Логотип
Өй

Кухняны ничек тиз генә җыештырып алырга: 6 лайфхак

Бүлмәдә лимон яки әфлисун кабыгы яндырсаң, ул начар исне үзенә «йота».

Микродулкынлы мич

Бу техника ризыкны бик тиз җылыта, тик ризыктан чәчрәгән майга бик тиз буяла да. Тәлинкә өстенә махсус капкач каплап җылытсаң да котылып булмый ул майлы таплардан. Микродулкынлы мичне ничек тиз генә чистартып була соң? Эченә берничә дымлы салфетка тыгып калдырып, мичне максималь көчендә 5-10 минут эшләтеп алыгыз. Икенче ысул: бер стакан суга ярты лимонның согын сыгыгыз һәм шул сулы стаканны биш минутка микродулкынлы мичтә максималь көчендә җылытыгыз. Ун минуттан мичнең эчен кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз.

Җиһазда майлы тап

Моның өчен кыйммәтле порошоклар кирәкми. Чәй содасына әзрәк үсемлек мае кушыгыз һәм шуны щеткага салып, кухня җиһазындагы майлы тапларны сөртеп алыгыз. Соңыннан юеш чүпрәк белән сөртеп чыгыгыз.

Пыяла таба

Гадәти фольганы бөгәрләп, табаны губка белән югандагы кебек юыгыз. Таба төбенә ябышкан ризык калдыкларының әсәре дә калмас.

Начар ис

Бүлмәдә лимон яки әфлисун кабыгы яндырсаң, ул начар исне үзенә «йота».

Газ плитәсе

Кунаклар киләсе булганда уңган хуҗабикәләр нәрсә генә пешерми! Аннары газны юа-юа тилмерәбез инде. Болай булмасын өчен, пешерә башлаганчы газга фольга җәеп чыгыгыз, ә пешереп бетергәч, пычрак фольганы алып кына ташлагыз.

Раковина

Тоз һәм лимон белән сөртеп чыксагыз, раковина ялтырап торыр.

Теги: Җыештыру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт, файдалы кинэшлэр!

    Хәзер укыйлар