Өйнең атмосферасын үзгәртүче биш әйбер

Яңа елның озын ялларында – вакыт барында – өйне бераз үзгәртәсе килә бит ул. Аеруча, без, хатын-кызлар, бу эшне бик яратабыз. Күп акча чыгармый гына, өйдә рәхәт атмосфера тудыруның, энергетикасын үзгәртүнең берничә юлы бар. Шушы биш арасыннан бер-икесен генә сайлап алсагыз да, бүлмәгез бөтенләй икенче булып китәр.
Ут
Ут стихиясе – җылылык һәм яктылык дигән сүз. Әлеге стихиягә бәйле әйберләр әйләнә-тирәлекне начар энергиядән арындыра. Аларны һәркем үз кесәсенә һәм ихтыяҗларына карап сайлый. Электр белән эшли торган камин да булырга мөмкин ул. Андый камин эстетик матурлык кына тудырмый, өйгә җылылык та өсти. Күз алдына гына китерегез: кышкы салкын кичтә каминыгызны кабызып, бер чынаяк кофе белән каршысына килеп утырасыз. Мондый каминны зур бүлмәгә, көньяк стенага урнаштырсаң яхшырак.
Камин алырга ниятегез булмаса, күп итеп шәмнәр кабыза аласыз. Аларны махсус киштәгә берничәне урнаштырсагыз, матуррак. Размерлары төрлечә дә була ала.
Тәрәзәләр
Тәрәзәләр аша йортыбызга энергия керә һәм чыга. Әгәр дә йортыгызда тәрәзәләр аз икән, аларны калын пәрдәләр, зур гөлләр белән капламаска тырышыгыз. Тәрәзә янына авыр җиһазлар да урнаштырмагыз. Юка гына челтәр пәрдә эленгән, ялтырап торган тәрәзәләрдә бәхет чагыла. Тәрәзә төбен ял итү урынына әверелдерергә мөмкин: бер-ике кечкенә мендәр, җылы пледлар, матур лампа гына кирәк бит...
Көзгеләр
Һәрберебезнең дә өендә көзгеләр бар. Ләкин алар дөрес урнаштырылганмы? Чөнки көзгедә нәрсә чагылганы бик мөһим. Өегездә кеше үзен тулы буйга карый ала торган бер зур көзге булсын. Аны алгы бүлмәгә урнаштыру урынлырак. Әмма өйгә кереп-чыгып йөри торган ишеккә каршы булмасын ул, югыйсә өегезнең энергиясе чыгып китәчәк. Көзгедә нәрсә чагылганына да игътибар итегез. Әгәр дә аның каршысында буш стена икән, анда берәр матур картина элегез.
Тар һәм караңгы бүлмәләрне көзгеләр ярдәмендә зурайтып, яктыртып җибәрергә мөмкин булуын белә идегезме?
Сувенирлар, сыннар
Өйдәге сувенирлар һәм сыннар хуҗалар турында бик күпне сөйли ала. Һәрбер өйдә берничә генә булса да андый матур әйберләр булырга тиеш. Ләкин артык күп сыннар, эреле-ваклы сувенирлар энергия агышына комачаулый. Бөтен кешегә дә күренерлек урынга аларның иң кадерлеләрен генә урнаштырыгыз. Сувенирларның да үз теле бар.
Бака – байлык билгесе. Ташбака – озын гомерлелекне белдерә. Аҗдаһа – уңыш юрый. Җилпәзә – саклык символы. Фил – көч билгесе.
Фонтан, аквариум
Өйдә су стихиясе дә чагылырга тиеш. Ул энергия балансын көйләүче. Су белән бәйле объектларны өйнең төньягында урнаштыру яхшырак.
Су стихиясен нинди объектлар гәүдәләндерме? Иң популяры – аквариум. Аның формасы төрле булырга мөмкин, ә балыклар саны бәхет санына тәңгәл булсын – 1, 4, 6, 9. Араларына алтын балыклар да җибәрегез. Алтын балык өйгә муллык китерә дигән ышану бар. Күңелегез тынычсыз чакларда аквариум каршысына килеп утырып, талгын гына йөзгән балыкларга карау, беләсезме, ничек тынычландыра!
Аквариумга күңелегез ятмаса, сатуда бәләкәй генә фонтаннар бар. Утка экономия булсын дисәгез, аны гел кабызмагыз, күңелегез теләгәндә генә. Фонтандагы агым су өйнең энергетикасын да хәрәкәткә китерә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.