Сабыр гөлләр

Исемнәре үк нәфис аһәңле музыка сыман яңгырый торган бик матур декоратив бүлмә гөлләре бар. Мәсәлән, сансевиерия, аскарагус, нолина... Алар, иң ышанычлы дуслар сыман, безнең һәр ялгышыбызны кичереп, тын гына үсеп утыралар.
Әйе, без кайвакыт көндәлек тормышта тиен кебек бетерелеп, яраткан гөлләребезгә су сибәргә дә онытабыз. Шул җитешсезлегебезне күздә тотып, табигать безгә корылыкка һәм караңгылыкка чыдам гөлләр дә биргән. Алар хуҗабикәнең җылы кул сузганын сабыр гына көтә беләләр.
Аспидистра. Туры кояш нурларын өнәми, ә күләгәле бүлмәдә бик рәхәтләнеп үсә. Ул бигрәк тә көзге һәм кышкы чорда, аз яктылыклы бүлмәдә үстерү өчен кулай гөл санала. Аспидистраны зур булмаган уртача чүлмәккә утыртыгыз. Тамырлары зурайгач, һәр дүрт ел саен күчереп утырту зарур. Гөлгә атнага бер тапкыр, туфрагы кипшергәч кенә су сибегез. Аны корырак тоту файдалырак. Аспидистрага кызыл балчык белән торф катнаштырылган ашламалы туфрак кирәк.
Сансевиерия. Якты кояш нурларын үз итүче гөл. Бу Африка үсемлегенә җылы коры һава куркыныч түгел. Аны батарея өстендәге тәрәзә төбенә утыртсаң да ярый.
Гөлгә артык су сипмәгез, корырак тотуның да зыяны юк. Кышкы чорда өч атнага бер мәртәбә су сибү дә җитә. Тамырлары үсеп ныгыгач кына күчереп утыртырга кирәк. Сансевиерияны төбенә эре дренаж салып, ком кушылган кызыл балчыклы туфракка утыртыгыз.
Нолина. Якты, җылы һәм җиләс урынны ярата. Гөлне еш ачыла торган тәрәзә төбенә утыртсаң да ярый, ул һава үзгәрешеннән курыкмый. Нолина- га туфрагы кипшергәч, айга бер тапкыр гына су сибегез. Аңа чуерташ кушылган кызыл балчыклы һәм тиресле туфрак яхшы булачак.
Хлорофитум. Уртача температуралы ярым яктылыкка җайлашкан. Бу гөл кашпода бик матур үсә. Аны чуерташлы һәм торфлы, ашлама кушылган туфракка утыртыгыз. Җире һәрвакыт дымлы булырга тиеш.
Аспарагус. Яктылыкны ярата, шуңа күрә күләгәле урында акрынрак үсә. Иң мөһиме, гөл җылылык батареясеннән ераграк торырга тиеш. Аспарагус берничә атна сусыз тора ала, тик аңа аз-азлап даими сибү файдалырак. Аңа ашлама кушылган кызыл балчыклы туфра кирәк.
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
20 май 2022 - 17:55Без имениОч Кон гомерен калса да, сонгы коненне никахта уткэр,сойлэмэ серлэренне, балалар тарафыннан хормэт юк, они эгоисты, жил янгыр тидерми устергэнсез бит инде, Каждая женщина рожает детей для себя, пусть сами и воспитывают . Бэхеттэ шатлыкта муллыкта яшэргэ язсын🤲🤲🤲🤲🤲Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
20 май 2022 - 19:41Без имениМинемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.