Логотип
Рәссам сәхифәсе

Дуслык күпере

Әрмән сынлы сәнгатенең мэтры Кайц Ваникянның Казан ханбикәсенә багышланган «Сөембикә» картинасы Сөембикәнең без моңа кадәр күргән  портретларыннан образның илаһилыгы  белән аерылып тора. 
Рәссамны әлеге картинаны язарга Сөембикә ханбикә турындагы риваять этәргән. Явыз Иванга кияүгә чыгарга риза булмыйча, манарадан ташланган ханбикә турындагы риваять аңа шулкадәр тәэсир иткән ки, рәссам Казан ханлыгы һәм аның соңгы ханбикәсе турында бик күп тарихи әдәбият укып чыккан, Сөембикәнең портретлары белән танышкан. Һәм үзенең җанында гаҗәеп гүзәл образ тудыра алган. Манарадан ташланырга торган ханбикәнең үзәк өзгеч күңел халәтен рәссам шулкадәр тирән итеп биргән, аның аска баккан күзләрендәге сагыш, йөзендәге илаһи сабырлык, шул ук вакытта бөтен вөҗүденнән бөркелеп торган затлылык һәм горурлык күңелне тетрәтә. Арткы планда, томан рәшәсендә сурәтләнгән манара Сөембикә инде Казаныннан аерылса да, аның җаны шул манарада калганлыгына ишарә кебек.   

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар