Логотип
Өй

Кухнясында мультиваркасы булганнарга – 7 лайфхак

Мультиварка белән бәйле  7 сергә күчәбез. Аларның кайберләре кемдер өчен, мөгаен, ачыш булыр. 

Соңгы вакытта күп хуҗабикәләр кухняда мультиварка булмавын күз алдына да китерә алмый. Җайлы бит: шушы кечкенә генә корпус эченә ярты кухняң сыя да бетә – әллә никадәр савыт-сабаны һәм техниканы алыштыра ул. Онытсаң да, аңарда пешә торган ризык көйми, юарга да авыр түгел. 


Ә хәзер мультиварка белән бәйле  7 сергә күчәбез. Аларның кайберләре кемдер өчен, мөгаен, ачыш булыр. 

  

* Әгәр бәрәңгене томалап пешерү өчен «Плов» режимына куйсагыз, ул бик тәмле булып, өсте кызарып пешәчәк. Бәрәңге пешеп чыккач,  мультиварка «Подогрев» режимына күчә. Янында басып торып, пешеп чыкканын да көтәсе түгел. Шәп бит!  

 

 * Монысы да эшне җиңел итеп кенә башкарырга теләүчеләргә. Шул ук «Плов» режимын кулланабыз.  Мультиварка кастрюленә  ярты килограмм туңдырылган пилмәнне салабыз,  

250 мл су, 30 гр сыер мае өстибез. Тәменчә тоз һәм борыч кушабыз. Аннан инде мультиварка кабыза торган төймәгә генә басабыз да, ризыгыбызның пешкәнен көтәбез.  

 

* «Тушение» режимында яшелчәләрдән аш пешерү бик тиз һәм бик җиңел. Моның өчен сәгать ярым вакыт җитә. Ә аш бик тәмле килеп чыга: ул үтә күренмәле, матур була, яшелчәләр дә изелеп бетми. 

 

* Өегезгә көтмәгәндә кунаклар килеп кердеме? Бик кыска вакыт арасында аларны сыйларлык  бер-ике ризык әзерләргә кирәкме? ««Гречка» яки «Тушение» режимын көйләгез. Аста бәрәңгедән яки берәр ярмадан гарнир әзерләгез, ә өске өлешкә пешәргә кәтлит, тавык, ит яки сосискалар куя аласыз. 

 

* «Выпечка» режимында фарш белән суганны кыздырып алырга була. Әгәр инде  мультиваркагызны «Плов» режимына күчерәсез икән, ярым әзер булган ул фаршка курыкмыйча макарон куша аласыз. Өстенә су саласыз, тәмләткечләр өстисез һәм... пешкәнен көтәсез. 


* Юк, мөгаен, сез бу хакта белмәгәнсездер. ««Выпечка» режимының десерт әзерләү белән генә чикләнмәвен, ә анда ит һәм балык кыздырырга мөмкин булуын да әйтәм.   

* «Тушение» режимын көйләп, барлык кирәкле ингредиентларны салыгыз – 12 сәгать  дигәндә бик тәмле, үтә күренәмле, гаҗәеп хуш исле койкагыз (холодец) әзер дә була!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар