Логотип
Дус-күршеләр

Аршак Алтунян: «Мине, әрмән татары, диләр»

Аршак Алтунян – Грузиядә туган әрмән егете. Әгәр дә тышкы кыяфәтенә карамасаң, һәм аның әрмән милләтеннән булуын белмәсәң, сөйләшүен тыңлап, татар кешесе дип уйларсың. Дус-ишләре, шаяртып, «әрмән татары», дип йөртә аны.

Аршак Алтунян – Грузиядә туган әрмән егете. Әгәр дә тышкы кыяфәтенә карамасаң, һәм аның әрмән милләтеннән булуын белмәсәң, сөйләшүен тыңлап, татар кешесе дип уйларсың. Бернинди акцентсыз, һәр аваз, һәр кушымчаны дөрес кулланып, аһәң белән сөйли. Дус-ишләре, шаяртып, «әрмән татары», дип йөртә аны. Хатыны Гөлнара белән бер малай үстерәләр.
–   Миңа алты яшь булганда, гаиләбез белән Татарстанның Биектау районы Дөбъяз авылына күченеп кайттык. Ул вакытта бары тик әрмәнчә генә белә идем. Башта – татар, аннары рус телен өйрәндем.  Дөбъяз – татар авылы, бөтен дусларым татар булды. Урта белемне дә татар мәктәбендә алдым, – ди ул. –
Татарча өйрәнә алмыйбыз, авыр, диючеләргә бик аптырыйм. Тормышың шушы халык арасында икән, аларның телен белмичә ничек яшәп була? Бу бит итальянча бер сүз аңламыйча Италиядә яшәгән кебек. Теләк булса, бөтен нәрсәгә өйрәнәсең. Авыр,  миннән булмый дигән кешедә, димәк, теләк юк.
 Гаиләбез белән музыкантлар без. Мәктәптә укыганда ук төрле конкурсларда катнаша идем.  Мәктәптән соң Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесында Клара Хәйретдинова классында укыдым. Шамил Әхмәтҗановтан татар халык көйләрен башкару осталыгына өйрәндем. 
Аршак Алтунян исеме музыка белән кызыксынучыларга яхшы таныш. Ул – җырчы. Әрмән, рус, татар, инглиз телләрендә җырлый.  Әлегә ул үзенең тавыш яздыру студиясен ачу һәм яңа репертуар өйрәнү белән мәшгуль. Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә катнашып, быел беренче урынны алган. Афәрин, Аршак!

Фото, видео: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар