләргә никадәр бай булуына үзегез дә аптырарсыз хәтта. Күңел капкаларыгызны яңалыкларга, үзгәрешләргә киң итеп ачып куегыз.  

Арыслан
Ачык ишекләр ае. Нинди генә мәсьәләне хәл итәргә алынсагыз да, киртәләрсез, артык матавыксыз башкарып чыгарсыз. Әйтерсең, язмыш сезгә барысын да алтын табакка салып, алдыгызга китереп куя, кулыгызны сузып алыгыз гына. 

Сөмбелә
Күңелегезгә рәхәтлек бирә һәм рухи дөньягызны баета торган кеше белән танышырсыз. Көндәлек тормышыгызга җете буялар өстәлер, күңел күтәренкелеге, бәхет хисе керер. Хисләр ташкынына буйсынып, уйламаган карарлар кабул итүдән сакланыгыз. 

Бизмән
Максатчан булуыгыз һәм үз дигәнегездә нык торуыгыз күптәнге хыялыгызны тормышка ашырырга ярдәм итәр. Уңышка тиз ирешим дисәгез,  кеше фикеренә колак салмаска кирәк. Сүзегезне бирмәвегез башкаларның ачуын китерсә дә, сезгә булган ихтирамны арттырачак кына.

Чаян
Яңа белем, мәгълүмат үзләштерү, яңа дуслар табу өчен кулай вакыт. Өстәвенә, яңа белемнең бик тиздән кирәге дә чыгуы ихтимал. Тормышыгызга яңалык кертергә телисез икән, курыкмыйча тотыныгыз – нәкъ вакыты. 

Укчы
Сезгә бераз күрәзәче һәм бик игътибарлы булырга кирәк. Тирәгездә тормышыгызны үзгәртердәй вакыйгалар бара, алардан үзегезгә файда алып калырга тырышыгыз. Ашыгыч нәтиҗәләр ясаудан, вакыйгаларны ашыктырудан сакланыгыз. 

Үгезбозау
Үзегез өчен нәрсәнең мөһимрәк булуын ачыкларга туры килер. Тормышыгыздагы иң зур максатны тагын бер кат барлап, аңа ирешү юлларын эзләү белән мәшгуль булырсыз. 

Сукояр
Финанс мәсьәләcендә тотрыклылык көтелә. Ниһаять, хыялыгыздагы әйберне сатып алу мөмкинлеге килеп чыгар. Өстәмә керем чыганагы булдыру ихтималы зур. Кулыгызга уйламаган җирдән акча килеп керер.

Балык
Эшегез күп, әмма кәефегез яхшы булыр. Нәрсәгә генә алынсагыз да, уңышлы башкарып чыгарсыз. Вәгъдәләр бирүдән сакланыгыз, башкаларның мәсьәләләре белән йөрергә вакытыгыз җитмәс.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар