Логотип
Йолдызнамә

Ай календаре

Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

12 март – дүшәмбе. Айның 24 көне. Кимүче ай.
Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Олы буын вәкилләре белән аралашу өчен бик әйбәт көн.
Организмны чистарту процедураларыннан тыелып торыгыз. Тән тиресе, буыннар зәгыйфь чак.
Бакчада куакларның карт ботакларын кисәргә мөмкин.

13 март – сишәмбе. Айның 25 көне. Кимүче ай.
Ай Сукояр йолдызлыгында.
Рухи чистарыну көне. Бит тиресен чистарту, тукландыру процедуралары өчен дә бик уңышлы көн.
Орлыклар чәчү өчен начар вакыт. Бу көнне чәчкән орлык тишелми, тишелсә дә чирле була.

14 март – чәршәмбе. Айның 26 көне. Кимүче ай.
Ай Сукояр йолдызлыгында.
Якыннар белән тыныч кына аралаша торган көн. Чистарыну процедуралары нәтиҗәле булачак.
Орлыклар чәчәргә алынмагыз, уңай көн түгел.

15 март – пәнҗешәмбе. Айның 27 көне. Кимүче ай.
Ай Балык йолдызлыгында.
Кулланучылар хокукын яклау көне.
Тормышка ниндидер үзгәрешләр кертү өчен яхшы көн.
Организм төрле ярсыткычларга бик сизгер. Аз гына әйбердән дә агулану ихтималы бар.
Орлыклар, үсемлекләр белән эш ими торыгыз.

16 март – җомга. Айның 28 көне.Кимүче ай.
Ай Балык йолдызлыгында.
Көннең энергетикасы узган тәүлекнеке кебек. Яшәү көче, иммунитет кимегән вакыт. Аракы, тәмәке, дарулардан агулану ихтималы зур.
Аяк табаны, бармак буыннарына көч килергә мөмкин.
Бакча эшләре өчен начар көн.

17 март – шимбә. Айның 29 көне. Яңа ай туган көн
Ай Кучкар йолдызлыгында.
Киләчәк төрында уйлана торган көн. Яраткан кешегез белән кыска гына вакыт булса да бергә булырга тырышыгыз.
Көннең энергетикасы күзләр өчен кулай түгел. Телевизор каршында озаклап утырмагыз.
Бакча эшләренә тотынмый торыгыз.

18 март – якшәмбе. Айның 1 көне. Үсүче ай.
Ай Кучкар йолдызлыгында.
Сәүдә, көнкүреш хезмәте  һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне.
Көннең энергетикасы узган тәүлекнеке кебек. Уйларның яхшысын гына уйлагыз. Кичәге кебек, бүген дә күзләрне көчәнүдән сакларга кирәк.
Бакча эшләре белән шөгыльләнми торыгыз. Ә менә үсемлекләрне ашларга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар