Октябрь 2015

Кучкар

Елның соңгы аенда керемнәрегезнең артуы бик тә ихтимал. Ерак сәяхәтләргә барудан тыелып торсагыз әйбәт булыр. Хәер, монда да итәк-җиңне җыеп йөрергә тырышыгыз. Үтә дә мөһим әйберләрнең хәтердән чыгып китүе ихтимал. Сәламәтлекне ныгыту өчен яхшы вакыт.
Үгезбозау

Коллегаларыгызга, эшлекле партнерларыгызга таянырга туры килер. Эше иҗат белән бәйле булганнарга бик зур уңыш елмаячак. Ялгызлар бер күрүдән гашыйк булырга мөмкиннәр.
Игезәкләр

Уңышлы ай, хәтта уңышлардан башыгыз әйләнүе дә бар. Рухи канәгатьлек тә, матди әҗер дә булыр. Үтә дә кызыклы кеше белән танышырсыз. Бүген эшлисе эшне иртәгә калдырып, күңелсез хәлгә юлыгуыгыз ихтимал.
Кысла

Арыслан

Ай башында тормышыгызда беренче урынга шәхси тормышыгыз һәм гаиләгез чыгар. Балаларның мәшәкатьләрен хәл итү белән мәшгуль булырсыз. Ялгызларның үз тиңнәрен очрату ихтималы бик зур.
Сөмбелә

Хәлиткеч карарлар кабул итәргә туры килер. Киләчәктәге уңышларыгыз үзегезне хәзер ничек итеп күрсәтүегезгә бәйле. Тулаем алганда, уңышлы ай. Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге туар.
Бизмән

Бу айда тормышыгыз төзелешне хәтерләтер: көн туган саен, яңа бер кат әзер. Кызыклы, мавыктыргыч ай көтелә. Йорт яки фатирыгызда ремонт башлау өчен уңышлы вакыт. Яшәү шартларын яхшырту форсаты чыгар.
Чаян

Язмыш сезгә берничә көтелмәгән вакыйга әзерләп куйган. Ул вакыйгалардан үзегезгә файда алып калырга тырышыгыз. Яңа идея белән рухланырсыз. Ай ахырында романтик мөнәсәбәтләр көтелә. Беренче мәхәббәтегездән хәбәр алуыгыз ихтимал.
Укчы

Быел башкарган эшләр хакында уйланып, нәтиҗәләр чыгару өчен яхшы вакыт. Тормышыгызда көтелмәгән борылышлар булыр. Эштә киеренкелекләрне җиңәргә туры килер. Мөһим карарларны ай уртасында кабул итегез – ялгышмассыз.
Кәҗәмөгез

Балалар мәшәкатенә чумарсыз. Алар өчен горурланырга да туры килер. Эштә исә барысы да үз җае белән барыр. Аеруча айның икенче яртысы уңышлы. Мөһим эшләрне шул вакытка калдырыгыз. Керемнәргә караганда чыгымнарыгыз артыграк булыр.
Сукояр

Бу айда сезнең барысы да яхшы булачак. Мондый гармониянең сирәк булуын исәпкә алып, тынычлыгыгызның рәхәтен тоеп калырга тырышыгыз. Айның беренче ике атнасында үзегездә таулар күчерерәй көч тоярсыз. Күп өлкәләрдә сүзе үтәрдәй файдалы кеше белән танышу ихтималы бар.
Балык

Үз фикерегезне якларга туры килер. Уңыш сезнең яклы. Яңа ниятләрегезне курыкмыйча тормышка ашырырга керешегез. Булышчыларыгыз якында гына йөри. Һөнәр өлкәсендә файдалы яңа белемнәр алырсыз. Финанс ягыннан борчылырга урын юк.
фото: https://pixabay.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
9 апрель 2021 - 08:33Без имениГел көйсез тормыш турында укып, бәхетсез хатыннар турында укып туеп беткән идем. Бу язмадагы гаиләне мин матур яшәгән семья дип укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
8 апрель 2021 - 23:04Без имениУффф! Квартираны узеңе тиң егеткә кияугә чыгып та бергә алырга була. 50 мең дә башка сыймаслык куп акча тугел. Бәхетсез син!Cөяркәм фатир бүләк итте
-
9 апрель 2021 - 00:34Без имениРустам сокландыргыч КЕШЕ!!! Анын турында кино тошеру бик дорес булыр иде!!!Рөстәм Нәбиев федераль каналда
-
8 апрель 2021 - 19:30Без имениХэр нэрсэнен уз вакыты.50 яшьтэн узгач,хатын-кызнын йоз-кыяфэте генэ тугел,тавышы да картая.Узешчэн жырчылар рэтендэ йоргэнче,шигырь уку килешэрэк тошэр кебек.Габделфэт узе кутэрелгэндэ,сине икенче планга калдырган.Мактанчык ирлэр хэрвакыт хатыннарын ойдэ хезмэтче урынына файдалана бит,узеннэн уздырып жибэрмэсен,узенен дэрэжэсе хатынныкыннан остен булсын очен.Зэйнэп-Зофэрлэр,Жэвит-Золфиялэр,хэзерге парлы жырчылар да бик куп,алар да бер-берсен хормэтлэп,бер-берсе белэн житэклэшеп яши сэхнэдэ.Син чыннан да иреннен дэрэжэсе булсын очен,анын аяк астында яшэгэнсен.Югыйсэ ул сэхнэ икегезгэ дэ житкэн булыр иде,шул вакытта габделфэтнен дэрэжэсе дэ зуррак булыр иде.Бу минем фикерем.Хатын-кызга ни җитми?
-
8 апрель 2021 - 15:07Без имениРузилә ханым, сез зур талант иясе: искиткеч матур җырлыйсыз, сезнең килеш-килбатегез, тавышыгыз, жырларыгыз башка берәүгә дә иярмәгән, үзенчәлекле. Турысын язганга ачуланмагыз: Габлелфәт әфәнде жырчы буларак хезмәт юлының ахырына якынлаша, ә сез яңа ачылып киләсез. Нәкъ җырдагыча: "мин сискәнеп күзем ачтым әле яңа гына". Сезгә иҗат уңышлары, сәламәт лек, гаилә бәхете телим.Хатын-кызга ни җитми?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.