Май, 2016

Кучкар. Кеше сүзенә игътибар итмәскә тырышыгыз. Бу айда иң мөһиме – үз көчеңә ышану. Ә ул сезгә бик тә кирәк булачак. Эш белән бәйле кыенлыклар, четерекле мәсьәләләр килеп чыгу ихтималы бар. Йолдызбагарлар ашыкмаска киңәш итә. Нәрсәнең нәрсә икәнен вакыт үзе күрсәтәчәк.
Үгезбозау. Артык зур үзгәрешләр көтәргә кирәкми. Ниндидер бер яңа нәрсәгә өйрәнү мөмкинлеге булыр, ул тормышны яңача күрергә булышыр. Эштә үзегезне күрсәтү өчен яхшы гына форсат чыгар.
Игезәкләр. Дәрәҗәгез, абруегыз күтәрелеп китәр. Моңа кадәр сезне санламый йөрүчеләр дә сүзегезгә колак салыр. Көнләшүчеләр дә юк түгел. Ниятләрегезне, кызыклы идеяләрегезне башкалар белән бүлешмәгез.
Кысла. Бу айда күп нәрсә үзегез хакында нинди фикер тудыра алуыгызга бәйле. Хәйран яхшы перспективалар булырга тора, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Ялгыз Кыслаларга гаилә кору өчен әйбәт вакыт.
Арыслан. Ай: «Алга!» шигаре белән узачак. Ниятләгән эшләрегездән ваз кичәргә теләсәгез дә, чигенмәгез – уңыш сезнең якта. Авырлыкларның барысы да узгынчы гына. Үзегез яхшы белгән кешенең киңәшенә колак салыгыз.
Сөмбелә. Тавыш-гаугаларны өнәмәсәгез дә, бу айда күп нәрсәгә каршы торырга туры киләчәк. Иң мөһиме: үзегезгә каршы дошманлык хисе тудырмау. Үзегезгә игътибар җәлеп итү, җитди мәсьәләләрне хәл итү өчен яхшы вакыт түгел.
Бизмән. Бернинди кыенлыкларга карамый, үз дигәнегезгә ирешәчәксез. Кыюлыгыгызга үзегез үк аптырарсыз. Эшегездән, тормышыгыздан канәгатьсезлек хисе артырга мөмкин. Хезмәт хакын арттыру җае форсат килеп чыгар.
Чаян. Четерекле хәлләрдән җиңел котылуның бер юлы – балаларча ихлас булу. Уңышка ирешим дисәгез, җитезлек күрсәтегез. Җитезлек эш-гамәлдә генә түгел, карар кабул иткәндә дә кирәк. Ял итү өчен июнь ае кулай ай түгел.
Укчы. Сезнең барысы да яхшы – дөрес карарлар кабул итәрсез, дөрес гамәлләр кылырсыз, кирәкле кешеләр белән танышырсыз. Тирә-юньдәгеләр сезне мактаган булып, үз максатларында файдаланырга омтылыр, аң булыгыз!
Кәҗәмөгез. Көтмәгән җирдән файда күрерсез. Тәвәккәллек – зур ярдәмче. Төрле килешүләрне айның беренче яртысында төзергә тырышыгыз. Алдакчылар кармагына кабуыгыз бар, сак булыгыз.
Сукояр. Сезне ниндидер кысага куып кертүе авыр. Үз сүзегезне сүз иткәнче, моның кемгәдер ошамавын да уйлагыз. Бу – эшкә генә түгел, бәлки гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен яхшы вакыт.
Балыклар. Катлаулы ай. Ачуны китерә торган мизгелләр дә булыр. Нәрсә уйлаганыгызны әйткәнче, унга кадәр санагыз. Бу айда гаиләгез белән күбрәк булырга тырышыгыз. Бүген эшлисе эшне иртәгәгә калдырасыз икән, соң булачак.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.