Логотип
Өй

Саклау вакыты чыккан ризыкны файдалану серләре

Саклау вакыты чыкты дип бөтен ризыкны да ташламыйлар: аларны файдалану серләре 

Саклау вакыты чыкты дип бөтен ризыкны да ташламыйлар: аларны файдалану серләре 


«Моның саклау вакыты чыккан икән», – дип, кайбер ризыкларны шунда ук чүп чиләгенә салырга ашыкмагыз. Аларны кайвакыт башкача да файдаланырга була. Тик сүз, әлбәттә, бөтенләй бозылган ризыклар турында бармый. Карап торышка бернәрсә белән дә аерылмаган, ис-мазар килмәгән, әмма инде ашарга да ярамаган ризыклар турында әйтәбез. Ашарга ярамаса да, ташларга да кызганыч булган очраклар, еш булмаса да, очраштыргалый бит. 


Майонез

Саклау срогы чыккан майонезны савыт-сабаны чистарту өчен кулланырга мөмкин. Сезгә, бәлки, бу гаҗәбрәк тә тоелыр, әмма әлеге лайфхак, чыннан да, эшли: тутыкмас корычтан эшләнгән савыт-сава, майонез белән чистартканнан соң өр-яңа кебек ялтыраячак. 


Греческий йогурт

Ул лактобактерияләргә бик бай, аның ярдәмендә бит тиресен үлгән күзәнәкләрдән чистартырга, биткә сәламәт төс кертергә мөмкин. Тәэсире тагын да зуррак булсын өчен, 2 чәй кашыгы йогыртны 1 чәй кашыгы бал белән бутагыз. Әзер масканы биткә юка гына итеп сөртегез һәм 15 минут тотыгыз. Аннан җылы су белән юып төшерегез. 


Сөт

Әче тәм яңа кергән сөтне, хуҗабикәләр, мөгаен, белә дәдер инде, ачы камыр куйганда кулланырга була. Әчи башлаган сөттән коймаклар да әйбәт кенә килеп чыга. 
Әчегән сөт итне маринадлау өчен бик әйбәт. Мондый очракта ит бик йомшак килеп чыга. Шашлык өчен әзерләнгән иткә әчегән сөт кушыгыз, тоз, борыч һәм боҗралап тураган суган өстәгез һәм ике сәгатькә суыткычка куегыз. Мондый итне грильдә дә пешерергә мөмкин, табада гына да – һәр очракта да тәмле килеп чыгачак. 


Тартылган каһвә

Тартылган каһвә — целлюлит белән көрәшү өчен менә дигән өй чарасы. Куллану вакыты чыккан дип кенә аны һич тә ташларга кирәкми. Скраб итеп кулланырга мөмкин. Бит тиресенең төсен тигезли торган масканың нигезе булып та тора ала бу порошок. Моның өчен тартылган каһвәгә аз гына сөт кушыгыз – куе паста килеп чыксын. Шул пастаны массаж ясаган хәрәкәтләр белән бер минут дәвамында биткә сөртегез. Ул биттә тагын 20 минут торсын, аннан су белән юып төшерегез. 


Коңгырт сары шикәр

Шикәр – күпме сакласаң да, берни дә булмый торган продукт. Хәтта аңа су тиеп, таш кебек катып киткән очракта да, барыбер кулланып була. Элеккеге хәленә кайтару өчен, каткан шикәр өстенә алма кисәге яки яңа пешкән ипи сыныгы куеп торырга кирәк. Тагын бер вариант бар – блендерда ваклау: болай эшләгәндә дә аның тәменә зыян килмәячәк. 

Әмма шикәрнең кыяфәте сезгә ошамый һәм ис тә сеңгән кебек тоела икән, аны тәнгә һәм аякларга скраб ясар өчен кулланып була. 


Авокадо

Артык өлгергән һәм бозыла башлаган авокадо, тәмен югалтса да, үзендәге файдалы витаминнар, микроэлементлар һәм майлы кислоталар запасын барыбер саклый. Шуңа күрә сез аны коры, аерым тәрбия кирәк булган чәчләрне караганда куллана аласыз. Авокададан пюре ясагыз да аны юеш яки коры чәчкә сөртегез һәм 1 сәгать тотыгыз. Соңыннан үзегез гадәттә куллана торган шампунь һәм кондиционер белән юып төшерегез. 


Шәраб 

Әчегән шәрабне түккәнче, аңардан уксус ясагыз. Киң авызлы пыяла банкага бушатыгыз да, өстен марля белән каплагыз. Банканы салкын, караңгы урынга куегыз. Әмма шарәб ачып, уксуска әйләнгәнен көтәргә шактый сабырлык сорала: моның өчен бер айдан алып алты айга кадәр вакыт кирәк булачак. 


Сыер мае

Азрак тәм кергән сыер маен да тизрәк ташларга кирәкми. Соңгы вакытта ишек тупсалары шыгырдап нервага тияме? Менә шуларны майлар өчен искергән сыер мае бик ярап куя. 

Җилемнән кулда һәм савытта калган эзләрне бетерү өчен дә бу майны кулланырга мөмкин. 

Балагыз чәченә ялгыш сагыз ябыштырып куйганмы? Була тораган хәл... Шушы май белән чәчен майлагыз: сагызны чәчен артык йолкымыйча да алып булачак. 


Банан

Банан – калийга бик бай. Калий исә аяк киемен тәрбияләү өчен кулланыла торган махсус чараларның да нигезендә ята. Шуңа күрә, банан каралган, бозылган икән, аны чүп чиләгенә ташларга ашыкмагыз. Табигый күннән эшләнгән аяк киемегезне шушы каралган банан кабыгы белән ышкыгыз, аннан өстен чиста чүпрәк белән ялтыратып җибәрегез. Нәтиҗәсе сезне, һичшиксез, шаккатырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар