Логотип
Гөлләр

Фикус - гаилә гөле

Фикус Көнчыгыш халыкларында борын-борыннан изге агач саналган. Шуңа бәйләнешле нисбәттә “фикус гаиләгә бәхет һәм уңыш китерә” дип юраганнар.

Фикус Көнчыгыш халыкларында борын-борыннан изге агач саналган. Шуңа бәйләнешле нисбәттә “фикус гаиләгә бәхет һәм уңыш китерә” дип юраганнар.
Фикус чыгышы буенча тропик Азия һәм Африка якла­рыннан. Дөньяда аның бер мең төре билгеле. Ә өй шарт­ларында шуның нибары егерме төре генә үстерелә. (Ул төр фикуслар иң таләпчән зәвыклы кешене дә канәгатьләнде­рерлек гаҗәеп матурлар. Алар агачсыман, куаклы һәм үрмәгөл (лиана) рәвешендә булалар. Табигатьтә агачсы­ман фикусның утыз метр биеклектә үскәннәре дә бар.)
Бенджамин фикус гөле өйдә үстерү өчен искиткеч ма­тур. Ул куе һәм нәфис яфраклы, йомшак сыгылма ботаклы, бүлмәдә ике метрга җитеп үсә. Үзен күләгәле урында да яхшы хис итә. Соңгы вакытта аның чуар яфраклы Старлайд һәм Вариегата төрләре дә уйлап табылды. Ул 1815 елдан ук билгеле.
Карика фикусы (икенче төрле аны инжир дип тә йөртәләр) иң борынгы җимешле агачлардан санала. Юан ботаклы, өчпочмак яисә пальма сыман яфраклы.
Лиро фикусы яфраклары скрипка рәвешендә кабарын­кы була. Ул яктылыкны ярата. Ашарга яраксыз, декоратив вак җимешләр бирә.
Кәрлә фикус — зифа буйлы фикуслардан аермалы бу­ларак, бик үзенчәлекле нәфис гөл. Вак һәм куе яфраклы, җәелеп үсүчән. Башка фикусларга караганда дымны күп суыра.
Фикус махсус тәрбия таләп итүче нәзберек үсем­лек түгел. Шунлыктан, аны өйдә үстерү артык мәшәкать тудырмый. Күп су таләп итми, кайвакыт аңа коры туф рак артык дымга караганда файдалырак та. Ә менә яктылыкны үз итә, шуңа күрә аны тәрәзә янына ур­наштыралар. Яхшы үссен өчен даими 18-20 градус җылылык кирәк.
Башка гөлләр белән беррәттән, фикуска да тукландыручы матдәләр таләп ителә. Аны яздан көзгә чаклы, һәр ун көн саен гөлләр ашламасы белән тукландырып тору зарур. Фикусны үсә барган саен зуррак чүлмәккә күчереп утыртырга кирәк. Күче­рүне язгы чорда башкару кулай. Фикус утыртасы туфрак катнашмалы (урман туфрагы, черемә, ком) булырга тиеш.
Фикусны ботак очындагы чыбыкчадан үрчетәләр. Чыбык­чаны көпшәк җирлектә яисә суда тамырландыралар. Ул бо­таклар кискәләүне җиңел кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар