Логотип
Дус-күршеләр

«Ес һай ем. Хосум ем һайерен» / «Мин – әрмән. Әрмәнчә сөйләшәм»

Әрмәннәр – җир йөзендәге иң борынгы халыкларның берсе. Аларның дәүләтчелек тарихы ике мең елдан артыграк вакыт белән исәпләнелә. Әрмән әлифбасы шулай ук иң борынгылардан. 405–406 елда аны Месроп Маштоц дигән кеше төзи һәм ул әлегәчә үзгәрешсез диярлек кулланыла.

Әрмәннәр – җир йөзендәге иң борынгы халыкларның берсе. Аларның дәүләтчелек тарихы ике мең елдан артыграк вакыт белән исәпләнелә. Әрмән әлифбасы шулай ук иң борынгылардан. 405–406 елда аны Месроп Маштоц дигән кеше төзи һәм ул әлегәчә үзгәрешсез диярлек кулланыла. Әрмәннәрнең 97 проценты христиан динен тота. Рәсми дәүләт дине буларак, ул да иң беренче әрмәннәр тарафыннан кабул ителә.
Әрмәнстанны «ачык һавадагы музей» дип әйтүләре юктан гына барлыкка килмәгән. Кояш храмы – Гарни, гөмбәзле Эчмиадзин соборы, урта гасырлардан сакланып калган Гегард җәүһәре... 
Бу илнең башкаласы Ереван үзе дә тере тарих лабаса. Безнең эрага кадәр 782 нче елда ук төзелә ул. Хәтта Рим шәһәре дә аннан яшьрәк. Ереванны алсу шәһәр дип  йөрткәннәрен ишеткәнегез булды микән? Борынгы биналар шушы җирлектә чыгарылучы алсу төстәге таштан төзелгән булганга, кояш яктысында шәһәр алсу төсләр белән балкый. 
Арарат тавы – Әрмәнстанның символы. Илнең кайсы ноктасыннан карасаң да, күз карашы Араратның карлы түбәләренә төбәлә. Әрмәннәр өчен ул изге тау. Ышанулар буенча, дөньяны су басканнан соң, Нух үзенең көймәсеннән коры җиргә беренче тапкыр шушында аяк баса. Әрмәнстанның дәүләт гербында да – Арарат сурәте.  Ләкин тау үзе хәзерге Төркия дәүләте территориясендә урнашкан.

Дуслык күпере
Әрмәннәр безнең якларда  Идел буе Болгар ханлыгы заманыннан ук көн күргән. Борынгы Болгар шәһәрендә хәтта әрмән чиркәве булганлыгы да мәгълүм.  «Татарстан Республикасы әрмән милли-мәдәния автономиясе» рәисе Михаил Хачатурян әнә шулай ди. Борынгырак чорларда Казандагы әрмәннәр хәзерге Сукно бистәсе тирәләрендә тупланып яши. Берара шәһәрнең бу районын Әрмән бистәсе дип тә  йөртәләр. Бүген исә Татарстандагы әрмәннәр саны 10 мең тирәсе.  
Татарстанда гына түгел, Россиядә яшәүче милләттәшләрен бергә туплап торучы Михаил Хачатурян Казанга 1989 елда университетка укырга керергә дип килә. Тарих факультетын тәмамлап, милләттәшләре белән бергә «Луйс» әрмән мәдәнияте җәмгыятен оештыралар. 2001 елны теркәлгән Татарстан Республикасы Әрмән милли-мәдәни автономиясенең нигезен шул җәмгыять тәшкил итә. 
– Төзү һәм таш эшенә маһир милләттәшләрем гомер-гомергә читкә китеп эшләгән, кемдер шунда төпләнеп тә калган. Татарстанда да инде берничә буын монда яшәүче гаиләләр бар. Милли-мәдәни автономия аларның мәнфәгатьләрен яклау өчен төзелде дә.  Шуның ярдәмендә үзебезнең милли үзенчәлекләребезне, мәдәниятебезне саклап калырга омтылабыз. Татарстанда туып-үскән балаларыбыз борынгы әрмән мәдәнияте белән монда таныша. Милли бәйрәмнәребезне уздырабыз, әрмән артистлары килә, төрле очрашулар уза... 
Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында бер музей бар. Аның үзенчәлеге шунда: мондагы экспонатлар Татарстанга багышланган,  авторлары исә – әрмән осталары. Дөньяда башка шундый музей юк. Чын дуслык музее ул. Исеме үк шулай.
– Дус һәм тату яшисең килсә, моның өчен үзең яшәгән җирдә кулыңнан килгәнне эшләргә кирәк, – ди Михаил Хачатурян. – Мин Россия һәм Әрмәнстан шәһәрләрен якынайтырга тырышам, моның өчен уртак күргәзмәләр, музейлар оештырам. Халыклар арасындагы дуслык шулай туа. 
Гаҗәеп экспонатлар бар монда. Кунакларга иң элек дөньядагы иң кечкенә хачкар (таштан ясалган әрмән хачы) һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дөге бөртегенә ясалган портретын күрсәтәләр. Эдуард Казарянның микроскульптураларын гади күз белән генә күрермен димә. Шуның өчен һәрберсе алдына зурайткыч пыяла куелган. Сапфирдан уеп эшләнгән иң кечкенә бу хачкар Гиннессның рекордлар китабына да кертелгән. 

Әрмән бәйрәмнәре
1700 ел христиан динен тотучы әрмәннәрнең төп бәйрәмнәре дин белән бәйле. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Иисус Христос туган көн. Аларда ул 6 гыйнварда билгеләп үтелә. Әрмәннәр ата-бабадан килгән гореф-гадәтләргә бик сак карый. Христиан дине кабул ителгәннән алып бу бәйрәм Әрмәнстанда нәкъ менә шушы көнне уздырылган. Раштуа – гаилә бәйрәме. Мул табын артында барлык туганнар, якыннар очраша. Табынның төп сые – балык. Әрмәннәрдә ул христианлык билгесе булып санала. Кунакларны пылау белән дә сыйлыйлар. Монысы да юкка гына түгел. Дөге кешелек дөньясын гәүдәләндерә, ә йөзем – Аллаһы Тәгалә тарафыннан сайлап алынганнарны.  
Февраль аенда Бун-Барекендан – Май чабу бәйрәме. Уен-көлке, күңел ачу белән уза торган шатлыклы көн ул. Әрмән чиркәве традициясе буенча, бу көн атабыз Адәм белән анабыз Һауаның оҗмахтагы бәхетле тормышын искә төшерә. Миһербанлыкны гәүдәләндерә. Бу көнне ятимнәр, ярлылар, мескеннәр, авырулар игътибар үзәгендә була.
18 гыйнвар белән 23 февраль арасында әрмән халкы Изге Саркис көнен билгеләп үтә. Һәр елны әлеге бәйрәм алдыннан  тозлы печенье пешерелә. Аны йоклар алдыннан гына авыз итәләр. Печеньедан соң су эчәргә ярамый. Ышанулар буенча, төнлә төшкә булачак ярың кереп, су бирәчәк. 
Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе – Трндез. Бу көнне шушы елда гаилә корган парлар ишегалларында, урамнарда учаклар яга. Теләгән бар кеше учак аркылы сикереп күңел ача, учак тирәли әйлән-бәйлән уйный. 
Яратып һәм көтеп алынган җәйге бәйрәмнәрнең берсе – Вардавар. Дини бәйрәм буларак үткәрелсә дә, анда элеккеге мәҗүсилек йолалары да сакланып калган. Бер версия буенча, бәйрәмнең нигезе «Вард»  (роза) сүзенә барып тоташа һәм «розалар сибү» дигәнне белдерә. Христиан диненә кадәр Әрмәнстанда Вардаварны матурлык һәм мәхәббәт алиһәсе Астхик һәм аның сөйгәне Ваагнга багышлап үткәргәннәр. Вардавар – җыр-биюле бик күңелле бәйрәм. Бу көнне егетләр күккә күгәрчен очырган. Әгәр дә күгәрчен егетнең сөйгәне яшәгән өй түбәсеннән өч тапкыр әйләнсә, көзгә туй иткәннәр. Таулы җирләрдә яшәүчеләр исә Вардаварда корбан чалган. Бәйрәмнең икенче мәгънәсе – су сибү. Борынгы легенда буенча, бер бай су биргән өчен яшь кызларны коллыкка ала торган булган Батыр Вардан байны җиңеп, кызларны коллыктан коткарган. Бу көнне яшенә һәм дәрәҗәсенә карамастан, һәркемне су белән коендыралар. Вардаварда су изге көчкә ия дип санала. Христиан дине кабул ителгәч тә розалар белән бизәү, су сибү, күгәрченнәр очырту йоласы сакланып калган. Татарстанда яшәүче әрмәннәр дә бик рәхәтләнеп бәйрәм итә бу көнне. Туганнарга, дусларга кунакка йөрешәләр, мул табыннар корыла һәм... бер-берләрен су белән коендыралар. Йоласы шулай.
 

Гореф-гадәтләр
Кунакчыллык һәм өлкәннәргә олы ихтирам – әрмәннәргә хас сыйфатларның иң-иңнәре нинди дигән сорауга алар шулай дип җавап бирә. Өлкәннәр барында шауламаска.  Үзеңнән олылар белән бәхәсләшмәскә. Олы кеше бүлмәгә керсә, басарга. Өлкәннәргә урын бирергә. Табында өлкәннәргә игътибар күрсәтергә. Теләсә кайсы әрмән гаиләсенең язылмаган кануннары бу. 
Әрмән өендә сезне беркайчан да караңгы йөз белән каршы алмаслар. Кунак – Аллаһ бүләге. Аңа хөрмәтнең зурысы булырга тиеш. Әгәр табынга дәшәләр икән, берүк баш тартмагыз. Аштан баш тартып хуҗаны рәнҗетүегез бар.
Барлык башка халыклардагы кебек, әрмәннәр өчен дә туй – кеше тормышындагы иң зур бәйрәм. Туйлар элеккеге шикелле атна буена бармаса да, бүген дә әрмәннәр әлеге мөһим бәйрәмгә барлык туган-тумачаны чакырып, зурлап әзерләнә. Хәзер яшьләр үзләре табыша, элек исә улына кәләшне әни кеше күзләгән. Булачак киленен бар яклап тикшергәннән соң гына,  кыз өенә яучылар җибәрелгән. Булачак кода-кодагыйлар беренче тапкырдан гына кызларын бирергә ризалашмаган әле.  Ике, өч тапкыр яучылап барырга туры килгән. Кәләшне кайнанасы лаваш һәм бал белән каршы алган. Бу йола бүген дә яши. Лавашны яшьләрнең иңенә салалар. Туйда кәләш алдына кечкенә малай утырту шулай ук борынгы йола. Яшь гаиләнең беренче балалары малай булсын дигән теләк белән башкарыла ул. Традицион әрмән гаиләсе – күп балалы, әби-бабайлы, тату, нык гаилә. Бер йортта берничә буынның бергә яшәве – бүген дә гадәти хәл. 
Бәби туган йортны элек яшел агач ботаклары белән бизәгәннәр. Ә малай туса, йорт каршысында музыка уйнап торган. Малай туу – шатлык, куаныч булган. Малайлар – нәсел дәвамчылары. Кырык көн узмыйча торып, сабыйны берәүгә дә күрсәтмәгәннәр. 
 

Милли кием
Халыкның милли киеме елъязма кебек, аңа карап милләтнең бай тарихын укырга мөмкин. Тукыма, андагы бизәкләр, киселеше һәм тегелеше киемнең хуҗасы хакында барысын да сөйли. 
Әрмәннәрнең милли киеме «тараз» озын җиңле күлмәктән (халав), күлмәк астыннан киелә торган чалбардан һәм тышкы күлмәк – «архалух»тан гыйбарәт. «Халав» ак яисә кызыл төсмерле тукымадан озын җиңле итеп тегелә. Ике кырыйдан исә күлмәкне озын ялгау бизи. 
Милли киемнәрнең төп сыйфатын аның төсе һәм бизәкләре билгели. Төсләр ярдәмендә кешенең социаль хәле күрсәтелә.  Әрмән халкының милли костюмындагы төп төс кызыл – куе чия төсеннән алып, янып торган комач төсенә кадәр булырга мөмкин ул. Кызыл төс – кан төсе, яшәү төсе, кояш төсе. Киемдәге тагын бер мөһим элемент – кызыл алъяпкыч. Аны кияүдәге ханымнар гына кия. Аның кызыл булуы да юкка түгел, бу төс яман көчләрдән саклый. 
Кызыл һәм яшел төсне бергә куллану – туй билгесе. Төсләрнең мондый ярашуы туй киемнәрендә күзәтелә. Кияү егете күкрәгенә кызыл һәм яшел төсле яулыкларны чалыштырып бәйли. Кияү белән кәләшкә чиркәүдә никах укыганда изге атакай аларның беләгенә кызыл һәм яшел төсле бау – «нарот» тага. Яшел төс яшьлек, яз, үсеш һәм яңа буын барлыкка килүне аңлата.
Зәңгәр төс исә картлык төсе. Хатын-кыз кызыл алъяпкычын зәңгәргә алмаштырса, бу аның бала табу яшеннән чыкканлыгын, картаюын белдергән.  Кара төс – матәм төсе. 
 

Милли аш-су
Әрмәннәрнең кулинар традицияләре бик борынгы. Күп рецептлар гасырлар буена үзгәрешсез кулланыла. Ризыкны әзерләү алымнарын, савыт-сабаларны да борынгыдан ничек килсә, шул рәвешендә сакларга тырышалар. 
Терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнүләре милли аш-суларында да чагылыш таба. Әрмән кухнясының төп нигезен итле ризыклар тәшкил итә. Тагын бер үзенчәлеге – тәмләткеч үләннәрне, яшелчәне күп куллану. «Без яшел үләнсез тора алмыйбыз», – ди алар.
Ит һәм яшелчә кулланып пешерелгән ашлар – көндәлек ризыклардан. Әрмән кухныясына хас тагын бер үзенчәлек: һәр ризык аерым-аерым әзерләнеп, соңыннан бергә кушыла. 
Милли ризыгыбыз дип тәкъдим ителгән тжвжик та шулай. Тиз һәм җиңел әзерләнә ул. Аның өчен терлекнең йөрәк һәм бавыры алына. 500 г йөрәк белән бавыр, 3 баш суган, 1 помидор, 1 сары борыч, 1 зәһәр борыч,  берәр тотам кинза, укроп, кыяклы суган, тәменчә тоз белән борыч кирәк. Сарыкның сырт маен (курдюк) эретеп, саламлап туралган йөрәк белән бавыр 15 минут кыздырыла. Икенче бер табада башта боҗралап туралган суганны кыздырып, ул алтынсу төскә кергәч, аңа зәһәр борыч һәм саламлап туралган баллы борыч, телемләп туралган помидор өстәлә. Табадагы яшелчәләр йомшаргач, аларга кыздырылган бавыр белән йөрәкне кушалар. Тәменчә тоз һәм борыч сибелә, дәфнә (лавр) яфрагы салына. Табаны уттан алыр алдыннан гына ваклап туралган яшел үләннәр кушыла. Тжвжикны әрмән лавашы белән ашыйлар. 

* Мин – әрмән. Әрмәнчә сөйләшәм.

Фото, видео: Анна Арахамия


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар