Логотип
Йолдызнамә

Ай календаре

Ай Чаян йолдызлыгында.

5 март – дүшәмбе. Айның 18 көне, кимүче ай.
Ай Чаян йолдызлыгында.
Организмда бик көчле энергия алмашы бара торган көннәр. Хисләр дә көчле. Шуңа да төрле низаглар, ызгышлар булырга мөмкин.
Орлыклар чәчү өчен иң кулай вакыт түгел. Ә менә гөлләргә ашлама сибү өчен әйбәт көн.

6 март – сишәмбе. Айның 19 көне. Кимүче ай.
Ай Чаян йолдызлыгында.
Киеренке көн. Хисләрне кулда тоту өчен көч кирәк.
Агачларны кисү, ашлау мөмкин. Әмма үсемлекләр бу көнне ашламаны бары тик сыек хәлдә генә кабул итә ала.

7 март – чәршәмбе. 20 ай көне. Кимүче ай.
Ай Чаян йолдызлыгында.
Көннең энергетикасы үткән көннәрнекенә охшаш.
Орлык чәчү, гөл күчерү өчен бик яхшы вакыт түгел.


Матурлык көннәре
Битне кимүче айда чистартсаң яхшы. Аеруча әйбәт көннәр ай Кысла, Бизмән һәм Кәҗәмөгез йолдызлыгында булганда.
Тукландыргыч битлекләрне үсүче айда, ай Кысла, Бизмән, Кәҗәмөгез йолдызлыгында булганда ясыйлар. Болар 1, 6, 8, 13, 26 көннәр.
Чәчне ай Кыз һәм Арыслан йолдызлыгында булганда ясатырга тырышыгыз.

8 март – пәнҗешәмбе, 20 ай көне. Кимүче ай.
Ай Укчы йолдызлыгында.
Гаилә белән ял итү өчен әйбәт көн. Бергә сатып алган әйберләр бәрәкәтле, куанычлы булачак.
Умыртка, оча сөякләре зәгыйфь көн, артык көчәнеп, авыр эшләр эшләүдән тыелыгыз.
Орлыклар чәчү өчен кулай көн түгел.

9 март – җомга. 21 ай көне. Ай Укчы йолдызлыгында.
Күңел күтәренкелеге тоя торган көн. Көнне ялгызың гына уздырмаска кирәк.
Бакча эшләре өчен әйбәт вакыт түгел. Ә менә кышка каплаган агачларны ачып, корткычларга каршы эшкәртергә була.

10 март – шимбә. 22 ай көне. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Бүген архив көне.
Өлкән туганнарыгыз белән аралашу өчен яхшы вакыт. Зур әйберләр сатып аласыгыз булса, бүген алырга тырышыгыз.
Кимүче ай кояшка карата 90 градуслы почмак ясап торган вакытта организмда сүлпәнлек күзәтелә. Инфекцияләрдән аерата тырышып сакланырга кирәк.

11 март – якшәмбе. 23 ай көне. Кимүче ай.
Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Наркоконтроль органнары хезмәткәрләре көне.
Геодезистлар һәм картографистлар көне.
Ай Кәҗәмөгездә булганда кешеләр тормыш корган киртәләрне җайлырак уза. Бу вакытта корган планнар бик дөрес булучан.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар