Авокадо – мәхәббәт җимеше

 

Беркөнне кибеттә авокадо сайлаганда яныма бер ханым килеп, моның нинди җимеш булуын, ничек куллануларын сорашты. Моңа кадәр авыз итеп караганы булмаган икән. Менә шуның өчен бүгенге сәхифәдә әлеге продуктның файдалы үзлекләрен ачыкларга, аны дөрес сайлау һәм әзерләү турында сөйләшергә булдым. 

Авокадо – кибет киштәләрендә чагыштырмача яңарак күренсә дә, бик тиз популярлык казанып өлгерде. Әлегә кадәр кулланмаган булсагыз, рационыгызга кертми калмагыз. Ул тәмле һәм файдалы ризык. 

Бу җимеш А, Е, F, K, В төркеме витаминнарына, калий, кальций, цинк, тимер һәм фосфор кебек минералларга бай. Авокадо – майлы җимеш, әмма туендырылмаган ул майны организм җиңел үзләштерә. Ул тән тиресенә, чәч, тырнакларга яхшы тәэсир итә, организмның картаю процессын тоткарлый. Моннан тыш, тән тиресен менә дигән итеп дымландыра. Изелгән авокадога бераз гына зәйтүн мае кушсаң, бит тиресе өчен бик шәп маска була. 

Ул кандагы холестеринны киметә, иммунитетны арттыра. Шулай ук организмдагы су-тоз балансын тигезли. Ашкайнату, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта. 

Аны даими куллану күзләр өчен дә шифа: А витамины һәм каротиноидлар күзләрне картаюдан саклый. 

Авокадоны сайлаганда иң элек кабыгына игътибар итегез. Анда каралҗым таплар, тырналган эзләр булмаска тиеш. Бармак бите белән басканда, йомшак тоелсын. Катырагы эләксә дә борчылмагыз, банан кебек үк, авокадо да өзеп алганнан соң өлгерә. Аны фольгага төреп, целлофан капка салырга һәм караңгы урында өлгертергә мөмкин. Янына банан да салсагыз, өлгерүе тагын да тизләнә. 

Көтәргә теләмәсәгез, фольгага төреп, 15 минут духовкада пешерергә була. Әзер җимешне урталай бүлеп, төшен алып ташлыйбыз. Анысын ашарга ярамый, агулы. 

 

Авокадоны ничек әзерләргә 

Иң гади ысулы – телемләп туралган җимешне хлебец өстенә тезеп, тоз-борыч сибәбез дә, ашыбыз әзер! 

Икенче вариант иртәнге аш өчен әйбәт. Авокадоны урталай бүлеп төшен алабыз, чокырларны кашык белән чак кына тирәнәйтәбез. Һәркайсына берәр йомырка сытып, 200 градус кызулыктагы мичтә 30 минут пешерәбез. 

Өченче ысул – гуакамоле соусы. Аны майонез урынына кулланырга була. Авокадоны изеп, боламык хәленә китерәбез, тоз, борыч, бер аш кашыгы зәйтүн мае, бер тырнак издерелгән сарымсак кушып туглыйбыз. Бу пастаны ипигә яки хлебецка ягып, өстенә тозлы балык яисә кыздырылган йомырка куеп ашарга була – бик тәмле. 

Дүртенче вариант – салат. Бер авокадоны шакмаклап турап, 300 г кыздырылган тавык түше, бер уч черри помидоры, бер тотам салат яфрагы турап кушабыз. Зәйтүн мае, тоз-борыч өстибез, берничә тамчы лимон суты тамызабыз. 

Бишенчегә – туңдырма. Телемләп туралган бер авокадо белән ике бананны капка салып, дүрт сәгатькә туңдыргычка куеп торабыз. Туңдырылган телемнәрне блендер белән издерәбез. Куерак булса, бер кашык сөт яки су кушарга була. Масса бертөслегә әверелгәч, туңдырманы креманкаларга бүлеп салабыз. 

Бу кызык

Авокадо төше безнең эрага кадәр 750 ел элек җирләнгән каберлекләрдә табылган. Әмма Европада ул бары XVI гасырда гына күренә башлый. 

Дөньядагы иң туклыклы җимеш буларак, авокадо Гиннессның рекордлар китабына кертелгән. 

Аборигеннар авокадоны «мәхәббәт җимеше» дип атый. Юкка түгел, авокадо – бик көчле афродизиак. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7195
    1
    64
  • 7019
    0
    58
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    4855
    2
    50
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    6997
    1
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 апрель 2021 - 20:44
    Без имени
    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 1 май 2021 - 21:53
    Без имени
    Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 2 май 2021 - 10:03
    Без имени
    Әйтер сүз юк...Гыйбрәтле хикәя! Без, татар хатын - кызлары, үз теләгебезне гел соңгы чиратка куеп өйрәнгән...тик, иң мөһименә кемнәндер рөхсәт сорамыйча үзебез дөрес дип санаганча карар кабул итәргә өйрәнсәк иде. Бу менә шушы очрак... Күңеле теләгәндә кайта алмавы гомере буена исеннән китмәячәк!!! Безнеке үтте...кире кайтарып булмый. Яшьләр, сезгә сүзем: ирне дә кимсетми үз теләгегездә нык торып, күңелегез кушканны үз акылыгызга, хисегезгә таянып гамәлгә салырга өйрәнегез!!! Без теләгегебезне аңлап үтәү түгел үтәргә теләмәгән дә ир кешене акларга тиеш түгелбез! Бу хикәяне укытып күптәннән әйтәсе килгән фикеремне Аллаһ фарыз итте күрәсең!!!
    SOS! Җанымны коткарыгыз!
  • 2 май 2021 - 15:11
    Без имени
    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.
    Җаным монда кала...
  • 2 май 2021 - 23:15
    Без имени
    Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...
    Җаным монда кала...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»