Кем үпкәчел дә, кем йомыкый?

 

Мисыр йолдызнамәсе буенча, кайсы көндә тууга карап, кешенең характерын ачыклап була икән. Кызык бит! Шунысы да бар: хатын-кызлар һәм ир-атларның туган көннәре бер үк булса да, алар аерыла. Әйдәгез, үзебезнең, дус кызларыбызның, таныш хатын-кызларның туган көннәрен искә төшерик тә, йолдызнамәдә язылганнарга күз салыйк.

1 нче көн – бик билгеле, күзгә ташлана торган шәхес. Ул әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибар үзәгендә булырга ярата. Башкалардан аерылып тора. Андый хатын-кыз – һичшиксез, лидер! Үзенә тәмам ышанган, максатчан, көчле ихтыярлы. 
2 нче көн – аралашучан, эмоциональ. Андый хатын-кызның дуслары, ахирәтләре бик күп була. Әңгәмәдәшен үзенә каратып, бик тиз дуслашып китә. Гайбәтне, ялганны, икейөзлелекне яратмый. Бик намуслы, чиста күңелле. Кайчагында артык туры сүзле.
3 нче көн – сирәк кешеләрдә булган үзенә җәлеп итү көче бар. Яхшы булып күренергә тырышасы да юк, үзе шундый. Һәрчак үзе булып кала белә һәм ихласлыгы белән күңелләрне яулый. Ялагайлану, икейөзлелек ят аңа. Әйләнә-тирәдәгеләр бик ярата үзен.
4 нче көн – бик тәртипле, җаваплы хатын-кыз. Өстәвенә, үҗәт, максатчан, үз бәясен белә. Андыйлар теләкләренә һәрчак ирешә! Менә дигән җитәкчеләр чыга үзләреннән.
5 нче көн – креативлык, иҗадилык хас. Бик талантлы, иҗади кешеләр. Шул ук вакытта алар балаларча самими, артык ышанучан. Мондый беркатлылык юньсез ирләргә мишень булып та куя, профессиональ өлкәдә кемнәргәдер көндәш тә икән әле үзе. Аларны еш кына алдыйлар, саталар. 
6 нчы көн – үз эчләренә бикләнгән йомыкыйлар. Беркемгә ышанмыйлар. Алар өчен үз тормышларына яңа кешене кертү бик катлаулы. Үз йөрәген ачканчы, бик озак сыный әле ул башта. Ышанычын яулый алсагыз, бөтен гомере буена тугры дусты булырсыз. Кыен вакытларда ул һәрвакыт сезгә ярдәм итәр.
7 нче көн – көчле шәхес, лидер, аналитик. Андый хатын-кыз башкаларны үз артыннан ияртеп йөри, юнәлеш бирә, алар белән идарә итә. Җиделеләр – перфикционистлар да әле. Башкалардан да идеальлек таләп итәләр.
8 нче көн – бәйсезлеккә омтылулары белән аерылып торалар. Шуның аркасында ялгыз калучылар да бар. Аларга сабырлык җитми. Бер чиктән икенчесенә ташланалар. Характерларындагы бу сыйфат кешеләр белән мөнәсәбәтен катлауландыра.
9 нчы көн – йомшак, ягымлы, кайгыртучан. Аларда эмпатия, ягъни башкалар хәленә керә белү, алар өчен кайгыра йә шатлана белү көчле. Башкалар кичерешләрен үзенеке кебек кабул итү хас аларга. Гуманитар юнәлештә уңышларга ирешә. 
10 нчы көн – үз-үзенә ышанган хатын-кыз, интеллектуаль. Мөстәкыйль: бу тормышта үз көченә генә таяна. Акыллы киңәшләр, әйбәт рекомендацияләр бирә.
11 нче көн – хыялый идеалистка. Күзаллаулары көчле. Әдәби иҗатка талантлы, рәсем сәнгатенә һәвәс булыр. Аңарда үзенә бер шарм бар. Инандыру сәләтенә ия. Ир-атлар бик ярата аларны.
12 нче көн – бу хатын-кызларга тормыш төрле сынаулар әзерләгән. Алар әле «очышта», әле түбән тәгәриләр. Ләкин кыенлыклардан курыкмыйлар. Беркайчан да борын салындырып утырмыйлар, кәефләре гел күтәренке. Танк кебек үз максатларына омтылалар һәм чираттагы каршылыкларны җиңә баралар. Алар «йә бар, йә юк!» девизы белән яшиләр.
13 нче көн – хезмәт сөючән, тырыш, максатчан. Бик креатив. Башында һәрвакыт кызык идеяләр, грандиоз фикерләр туып тора. Ул аларны шундук тормышка ашырырга ашыга. Бу көнне туган кызлар һәрвакыт үзенә тартып тора.
14 нче көн – бертөрлелекне, күңелсезләнеп утыруны яратмый. Вак эшләр аны ялкыта. Бу хатын-кызга якты эмоцияләр, яңа тәэсирләр кирәк гел. Шәп практик. Көчле аналитик.
15 нче көн – йорт җанлы, гаилә җанлы. Шау-шулы компанияләрне яратмый. Якыннары янында гына үзен рәхәт хис итә. Шул ук вакытта чит кешеләр белән дә уртак тел таба белә. Конфликтларны оста җайлый.
16 нчы көн – бик актив, оптимист, тормышны ярата. Теләсә кайсы компаниянең йөзек кашы кебек. Аралашырга, яңа танышлар булдырырга ярата. Үзенә җәлеп итә торган хатын-кыз. Ир-атлар бик ошата аны. 
17 нче көн – аңа тормышта гел уңай килеп тора. Язмыш ярата аны, бөтен эшләрдә уңыш юлдаш булып тора. Инандыру сәләтенә ия. Ялганга, ялагайлыкка күчми генә, теләсә кемне яхшы мәгънәсендә үз кубызына биетә ала.
18 нче көн – ягымлы, юмарт, түзем, кайгыртучан. Мондый хатын-кыз ярата да, дуслаша да белә. Якын кешесе өчен корбаннарга да әзер.
19 нчы көн – эмоциональ, романтик, хыялый. Шул ук вакытта үпкәчел. Бик тиз дуслар таба. Яраткан кешесе белән мөнәсәбәттә романтика көтә. Романтика җитмәсә – эмоцияләр, үпкәләүләр, күз яшьләре котылгысыз.   
20 нче көн – хис аның өчен беренче урында: ул мәхәббәт белән яши. Үз-үзен аямыйча тугры калып ярата, яраткан кешесеннән дә шуны көтә. Партнерының ваемсызлыгы аны бәхетсез итә. Аның хыянәте бик авыр җан ярасы ясый.  
21 нче көн – бик позитив һәм энергияле. Андый хатын-кызлар бар җирдә беренче. Кайда да уңышка ирешә ул. Сөйкемле, яхшы күңелле. Бәлагә тарыганда ярдәм кулын сузарга һәрчак әзер.
22 нче көн – таләпчән, педант. Эшкә салкын карауларга түзә алмый. Аннан-моннан гына эшләүчеләрне тәнкыйтьли. Бик гадел үзе. Башкаларныкы белән туры килмәсә дә, үз фикерен әйтергә курыкмый. Аның турында салкын, тәкәббер дип тә уйлыйлар.
23 нче көн – сирәк кешеләрдә була торган сокландыру бар аларда: фантазияләре көчле. Беркайчан төшенкелеккә бирелми, күңелсезләнми, башкаларга да борын салындырырга ирек бирми. Тормыштан шәп энергия ала белә. Иҗатка да сәләтле.
24 нче көн – тумышыннан җитәкче. Кыен ситуациядән чыга алу, дөрес чишелеш таба белү сәләте бар. Һәрнәрсәне үтәли күрә кебек, аны алдау мөмкин түгел. Үзенә җаваплылык алырга беркайчан курыкмый.
25 нче көн – бик акыллы, аналитик сәләткә ия. Чып-чын каты чикләвек! Аны алдап булмый. Дуслары күп түгел, ләкин барысы да ышанычлы һәм тугры.
26 нчы көн – бик амбициоз! Үз хаталарын танымый, артык үзенә ышанган, ишәк кебек кире. Мондый хатын-кыз бик көчле инандыру сәләтенә ия.
27 нче көн – үзбәясе түбән булу белән аерылып тора. Яхшы күңелле, ярдәмчел. Еш кына чит кешеләрне кайгыртуны өстен күрә. Андый хатын-кызлар өчен гаилә һәрчак беренче урында. Якыннары өчен бөтенесен эшләргә әзер.
28 нче көн –  боерырга, буйсындырырга ярата. Команда бирергә аңа куш. Аңарда интуиция, логик фикерләү, аналитик акыл бик көчле.   
29 нчы көн – идеалист, оптимист, тормышка гашыйк җан. Иҗади талантка ия. Мәхәббәткә, яхшылыкның җиңәсенә ышана. Һәрнәрсәдә позитив күрә.
30 нчы көн – югарыдан үз хисләрен, фикерләрен җиткерү осталыгы бирелгән. Оратор осталыгы бар. Башкалар белән аралашу сораган профессияләрдә уңышка ирешә. 
31 нче көн – үзсүзле, максатчан, зирәк, тапкыр. Кыен хәлләрдән чыгу юлын табып кына калмый, булган хәлдән үзенә максималь файда да эшли.   

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
    14953
    1
    84
  • «Төшләремдә  ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
    11284
    1
    61
  • Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа. 
    5529
    3
    48
  • Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
    5043
    3
    41
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 31 гыйнвар 2023 - 16:29
    Без имени
    Дөрес эшләгәннәр, дип язучыга җавап бирәсе килә. Аларны яратмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга кем мәҗбүр иткән? Яратмыйча яшәгәч, нигә шул гомер яшәгәннәр? Нигә баштарак аерылмаганнар? Бу очракта азгынлык бу! Әгәр алар бер-берсе бн очрашканчы мәхәббәтсез яшәү авыр, дип аерылган булсалар, аңлап булыр иде. Ә бу очракта хыянәт бу! Димәк, азгынлык!
     «Мин аны  сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...» 
  • 31 гыйнвар 2023 - 13:57
    Без имени
    Хыянэт итмэгэн ирлэр бар микэн ул? Мин иремэ шулай дип эйткэч, э ирлэр кемнэр белэн хыянэт итэ сон хатыннарына,хатын-кыз белэн тугелме диде. Монда ирлэрне генэ дэ гаеплэп булмыйдыр, муеннарына асылынгач, постельгэ сойрэп яткыргач, нишлэсен инде алар? Ир-ат табигатьтэ нэсел калдыручы, самец бит инде ул. Э хатын-кыз тотнаклырак булса, хыянэтлэр дэ булмас иде. Уз ирлэре белэн яши алмаган, азып-тузып йоруче хатын-кызлар( хатын-кыз димэсэн, хэтерлэре калыр) этэрэ ир-атларны хыянэткэ. Ойлэнгэн ир икэнен белэ торып, анын белэн очрашып йору бернинди кысаларга да сыймый.
    «Йөремсәк» хатын
  • 31 гыйнвар 2023 - 18:16
    Без имени
    Аллаһ Тәгалә сынауларның ин олысын биргэн,димэк ин яраткан колларыннандыр...Куркэм сабырлык белэн уткэреп жибэрергэ насыйп булсын.Мэрхэмэтле,шэфкатьле иманлы кеше тап итсен.Ялгызлыкка караганда,янэшэндэ яхшы кеше торса,авырлыкны жинэргэ жинелрэк булыр.Балаларның уз юлы. Аллаһ хэерле юлын узе курсэтер ин ша Аллаһ.
    Киләбез дә китеп югалабыз...
  • 30 гыйнвар 2023 - 20:45
    Без имени
    Мин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.
    Эчкече иргә сабыр итәргәме?
  • 30 гыйнвар 2023 - 17:52
    Без имени
    Бэхетегезгэ куз тимэсен, матурларым.
    Икесе — бербөтен (видео)
Реклама
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр