Логотип
Йолдызнамә

Июль

Кучкар. Шактый катлаулы, мәшәкатьле, вакыйгаларга бай ай булырга охшаган. Эшегезнең нәтиҗәсен озак көтәргә туры килер. Алай да ай ахырына таба хәл бераз үзгәреп, сезгә дә иркен суларга мөмкинлек туар.

Үгезбозау. Перспективалы һәм уңышлы ай. Кызыклы вакыйгалар да көтелә. Иң зур уңышларыгыз эшегез белән бәйле. Бу айда башланган дуслык нык булыр, озакка барыр. 

Игезәкләр. Бик көчле энергия агымын тоярсыз. Тормышыгызга ниндидер кызыклы яңалык һәм җиңеллек килеп керер. Күптәнге хыялларыгызны чын итәр өчен уңайлы форсат чыгар. 

Кысла. Тормышыгызның хисләргә бай, романтик чорына керәсез. Ниндидер яңа хоббиегыз барлыкка килеп, киләчәктә яхшы гына табыш китерә башларга мөмкин. Иҗади сәләтегез ачылуы ихтимал.

Арыслан. Ял кирәк, дигәнгә көлеп кенә карамагыз. Ял тәнгә генә түгел, җанга да мөһим. Моңарчы чи­шелеше юк кебек тоелган катлаулы мәсьәләләрне планеталарның уңай йогынтысы тәэсирендә
җиңел генә хәл итеп куя алырсыз. 

Сөмбелә. Үзегездә моңарчы булмаган көч тоярсыз. Гомерегезнең бу чорын файдалы эшләргә сарыф итәргә тырышыгыз, кирәкмәгәнгә көчегезне әрәм итмәгез. Планнарга берникадәр үзгәрешләр кертергә туры килүе бар. 

Бизмән. Айның беренче яртысы идеяләрне тормышка ашыру өчен шәп вакыт. Бу чорда планеталар тормышның бар өлкәсенә дә уңай йогынты ясарлык итеп урнашкан. Шәхси тормышта да, эштә дә, акча ягыннан да проблемалар булмас.

Чаян. Үзегезгә – ышаныч, шәхесегезгә куйган бәягез артыр. Ай башы ниндидер вакыйга белән истә калыр. Игътибар үзәгендә булырсыз. Каядыр чакыру алырсыз: бу эшлекле сәфәр дә, күптән күрешмәгән туганыгызга кунакка бару да булырга мөмкин.

Укчы. Тормышыгыз аттракционны хәтерләтә. Үргә менүләр дә, түбән төшүләр дә булыр. Көтелмәгән вакыйгалар, очрашулар, гел бертөсле генә аккан тормышыгызда үзгәрешләр – бу айда барысы да булыр.

Кәҗәмөгез. Быелның иң нәтиҗәле ае дисәң дә була. Эштә дә, шәхси тормышта да көтелмәгән уңыш елмаер. Коллективта хөрмәт казанырсыз. Моңарчы күрелмәгән потенциалыгыз ачылыр. 

Сукояр. Яңа мөмкинлекләр һәм шәхси үсеш ае. Айның беренче яртысы очрашулар, эшлекле сәфәрләр белән узар. Күңелегезне күтәрә торган күңелле вакыйгалар көтелә. Уңышка тизрәк ирешәм дип, вакыйгаларны ашыктырмагыз. 

Балык. Ай башында берникадәр киеренкелек күзәте­лер. Тынычлык яратучы «балык»лар ыгы-зыгыны авыррак кичерә. Четерекле мәсьәләне хәл иткәндә эчке тавышыгызны тыңлагыз, ул ялгышмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар