Логотип
Йолдызнамә

Апрель, 2018

Кучкар.
Күпне эшләп, күпкә ирешергә өлгерерсез. Яңалыклар, мәгълүматлар берсе артыннан берсе килеп кенә торачак. Яңа танышыгыз барлыкка килер, белемегезне арттырырга тәкъдим итәрләр. 

Үгезбозау.
Иҗади сәләтегез ачылыр һәм үзегез дә көтмәгән уңышларга ирешерсез. Әмма бар да шома гына бармас, көчегезне дә түгәргә туры килер. Ай башында танышкан кешегез киләчәктә якын дустыгызга әверелергә мөмкин. 
 
Игезәкләр.
Тормышыгызның истә калырлык чоры булыр. Ике юл чатында калгандай тоярсыз үзегезне: ияләнгән урында калыргамы, яңалыкка таба атларгамы? Яңалыкны сайласагыз, оттырмассыз.  
Кысла. Хыялларыгызны тормышка ашыру форсаты чыгар. Башкалар фикеренә бәйле булган Кыслалар үз мөстәкыйльлекләренә үзләре үк аптырар. Хаталардан курыкмагыз, сезнең шундый чор – хәтта хаталар да сезнең файдага гына булыр. 
 
Арыслан. Иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтә алырсыз. Амбицияләрегезне канәгатьләндерә алуыгыз бәхет тойгысын бирер. Үз артыгыздан ияртү сәләте тагын да ныграк ачылыр. Иң кирәкле мизгелдә иң кирәкле кеше белән очрашырсыз. 
 
Сөмбелә.
Көндәшләрегезне дөрес бәяләп, дөрес адымны ясый алырсыз. Моңарчы койрык булып сөйрәлеп килгән эшләрегездән җиңел генә котылу мөмкинлеге бар. Үз сүзегездә торырга тырышыгыз. 
Бизмән. Тормышыгызның иң уңышлы чорына аяк бастыгыз. Дәрманыгыз көчле, сүзегез үтә торган вакыт. Тормышыгызга яңалык кертергә теләсәгез, аны хәзер хәл итәргә кирәк. Уңыш капкасы ачык, тәвәккәллек кенә җитеп бетми. 
 
Чаян.
Тормышыгыз кызыклы вакыйгаларга бай. Үз алдыгызга кыю максатлар куюдан курыкмагыз. Көттерсә дә, уңыш барыбер киләчәк. Ниндидер кызыклы тәкъдим алырсыз, финанс ягыгыз җайланыр. 

Укчы.
Көчегезнең артуын тоярсыз, үз-үзегезгә ышаныч барлыкка килер. Һөнәри өлкәдә яңа мөмкинлекләр ачылыр, зур җаваплылык йөкләрләр. Әмма моның шәхси тормышка йогынтысы да булмый калмас, күп игътибарыгызны эшкә бирергә туры килә бит. 
 
Кәҗәмөгез.
Карарларны тиз һәм дөрес кабул итә белүегезнең әҗерен күрерсез. Яңа эш башлау, яңа белем үзләштерү өчен бик яхшы вакыт.  Күңелегезгә рәхәтлек бирә торган үзгәрешләр булыр. 

Сукояр.
Тормышыгызга җитди үзгәрешләр кертү теләге көчәя. Киләчәккә төзегән планнарыгыз дөрес, әмма аларны чын итү өчен түземлек кирәк. Алай да уңыш үкчәгезгә бастырып килә, сез моны үзегез дә тоярсыз. 

Балык.
Эчке тоемыгыз искиткеч. Эшегез барып чыксын дисәгез, иң элек үзегезне тыңлагыз. Вак-төяккә игътибар итүдән тыелырга өйрәнсәгез, тормышыгыз шунда ук ямьләнеп китәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар