Гыйнвар-2015
Кучкар.
Аттан алда чапмагыз. Гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә, эштәгесенә дә кагыла бу. Вакыйгаларны ашыктармавыгыз хәерле, бар да үз җаена гына барсын. Белем эстәү белән шөгыльләнсәгез, уңыш килер. Яңа белемнәр киләчәктә финанс ягын тотрыклыландырыр.
Үгезбозау.

Планнарны үзгәртергә туры килмәгәе. Теләкләр белән мөмкинлекләрнең туры килмәве бераз кәефне кырыр кыруын, әмма артык кайгырмагыз, эчке сиземләүгә ышансагыз, оттырмассыз. Сезгә дигәне сезгә генә булыр.
Игезәкләр.
Сезгә бу айда фикерләүдә генә түгел, гамәл кылуда да хөрлек кирәк. Бигрәк тә электән калган мәсьәләләрне хәл иткәндә үзегезчә эшләгез. Кемнеңдер сүзен тыңлап йөрсәгез, эшегезне уңышлы тәмамлый алмассыз. Яңа һөнәрләргә өйрәнү өчен яхшы вакыт.
Кысла.
Эчке сиземләвегез бик нык ярдәм итәчәк. Уңышлы ай. Эшләрнең гөрләп баруы күңелне күтәрә ул Күңел күтәренкелеге бәхет хисен көчәйтә. Әмма булганыннан да артыгына ымсынмагыз, юкса, уңыш сездән качарга да мөмкин.
Арыслан.
Мөстәкыйльлеккә омтылышыгыз көчле анысы, әмма үзгәрешләр яратмавыгыз яман. Айның беренче чиреге уңышлы узар, җәмгыятьтәге урыныгыз ныгыр. Яңа тәкъдим булырга тора, кабул итсәгез, отарсыз.
Сөмбелә.
Уңыш та, уңышсызлык та үз-үзеңә ышанычтан тора. Авыррак ай, әмма юлыгыздан тайпылмый барсагыз, планнарыгыз тормышка ашар. Эчке дөньягызны үзгәртердәй мөһим вакыйга булуы ихтимал. Ай башында керешкән эшләр яхшы нәтиҗә бирер, финанс ягы тотрыклыланыр.
Бизмән.
Аралашулар, яңа танышулар ае. Өстәмә вазыйфалар килеп чыгарга мөмкин, алар сезнең көчне алыр. Ай башында башлаган эшләр хәерле тәмамланачак. Ай ахырына таба сүлпәнлек тоярсыз, мөһим эшләрне ул вакытка калдырмагыз.
Чаян.
Бу ай күпкә өметләндерәчәк: тормышыгыз әкрен, әмма нык адымнар белән яхшыруга таба бара. Уңыш көттеребрәк килер, сабыр булыгыз. Ай башында корган планнар тормышка ашар, иң мөһиме: ялкауланмагыз, үз-үзегезне җиңегез.
Укчы.
Мәшәкатьле булса да, уңышлы ай. Алда өмет уты күренер, әмма ул утны бик түземнәр генә дөрләтә алыр. Ай башында кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алырсыз, ул тормышыгызга дөрес юнәлеш бирер.
Кәҗәмөгез.
Яңа казанышлар ае. Айның беренче чиреге аеруча куанычлы, шатлыклы булачак. Үз-үзегез белән горурланып куярдай гамәл кылырсыз, тирә-юньдәгеләрдән дә мактау ишетерсез. Акчагызны сак тотыгыз, ашыгып әйбер сатып алмагыз.
Сукояр.
Тормышка үзгәреш кертердәй яңа танышлар очратырсыз. Бу ай һәр өлкәдә дә уңышлы булырга охшаган. Яңа идеяләр туып кына тора. Әгәр дә әз генә күбрәк тырышлык күрсәтсәгез, ул идеяләрнең күбесен гамәлгә ашырачаксыз.
Балык.
Айның беренче яртысы гаять тә уңышлы булачак. Катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килүе бар. Көч тә, кыюлык та җитәрлек сездә. Барысын да уңышлы башкарып чыгарсыз. Кирәгеннән артык хыялга бирелүегез эшегезгә зыян салырга мөмкин, җиргә төшегез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.