Ап-ак булсын дисәң...

Елның иң ямьле чорында без! Җәй көне күпләребез аклы кием кияргә ярата. Эсседә андый кием тәнгә рәхәтен бик рәхәт, әмма тиз керләнә.
Бер-ике юсаң, соргылт төскә керә, ямьсезләнә. Төсен җуйган яки җиң төпләре тирдән саргайган кием чынлап та берәүне дә бизәми. Мондый очракта нишләргә?
Кием соры төскә кермәсен өчен:
* 30 процентлы водород перекисе (аны даруханәләрдә саталар) бик яхшы агарту үзлегенә ия.
Табакка җылы су агызып (30 градустан 60 градуска кадәр), бер бөке чамасы водород перекисе салыгыз. Шушы суга керне ким дигәндә бер сәгатькә, күп дигәндә дүрт сәгатькә батырып тотыгыз. Соңыннан чиста су белән чайкап, кояшка кибәргә элегез. Водород перекисе белән биттәге кара төкләрне дә агарталар;
* натрий пербораты. Натрий бикорбанатын күпләр белсә дә (чәй содасы), мондыен ишеткәнегез булдымы икән? Аны да даруханәдән сатып алырга мөмкин. Керне агарту процессы водород перекисе белән эш иткәндәге кебек үк. Натрий пербораты 1 литр суга 3 аш кашыгы нисбәтеннән салына. Соңыннан юган керне яхшылап чайкап, кояшта киптерергә кирәк;
* натрий бикорбанаты (чәй содасы). Керне агарту өчен, ярты стакан соданы машинаның кондиционер сала торган бүлеменә салалар.
Шулай ук ярты лимонның сутын да кушарга була.
Кер саргаймасын өчен:
* ак күлмәкләрне 1 литр суга 1 стакан коры сөт порошогы кушып та юалар. Саргайган яка һәм җиң очларын менә дигән итеп агарта ул;
* кер юдырганда машина барабанына кечкенә генә янчыкка төрелгән йомырка кабыгы салып карагыз әле. Соңыннан керне гел йомырка кабыгы белән генә юа башлаячаксыз.
Киемдәге косметика тапларын бетерү өчен:
* тапларны бит чистарту өчен тәгаенләнгән дымлы салфетка белән ышкырга керешкәнче, иң элек ул урынга салфетканы куеп кына торыгыз, таплы урын чылансын. Менә хәзер ышкып бетерсәгез дә була;
* савыт-саба юа торган сыекчалар да тапларны яхшы бетерә. Профессиональ визажистлар пумалаларын шуның белән юалар. Күп кенә бизәнү әйберләренең составында майлар була, аеруча төсле кремда, менә шуңа да бу сыекча косметика тапларын «ялап» кына ала.
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.