Орхидея – иң тырыш гөл

Мин үзем егылып китеп гөлләр үстерүче кеше түгел. Яратмаудан түгел, бик яратам, тик аларга игътибар күрсәтерлек көчем дә, вакытым да калмый. Алай да шып-шыр тәрәзә төбе дә күңелле түгел, шуңа да бик таләпчән булмаган гөлләргә өстенлек бирәм. Ә андыйлар, кагыйдә буларак, чәчәк атмый торган гына гөлләр була.

Узган ел 8 Мартка ирем бик матур чәчәкле гөл күтәреп кайткан. Аңынчы да роза һәм азалия бүләк иткән иде. Азалия бик нәзберек, аңа гел салкынча гына һава кирәк булып чыкты да, бездә яшәп китә алмады. Ә роза гөле алсу чәчәкләргә күмелгән бәләкәй куакка әверелеп, бик озак куандырды. Җәйгә үзебез белән авылга алып кайтып кына харап иттек. Көз көне, әле көннәр җылы тора дип, тәрәзә төбендә калдырып киткән идек, без китүгә суытты, тиз генә кайта алмадык, гөлебезне өшеттек. Аннары кабат яшәрмәде инде.  

Бу юлы бүләге  – шау чәчәкле орхидея гөле иде. Һәрхәлдә, мин аны башта шулай дип уйладым. Савыты кечкенә генә, өч бөртек яфрагы бар, ә үзенең чәчәк сабагы ярты метрлап булыр, һәр сантиметры саен эре-эре аксыл-саргылт чәчәкләр эленгән. Матур шулкадәр! Чәчәк атып бетерсен инде, аннары зуррак савытка күчерермен дисәм, шушы 8 март көнне булган чәчәкләре сентябрьгә кадәр коелмыйча торды. Ышанасызмы? Анда да әле, кызганган сыман, берәм-берәм генә койды ул чәчәкләрен. Әмма... тагын күчерергә өлгерми калдым, ул арада тагын чәчәк сабагы чыгарып, кабат чәчәккә бөреләнде. Шундый ук эре-эре купшы чәчәкләр! Кызгандым инде үзен. Җаныкаем, үзе уч төбе кадәр генә савытта утыра, дүрт яфрагы бар, үзе шаулап чәчәк аткан була. Соңгы көчләренә тырыша инде бу, дип, кибеттән сыек ашлама сатып алдым. Мондый тырышлыгы өчен ничек инде сыйламыйсың!

Кыскасы, мин бу гөлне бер елдан соң гына зуррак чүлмәккә күчереп утырта алдым. Орхидея (дөрес, безнең купшыкаебыз фаленопсис булып чыкты) үтә күренмәле, төбенә таба тараеп килмәгән, туры чүлмәкне ярата. Аның тамыр-бүлбеләренә кояш яктысы кирәк. Чүлмәк төбендә дренаж тишекләре дә аз булмасын, су җыелып торырга тиеш түгел. Туфракның да орхидеялар өчен махсус булганын алырга кирәк. Тыгыз туфракта үсә алмый ул. Суны күп тә, бик аз да сибәсе түгел.

Әгәр дә орхидеягез озаграк чәчәк атсын, дисәгез, атып бетергән чәчәк сабагын өзмәгез. Кипкән өлешен генә кисеп алыгыз. Ул шушыннан яңа бөре җибәреп, тагын тармакланачак. Анысы да тиз арада чәчәк атачак. Һәр тармагы чәчәккә күмелгән гөлегез искиткеч матур булачак.

Тагын бер серне генә әйтим әле: кибеттән алып кайтуга ук, гөлне полиэтилен кабыннан чыгармагыз. Болай иткәндә, аның өчен җылылык һәм дымлылык кискен үзгәрми, ул сездәге һавага акрынлап кына ияләшә.
Орхидея үстерүдән бер дә куркасы түгел икән, андый да тырыш, андый да рәхмәтле гөлне күргәнем юк иде әле моңарчы. Берүк күз генә тимәсен инде.

фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 30 июль 2021 - 05:01
    Без имени
    орхидея, фикус, драцена, юкка... бу чэчэклэр исеме тугел, чэчэклэр фамилиясы - торкемлэре э рэсемдэге чэчкнен, уз исеме бар - фаленопсис фикус
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9048
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9120
    8
    74
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4856
    4
    57
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6087
    2
    26
  • Көтеп алынган бәхет Әллә күзенә күренәме, сискәнеп китте Гөлгенә. Каршысында пәйда булган Гамилне күргәч, ни уйларга да белмәде, чөнки бу  очрашу көтмәгәндә, кинәт булды. Унсигез еллап гомер үтсә дә, шундук  таныды  аны: шул ук озын буй, киң җилкә, серле караш, тик куе кара чәчләренең чигә тирәләренә ак бәс яткан. Күзләрендә ниндидер сагышмы, назмы...
    2803
    0
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан