Логотип
Гореф-гадәт

Иртәгә – Рәгаиб киче: нәрсәләр эшләргә кирәк?

«7 марттан 8 мартка каршы кичтә Рәгаиб кичәсе көне була диләр. Нинди кич ул? Бу кичтә ниләр эшләргә кирәк?»  

 

Бу сорауга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә:  

 

– Рәгаиб киче – Рәҗәп аеның беренче җомга киче була. Ягъни, пәнҗешәмбе көнне кояш баегач, җомга киче керә. (Гомумән, һәрбер җомга киче бәрәкәтле, яхшы кичләрдән булып санала.)  

Рәҗәб ае – ул өч изге айның берсе.  Пәйгамбәребез әйтә: «Рәҗәб ае – ул Аллаһы Тәгалә ае, Шәгъбән ае – минем ай, Рамазан ае – өммәтемнең ае», – ди.  Бу ай Рамазан аена әзерлек ае булып санала. Аны шулай кабул итәргә кирәк: тәнеңне дә, җаныңны да әзерләү ае дип. Бу айда иң яхшы гыйбадәт – ураза тоту. Аны ешрак, күбрәк тотарга кирәк. Әмма тоташ ай буе тотарга да ярамый – хәл бетмәсен: атнасына берничә көн, көн аралаш, өч көнгә бер тотарга була.  

Рәгаиб киче алдыннан ураза тотарга мөмкин. Ә кичендә нинди изге гамәлләр бар – шуларны кыларга мөмкин.  

Намаз укырга. Бигрәк тә – төнлә. Чөнки ул кич – Рәгаиб киче дип атала, аның гыйбадәте дә төнлә кылына. Татлы йокыңны калдырып, йокыны җиңеп, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен укыйсың намазны.  

Коръән укырга. 

Каядыр алып барылса, вәгазьләр тыңларга мөмкин.  

Зикер кылырга мөмкин. 

Рәгаиб киче ул теләкләр теләү, теләкләрнең үтәлә торган киче дип тәрҗемә ителә. Димәк, бу кичтә дога кылырга бик әйбәт. Алалһы Тәгаләдән сорап, бу кичтә үзеңнең тәкъдиреңне, киләчәгеңне, язмышыңны үзгәртергә, догалар белән сорап, кылган гөнаһларыңны бетерергә мөмкин. Әлбәттә, йолдыз атылгандагы кебек: «Алай булса иде, болай булса иде...» – дип теләнергә тиеш түгел ул теләк.  Аллаһы Тәгаләдән сорап: «Яраббым, шулай итсәң иде», – дип дога кылу кирәк. Аллаһы Тәгаләгә турыдан-туры мөрәҗәгать булырга тиеш ул. Кайвакыт: «Мин болай да һәрвакыт «шулай булса иде» дип теләкләремне теләп йөрим инде», – диләр. Бу теләк тә Аллаһы Тәгаләгә бара, әмма бу теләктә бер Аллаһыны күздә тотып, аңа мөрәҗәгать итәсең килми кешенең. Ярабби, Ходаем дип әйтү җитми. Рәгаиб киченең дога кылу киче икәнен онытмыйк.   

Кунаклар чакырырга – мәҗлес оештырып алырга мөмкин бу кичтә. 

Садаклар бирү бик саваплы. Сәдаканың көче зур, әҗере бик күп аның. Ул бәла-казадан да, авырулардан да саклый. Рәгаиб киче хөрмәтенә дип садака бирү – биргән кешегә дә күңелле, алган кешегә дә. Бу кичкә карата әлеге мохтаҗ кешенең дә хөрмәте арта, бу кичне ул ярата башлый.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар