Логотип
Өй

​Кофеның кайсысы тәмлерәк

Кафе-рестораннарда кофедан нинди генә эчемлекләр тәкъдим итмиләр. Исемнәре дә таныш булмаган кофеның кайсысы күңелегезгә хуш киләсен чамалавы кыен. Әйдәгез, танышабыз.


Кафе-рестораннарда кофедан нинди генә эчемлекләр тәкъдим итмиләр. Исемнәре дә таныш булмаган кофеның кайсысы күңелегезгә хуш киләсен чамалавы кыен. Әйдәгез, танышабыз.
 
Эспрессо
Куе итеп пешерелгән кара кофе. Гадәттә, аны кечкенә чынаякларда яки бәләкәй стаканнарда (урам кафеларында) бирәләр. Яхшы эспрессоның өстәге күбеге крем төсендә булырга тиеш. Тәмен бик тиз югалтканга, аны озакка сузмый эчеп бетерергә кирәк.
Эспрессоны көнгә 1-2 чынаяктан артык эчмиләр.
 
Американо
Бер өлеш эспрессоны 3 өлеш кайнар су белән сыеклап ясала. Аны зур чынаякларда бирәләр. Тәмгә нәкъ эсперссо кебек, ләкин бераз йомшаграк кына.
Көненә 2-3 чынаяк эчәргә мөмкин.
 
Капучино
Бер өлеш эспрессо һәм ике өлеш кайнар сөт кушып ясалган эчемлек. Сөтнең бер өлеше күпертелә. Уртача чынаякларда һәм бал кашыгы белән бирелә. Бал кашыгы өстәге күбекне ашау өчен кирәк. Яхшы кафеларда аны кайнар чынаякларга агызалар.
Көнгә 3-5 чынаяк эчәргә була.
 
Ристретто
Каты кофе, эспрессога караганда монысында су азрак һәм шуңа күрә тәмгә ачырак. Аны бер стакан су белән тәкъдим итәләр. Кофе йотып куйганнан соң, артыннан су кабалар. Шулай эчкәндә, кофеның тәме ныграк ачыла.
Көнгә 1-2 чынаяктан арттырмаска.
 
Латте
Иң туклыклы эчемлекнең берсе. Тәмгә капучино кебегрәк, ләкин монысында сөт ике тапкыр күбрәк һәм өстәге күбеге юк. Башта чынаякка 3-4 өлеш сөт агызалар, аннары 1 өлеш куе кофе салалар.
Көнгә 3-5 чынаяк эчәргә була.
 
Мокко
1 өлеш эспрессога шуның кадәр үк шоколад яки какао һәм ике өлеш сөт салып ясала. Кайчагында бер өлеш сөтне күпертелгән  сөт өсте белән алыштыралар.  Тәмгә бераз латтега охшаш, ләкин шоколад тәме сизелә. Катылыкка экспрессодан катырак.
Көнгә 1-2 чынаяктан арттырмаска кирәк.
 
По-венски
Тәмле һәм йомшак эчемлек. 1 өлеш эспрессога 2 өлеш сөт өсте кушып ясала. Сөт өстен күпертеп, кофега кушалар, өстенә әфлисун кабыгы яки шоколад уып сибәләр.  
Көнгә 3-5 чынаяк эчәргә була.
 
Гляссе
Бик тәмле кофе, аны хәтта иң эссе көнне дә эчәргә була. Гляссены бер өлеш эспрессога 2-3 өлеш туңдырма кушып ясыйлар. Өстенә уылган шоколад сибәләр. Шуңа  күрә ул бик туклыклы.
Көнгә 3-5 чынаяк эчәргә мөмкин.
 
Макиато
Сөт белән ясалган кофелы эчемлек, латте һәм капучинога караганда катырак. Катлам-катлам булуы күренсен өчен, гадәттә пыяла чынаякларда бирелә.
Көнгә 2-4 чынаяк эчәргә ярый.
 
Романо
Лимон тәме килеп торган эсперссоның бер төре.  Экспрессога ике телем лимонның сутын сыгып яки лимонның кабыгын кырып салып ясала. Бәләкәй чынаякларда бирелә.
Көнгә 1-2 чынаяктан арттырмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар