Логотип
Гөлләр

Кул астындагы ашлама

Яхшы хуҗабикәнең бер нәрсәсе дә әрәм булмый. Хәтта балык юган су да...

Яхшы хуҗабикәнең бер нәрсәсе дә әрәм булмый. Хәтта балык юган су да...

Әйдәгез, бүген бүлмә гөлләрен тукландыру хакында сөйләшик әле. Кышын кояш нуры да сирәк эләгә аларга, бүлмәдәге корылык та зыян сала... Хәзер аларның ашлауга иң мохтаҗ чаклары. Ашлама дигәч тә, кибеткә чыгып аласы юк аны, ашлама безнең кул астынды гына.

Суган кабыгы
 Бер савытка суган кабыгы тутырып, су коябыз. Бер тәүлек төнәткәннән соң, сөзеп, суын гөлләргә сибәбез. Бу ашлама гөлләрне үстерә дә, туфракны да зарасызландыра.

Әфлисун кабыгы
Әфлисун кабыкларын суга салып, өч тәүлек төнәтәбез. Аннан сөзеп, пульверизатордан яфракларга сиптерәбез. Төрле корткычлардан арыну өчен менә дигән чара бу. Өстәвенә һаваны да сафландырып җибәрә.

Йомырка кабыгы
Йомырка кабыгын ваклап, берничә тәүлеккә суга салып торабыз. Соңыннан сөзеп, суын ашлама сыйфатында кулланабыз.

Утын көле
Дөньядагы иң шәп ашлама, калий чыганагы ул. Ярты лиртлы банкага тутырылган утын көлен 10 литр суга болгатып, сүемлекләрне тукландырабыз.

Балык яки ит юган суны да ташларга ашыкмагыз әле. Безнең өчен юынтык су булса да, гөлләр өчен ашлама бит ул! Хәтта аквариум суы да үсемлекләргә шифа.

Көнбагыш яратасызмы? Бик яхшы! Кабыгын ташламагыз. Беренчедән, гөлләрне күчергәндә сез аны чүлмәк төбенә дренаж сыйфатында салып калдыра аласыз. Икенчедән, көпшәкләндерү өчен туфракка куша аласыз.

Бүлмә гөлләренә сирәк-мирәк кенә газландырылган минераль су сибү дә файдалы. Углекислый газ каты су сибү аркасында  чүлмәк кырыендагы ак известь катламыннан коткара.

фото: https://pixabay.com

 

Теги: Бүлмә гөлләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар