Тест: Балагыз вундеркиндмы?

 1.    Бала 6 яшькәчә укый башлады:
     а) үзлегеннән – 7 балл
     б) кемнең дә булса ярдәме белән – 5 балл

 2.    Күп һәм тиз укый – 2 балл

 3.    Укырга тиз өйрәнде, ләкин авыр укый – 1 балл

 4.    Энциклопедияләр һәм сүзлекләр белән кызыксына башлады – 2 балл

 5.    Үзен өлкәннәр белән тиң күреп сөйләшә – 2 балл

 6.    Балагызның дуслары аның үзеннән зуррак, ябык ишекләр артында шөгыльләнергә ярата – 2 балл

 7.    Аның һәрчак һәрнәрсәгә җавабы әзер – 1 балл

 8.    Катлаулы сорауларны күп бирә, сораулары белән өлкәннәрне төп башына да утырта – 2 балл

 9.    Әйләнә-тирә турында сөйләшергә ярата, бу мәсьәләгә карата үз фикерен әйтә – 1 балл

 10.    Еш кына таркау була, шулай булуга да карамастан, фикерен гомумиләштереп әйтә ала, мәсәлән, фильм яки телевизион тапшыру карагач – 2 балл

 11.    Гаделсезлеккә бик сизгер, хәтта үзенә кагылмаса да – 2 балл

 12.     Көндәлек эшләр, әйтик, идән юу, җыештыру, савыт-саба юу һ.б. аны ялкыта – 1 балл

 13.     Юмор хисе көчле – 2 балл

 14.     Сүзлек запасы бай, сөйләшкәндә еш кына терминнар куллана – 2 балл

 15.     Балачакта аны югары сыйныфларда өйрәнелә торган әйберләр кызыксындыра – 1 балл

 16.     Төрле шөгыльләр ярата, аларны үзлегеннән башкара – 2 балл

 17.     Осталык һәм алдан күрүчәнлек соралган катлаулы уеннар ошый (мәсәлән, шахмат) – 2 балл

 18.     Мәктәптә яхшы укый, материалны тиз үзләштерә –  2 балл

 19.     Бар нәрсәдә гармониягә омтыла, музыканы һәм гамәли сәнгатьне әйбәт тоемлый – 2 балл

 20.     Аны Галәм һәм дөнья яратылышы белән бәйле барлык нәрсәләр дә кызыксындыра, кешеләр ничек барлыкка килгән, ничек яшәгән дигән сораулар бимазалый – 2 балл

Әлеге тестның объективлыгы сорауларга дөрес итеп җавап бирүгә бәйле.

Балларны санагыз.

Әгәр дә 10-13 балл җыйгансыз икән – димәк, балагыз сәләтле. Без сезгә аның бу сәләтләрен тагын да үстерү һәм ачу белән шөгыльләнергә киңәш итәбез. Әмма гениаль баланы да әллә ниткән катлаулы нәрсәләр белән көчәндермәскә кирәк. Югыйсә сез аны иң кадерле нәрсәсеннән – балачагыннан мәхрүм итәсез. Бәхетле балачагыннан мәхрүм кешенең тормышы бәхетле була алырмы? Иң беренче чиратта сез аны яшьтәшләре белән аралашырга өйрәтегез. Урамда йөрсен ул, күлдәвекләрне чәчрәтеп узсын, дуслары белән уйнасын.

Тагын 10-15 елдан соң балагызның нинди булачагын сез белмисез бит. Бәлки, аның таланты хәзерге кебек күзгә бәреп тора торган ук булмас. Шуңа да ул тормышка әзерлекле булырга тиеш, ә менә монысы инде бу очракта сезнең бурыч.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 6 июль 2020 - 12:00
    Без имени
    Дорес хэлме икэн бу?
    Хыянәтнең исе нинди?
  • 6 июль 2020 - 11:14
    Без имени
    "Ак чэчэклэр" романынын яна варианты!!! Бик зур рэхмэт!
    Гомер – озын ул...(2)
  • 7 июль 2020 - 09:12
    Без имени
    Безнен Зифа Гаязовна турында язуыгыз өчен зур рәхмәт. Аны без яраттык һәм хөрмәт иттек, урыны оҗмазта булсын. Үзенә үзе кебек алмаш та калдырды
    Гомер – озын ул...(2)
  • 8 июль 2020 - 00:08
    Без имени
    Шәәәәәәп!
    Онлайн-Сабантуйдан соң онлайн-уйлану
  • 8 июль 2020 - 06:22
    Без имени
    Бик өстән- өстән язылган, эчтәлек сөйләүгә корылган. Әсәр дип зурлап әйтмәс идем. Сызды- бозды. Тыныш билгеләре дөрес куелмаган, хаталы. Ник, "Сөембикә"нең дәрәҗәсен төшереп, монда куясыз, гаҗәп?
    Кыланчык - 5
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...