АВГУСТ. 2016

Кучкар. Моңарчы җыелып килгән эшләрне җәһәт кенә башкарырлык көчегез пәйда булыр. Күп өлкәләрдә уңыш сезнең якта булса да, зур акчалар белән бәйле эшләргә тотынмый торыгыз. 

Үгезбозау. Күңелегез романтикага тартылыр. Төзелеш, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр уңышка ирешәчәк. Иҗат белән шөгыльләнүчеләргә дә илһам елмаячак. Яхшы гына акча эшләп алу җае чыгар.

Игезәкләр. Тормышыгызның сез уйлаганча гына бармавы куйган максатларыгыздан ераклаштырырга мөм­кин. Күп нәрсәгә ачуыгыз килер, үзегезне кулда тотар өчен көч туплагыз. Яңа эшләр башлар өчен яхшы вакыт түгел.

Кысла. Эчке сизгерлегегез искиткеч, үз-үзегезне тыңла­сагыз, ялгышмассыз. Хыялларыгызны тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек булырга тора. Хәзер башлаган эшләрегез уңыш китерәчәк.

Арыслан. Бөтен җирдә тәртип урнаштыру, иске-москыдан котылу теләге туар. Зур әйберләрне шушы айда сатып алырга тырышыгыз. Көчегезне сынап карарга менә дигән мөмкинлек булыр, әмма конкурентларга каршы көрәшергә дә туры килер.

Сөмбелә. Киләчәк тормышыгызга йотынты ясардай карарлар кабул итәргә туры килер. Югарырак эшкә, хәтта бүтән шәһәргә күчәргә тәкъдим итәрләр. Ашыгып кабул ителгән карарның ялгыш булуы бар.

Бизмән. Рәхәтләнеп ял итү, тынычлану өчен шәп форсат туар. Ял итү мөмкинлеге булмаса да, кайгырмагыз. Бу айда зур мәшәкатьләр, авырлыклар көтелми. Финанс ягы куандырачак. Тормышыгызга үзгәрешләр кертергә теләсәгез, уңышлы булыр.

Чаян. Алдыгызда менә дигән перспектива ачыла һәм камиллекнең чиге булмауга хәзер генә ышана башларсыз. Теләсә кайсы мәшәкать җиңел генә хәл ителер. Идеяләрегезне тормышка ашыру җае килеп чыгар.

Укчы. Эшләрегезне төгәлли алмауга бимазаланырсыз. Сезне йомшак дип уйлап йөрүче­ләргә сүзегезне кистереп әйтергә туры килер, моның уңай нәтиҗәсен дә күрми калмассыз. Дәрәҗәгез үсәр, керемегез артыр.

Кәҗәмөгез. Җан тынычлыгы, күңел көрлегенә ирешерсез. Уйламаган җирдән сәфәр чыгуыгыз ихтимал. Финанс ягыгыз җайланыр. Сәламәтлекне кайгырту өчен шәп вакыт. Авантюралардан сакланыгыз, ышанучанлыгыгыз аркасында авыр хәлдә калмагаегыз.

Сукояр. Дусларыгыз алдында бер башка үсеп китәрсез. Моңарчы уйлап та карамаган сәләтегез ачылыр, ә бу исә эшегездә уңыш китерәчәк. Бу айда акча белән бәйле эшләрне калдырып торыгыз һәм бурычка беркемгә дә акча бирмәгез.

Балык. Идеяләрегезгә ирек бирегез. Иң кыю фикер-ләрегез көтелмәгән уңыш китерәчәк. Көнкүреш техникасы сатып алу өчен яхшы вакыт. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Көтелмәгән җирдән керем алуыгыз ихтимал.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 17 сентябрь 2019 - 23:47
    Без имени
    Язмыш мин,а шушы юлдан утэргэ кушкан , диеп , кузлэр кургэн юлдан китмичэ , уз йорэген,нен, тавышына буйсынып , барыр юлын,ны узен, сайларга кирэк . Герой - молодец . Егетенен, югары белеменэ дэ кызыкмыйча , туй алдыннан узенэ бэреп эйткэн сузлэрнен, мэгънэсенэ тошенеп , дорес эшлэгэн !!!! Люция ханыма ун,ышлар телим !!!
    “Гомерле кое”
  • 18 сентябрь 2019 - 00:03
    Без имени
    Актуаль булган бу хикэя !!! Йоз яшьлек эбилэр болай уйлагач бик яхшы инде ул .
    Зарлану
  • 18 ноябрь 2019 - 10:23
    Ilnaz Fazlutdinov
    Улыгыз, җавабына караганда, минем шефка бик охшаган!
    Үзгәрергә кирәк!
  • 14 декабрь 2019 - 14:38
    Без имени
    это как можно семена кинзы в плов класть? уже 65 будет, ХХ, а токого еще не слышал и СБ не ел. это в маркапчу кладут семена кинзы.
    Үзбәкчә көндәлек пылау
  • 19 гыйнвар 2020 - 20:51
    Без имени
    Бик килешеп торалар .озгэндэ куйган узлэрен .
    Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...