2016 нчы елга йолдызнамә

Кучкар
Һөнәри һәм иҗади сәләтегезне күрсәтү өчен бик яхшы ел булачак. Тормышның теләсә кайсы өлкәсендә уңышка ирешерсез. Һөнәрегезне үзгәртергә уйласагыз, отарсыз. Бу сезгә җан тынычлыгы да бирер, дәрәҗәгезне дә арттырыр.
Үгезбозау
Сезне уңыш, һөнәри үсеш, керемнәрнең артуы көтә. Гаиләгездә дә куанычлы хәлләр, шатлыклар күп булачак. 2016 елда гаилә корырга яки бәләкәч алып кайтырга ниятләгән булсагыз, ахыры хәерле булыр.
Игезәкләр
Шатлыгы да, мәшәкате дә җитәрлек булыр. Эшегезне җиренә җиткереп башкарырга тырышыгыз, югыйсә җитәкчегезнең начар мөнәсәбәтенә юлыгуыгыз бар. Эш алыштыру өчен кулай ел түгел. Тормышыгызда зур үзгәрешләр көтелми.
Кысла
Һөнәри яктан күтәрелешләр булмаса да, финанс ягыгыз тотрыклы калыр. Эш сөюегез, тырышлыгыгыз һәртөрле киртәләрне дә җиңәргә булышыр. Ялгызыгыз гына калырга теләгән, ялыккан мизгелләр булыр.
Арыслан
Тормышыгыз зебраны хәтерләтер. Берара уңай булса, берара – авыррак. Авырлыкларның вакытлыча гына булуын онытмыйча, үзегезне кулда тотсагыз, уңышка ирешми калмассыз. Таныш булмаган кешеләр белән серләр бүлешмәгез, зыяны тиюе бар.
Сөмбелә
Шәхси тормышта да, эштә дә искитмәле уңыш көтелә. Бар яктан да яхшы үзгәрешләр булачак. Яңа эшкә керешсәгез, отарсыз. Ялгызлар быел насыйп ярларын очратып, гаилә корачак. Гаиләлеләрне дә күңелле сюрпризлар, хисләрнең кабат дөрләве куандырачак.
Бизмән
Катлаулы, четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килер, башкарган вазыйфаларыгыз бик зур көч, игътибар сорый. Аның каруы, әҗерен дә мулдан алырсыз. Шәхси тормышыгыз үз җае белән барыр, зур вакыйгалар көтелми.
Чаян
Елның үтеп киткәнен дә сизми калырсыз. Яңа сәфәрләр, яңа танышлар, яңа хисләр бөтереп алыр. Шундый сәфәрләрнең берсе язмышыгызны бөтенләй дә үзгәртеп ташларга мөмкин. 2016 ел – яңа эшкә күчү, һөнәр үзгәртү өчен менә дигән вакыт.
Укчы
Көчегез артыр, һөнәр баскычында югарырак күтәрелерсез, керемегез дә кимемәс. Сизгерлегегез низаглардан котылып калырга ярдәм итәр. Дус-ишләрегез арасында дәрәҗәгез артыр. Яңа танышлар белән сак булыгыз. Читләргә серегезне ачмагыз.
Кәҗәмөгез
Теләсә нинди мәсьәләне дә хәл итәрлек көчкә ия булырсыз. Хыялларны, теләкләрне чын итә торган ел бу сезнең өчен. Тырышлыгыгыз да, хезмәтегез дә тиешенчә бәяләнер.
Сукояр
Һөнәри вазыйфаларыгызны башкарганда аеруча игътибарлы һәм тыныч булырга тырышыгыз. Ашыгуыгыз зыян салырга мөмкин. Якыннарыгыз белән дә түземле булыгыз. Ел катлаулырак башланып китсә дә, тора-бара уңай якка үзгәреш тоярсыз.
Балык
Тыныч, рәхәт ел көтелә. Уңышларыгыз күңелегезне генә куандырып калмас, акчалата әҗерен дә кайтарыр. Шәхси тормышыгызда да мәхәббәт, аңлашу, хөрмәт кебек якты хисләр өстенлек итәчәк. Бергә уздырган ял сезне әле тагын да якынайтачак.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.