Ноябрь, 2015

Кучкар
Айның беренче атнасы ниятләрне чынга ашыру өчен уңай вакыт. Бик тә перспективалы ай. Мөһим карарларны да ай башында кабул итәргә тырышыгыз. Айның икенче яртысында кичектергесез эшләр килеп чыгарга мөмкин, зәер торыгыз.
Үгезбозау
Чып-чынлап тылсымлы ай булыр бу сезнең өчен. Нәрсә турында хыяллансагыз да, тормышка ашар. Шулай да бик үк иркенәеп китәргә ярамас. Эштә киеренкелек булуы ихтимал. Ел ахыры бит, барысына да өлгерергә кирәк.
Игезәкләр
Рухи киеренкелеккә, ыгы-зыгыларга әзер торыгыз. Үзегезне вулкан өстендә яшәгәндәй хис итәрсез. Шулай да йолдызбагарлар артыгын тынгысызланмаска куша. Тыныч булсагыз, күп кенә проблемалар бөтенләй дә көлке кебек кенә күренер.
Кысла
Шикле гамәлләрдән, бәхәсләрдән сакланыгыз. Әгәр дә үзегезгә игътибар итүләренә өметләнәсез икән, ул фәкать сезнең тырыш хезмәтегез өчен генә булырга мөмкин. Ел ахырында ниндидер бер кызыклы кеше белән очрашырсыз.
Арыслан
Бер яктан көчегезнең артуын тоярсыз, икенче яктан, эшләрегез гел бер урында таптанган кебек тоелыр. Сезнең белән кызыксынучылар бар, шуңа күрә гел формада булырга тырышыгыз. Ниндидер бер мөһим мәгълүматны белми калуыгыз ихтимал, игътибарлырак булыгыз.
Сөмбелә
Тормыш шартларыгызны яхшырту белән мәшһүр булырсыз. Планнар кору өчен яхшы вакыт. Ел башыннан ияреп килгән проблемалар җиңел генә хәл ителерләр. Ансат юл белән генә акча табу форсаты килеп чыгар.
Бизмән
Тормышта үзләрен актив тотучылар өчен яңа капкалар ачылачак. Куйган максатларга бару юлы аерым ачык күренер. Хезмәт баскычында үсү ихтималы бар. Ерак сәфәрләргә чыкмый торыгыз.
Чаян
Сүзе үтә торган танышларыгызның ярдәмен тоярсыз. Эштә дә үзегезне күрсәтү өчен яхшы форсат чыгачак. Дәрәҗәлерәк вазыйфага күчерүләре ихтимал. Тормышка аек күз белән карагыз, буш хыяллар корудан туктагыз.
Укчы
Гел читкә куя килгән эшләрне төгәлләми булмас. Күмәк башкарыла торган эшләрдә катнашмый торыгыз. Түрәләр һәм җитәкчеләр белән очрашу өчен дә кулай вакыт түгел. Ә менә көнкүреш мәсьәләләре бик җайлы хәл ителер.
Кәҗәмөгез
Елны тыныч кына төгәлләрсез. Әлегә зур вакыйгалар көтелми. Көчегезне бушка сарыф итүдән сакланыгыз, кирәге шуның кадәр генә кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Ай ахырында оптимизмыгыз артачак
Сукояр
Күңелле вакыйгаларга, кызыклы очрашуларга бай ай. Яхшы хәбәр ишеттерерләр. Тормышыгызда яхшы үзгәрешләр булуы ихтимал. Яңа эшләр башлап җибәрсәгез, отарсыз. Хезмәттәшләрегез алдында дәрәҗәгез артыр.
Балык
Ирешкән дәрәҗәгезне саклау өчен нык кына тырышырга кирәк булыр. Теләкләрегезне мөмкинлекләрегез белән тәңгәлләштерсәгез, эшләрегез майлаган кебек барыр. Шулай да мөһим эшләрне ай ахырына калдырмагыз.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.