Февраль, 2016

Кучкар.

Эшләгән эшләрегезнең нәтиҗәсен күрерсез. Ләкин моның өчен шактый тырышырга туры килер. Көтелмәгән хәлләргә дә әзер торыгыз. Эштәгеләр белән сүзгә килүегез ихтимал. Яңалыктан курыкмаучы кешеләргә март ае уңыш вәгъдә итә.
Үгезбозау.

Ыгы-зыгылы, мәшәкатьле ай булырга охшаган. Ачу килгән, теңкәгез корыган чаклар аз булмас. Яңалыкларга бай ай. Иҗади кешеләргә уңыш елмаячак. Мөмкинлек чыкса, ял итеп алырга тырышыгыз, сезгә хәзер ял бик кирәк.
Игезәкләр.

Күңелле вакыйгалар, куанычлы хәлләр көтелә. Яңа эшкә керешәсез икән, ул уңышлы төгәлләнер. Шулай да артык җитди, зур игътибар сорый торган эшләргә алынудан тыелыгыз. Дәрманыгыз ташып торса да, ул озакка бармас.
Кысла.

Тыныч ай. Эшләрегез җай гына барыр. Яңа эшләргә алынмый торыгыз, мәшәкатеннән ничек котылырга белмәссез. Дусларыгыз янында сүзләрегезне уйлап әйтегез. Чын дус санап йөргән кешегез белән уйламый әйтелгән сүз аркасында араларыгыз бозылуы ихтимал.
Арыслан.

Эшләрегез муеннан һәм аларның һәрберсе галәмәт зур тырышлык таләп итә. Ай ахырына таба тәмам йончысагыз да әллә ни зур нәтиҗәләргә ирешүегез икеле. «Кәҗәсе түгел, мәзәге кызык» дип йөрүчеләр генә үзләреннән канәгать калыр.
Сөмбелә.

Яңа эшләр һәм... яңа хаталар ае булырга ошаган. Шулай да яңалыклардан курыкмагыз. Тирә-юньдәгеләрнең игътибары гел сездә булыр. Чыгышлар ясау, кемгәдер мөрәҗәгать итү, ярдәм сорау өчен кулай вакыт – гозерегез үтәлми калмас.
Бизмән.

Үзегезне күрсәтү өчен яхшы гына форсат чыгып тора. Иҗади сәләтегез ачылыр. Алдан күрүчәнлегегез аркасында күп кенә күңелсезлекләрдән котылып кала алырсыз. Акылыгызны, гаделлегегезне бәяли торган сүзләр ишетерсез.
Чаян.

Үсеш юлының яңа чорына керәсез. Айны бер зур эш белән башлап җибәрерсез.Ул көчегезне шактый суырачак. Күңелегез гел яңалыкка, тормышыгызга үзгәрешләр кертергә омтылачак. Авырлыклар алдында каушап калмасагыз, теләкләргә ирешү ихтималы бик зур.
Укчы.

Яңа теләктәшләр табарсыз. Алдыгызда зур мөмкинлекләр ачылыр, йоклап ятып, аларны кулдан ычкындырмагыз. Тирә-юньдәгеләрнең сезне дөрес аңламаулары ихтимал, нәрсәдер эшләргә җыенасыз икән, кат-кат уйлагыз.
Кәҗәмөгез.

Четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килер. Өстәвенә, болар барысы да ашыгуны таләп итәчәк. Бу исә барысын да уйлап эш итәргә яраткан кәҗәмөгезләрнең фикерен чуалтачак.Үзегез бик ышанган кешенең сүзләренә колак салыгыз.
Сукояр.

Зур үзгәрешләр белән бәйле ай көтелә. Яңа вазгыятькә күнегү җиңел булмас. Тирә-юньдәгеләр сездән гамәл көтә, әмма сез әле яңа адым ясарга әзер түгел кебек. Ышанычлы кешедән киңәш сорарга тайчанмагыз, бу айда хата җибәрү ихтималы зур.
Балык.

Мәшәкатькә бай булса да, уңышлы ай. Ай башында көчегез бетеп киткән сыман күренсә дә, ай урталарына таба дилбегә кабат сезнең кулда булыр. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр тора, авыз ачып калмаска тырышыгыз, активрак булыгыз.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.