Логотип
Йолдызнамә

Ноябрь

Кучкар. Очрашуларга һәм яңа дусларга бай ай. Һөнәр өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ачыла. Уңыш сезнең тәвәккәллектән һәм вакытында үз сүзегезне әйтә алудан гына тора. Көтелмәгән керем булыр.

Үгезбозау. Моңарчы хәл ителми килгән теләсә кайсы проблема уңай чишелер. Киртәләрне сикереп кенә чыга торган ай. Яңа идеяләрне тормышка ашырырга язмыш үзе ярдәм итә кебек.

Игезәкләр. Берникадәр күңел төшенкелеге күзәтелергә мөмкин. Әмма тәвәккәллегегез, зиһен үткенлеге гел үзегез белән. Ниндидер яңа керем чыганагы килеп чыгарга мөмкин.  Шәхси тормышны көйләр өчен яхшы вакыт.

Кысла. Ноябрь ачыш ае булып күңелегездә калыр. Күпләр өчен үзегез дә бөтенләй яңа яктан ачылырсыз. Ай башында кечкенә генә бер күңелле сюрприз көтелә. Алай да бу чорда яңа эшләр башламый тору хәерле.

Арыслан. Үткәндәге эшләрегезнең матур нәтиҗәсен күрерсез. Һөнәри үсеш яки хезмәттәшлерегез арасында абруегыз арту рәвешендә чагылыр ул. Ай ахырына таба җаныгызга ял бирә торган вакыйга көтелә.

Сөмбелә. Көчегезнең артуын тоярсыз. Бу айда ниндидер мөһим эшләр башкару отышлы, чөнки мәшәкатьләр тиз һәм җайлы чишелә. Күңелегезгә хуш килә торган яңа шөгыль табарсыз.

Бизмән. Сез болай да сизгер, хәзер исә ул тагын да көчлерәк. Моңарчы яшеренеп яткан иҗади потенциалыгызны куллану мөмкинлеге чыгар. Бу тормышыгызга үзгәреш алып килеп, уңышка беренче адым булыр.  

Чаян. Сезнең өчен рәхәт һәм уңышлы чор килде. Моңарчы җавабы булмаган сорауларыгызга җавап табарсыз. Үз-үзегезне, якыннарыгызны яхшырак аңлый торган вакыйга булыр.

Укчы. Тормышның һәр өлкәсендә уңыш елмаер. Максатчан «укчы»лар эшләренең яхшы нәтиҗәсен күрер. Кеше фикеренә артык әһәмият бирүегез генә уңышка ирешүдә комачауларга мөмкин.

Кәҗәмөгез. Куанычлы вакыйгаларга бай ай. Иҗади мөмкинлекләрегезне күрсәтергә җай чыгар. Тәвәккәллек сорый торган сайлау алдында калырсыз. Кайчак ышандыру сәләтетегезне эшкә җигәргә туры килер.

Сукояр. Бераз мәшәкатьле, ләкин уңышлы чор. Моңарчы алынырга куркып торган зур эшләрне дә артык көч түкми генә башкарып чыгарсыз. Бу сезне тагын да зуррак эшләргә канатландырыр.

Балык. Барысы да сез теләгәнчә булыр. Үзегезгә яңа шөгыль табарсыз. Ә ул исә сезгә яңа мөмкинлекләр ачар. Үз-үзегезгә ышанычыгыз һәм абруегыз артыр. Якыннарыгыз белән башкарган эш уңышлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар