Сабыйларга өстәмә ризыкны кайчан бирә башларга? Табиб киңәше.

Академик Ю.Е.Вельтищев исемендәге медицина фәнни-тикшеренү клиник педиатрия институтында бүлек җитәкчесе Елена Кешишян сүзләренчә, бала үсеше процессының бер өлешендә әнисенең сөтендә булган матдәләр генә җитми башлый. Кемдер балага 6 айдан өстәмә ризык ашатырга мөмкин, ди. Әмма балалар табибы китергән мәгълүматларда нәниләргә 4,5-5 айда ук туклану җитми башлый, диелә.
- Кайбер балалар тән авырлыгын бик тиз җыя башлый. Аларны хәзер хәтта “эре” балалар дип тә атап йөртмиләр. Чөнки алар безнең заманда бик күбәйде. Хәтта моңа багышланган тикшеренүләр дә үткәрәләр. Балаларның авырлыгы артуга бәйле, 4,5-5 айда аларга туклану җитми башлый, шуңа да андый сабыйларга өстәмә ризыкларны да иртәрәк бирә башлыйлар.
Баланың өстәмә ризыклар кабул итәргә әзер икәнен ничек белеп була?
Моны балага ризыкны аз-азлап ашатып карап белергә мөмкин. Әгәр дә сабый ризык белән уенчык түгел, ә ризык буларак кызыксына икән, шул чагында аңа әлеге азыкны бирергә була. Бала ризыкны кабул итмәскә, кире чыгарырга, авызын ачмаска мөмкин. Шул чагында без баланың ризыкны кабул итәргә әзерме икәнен ачыкларга тиеш. Чөнки бала үзе теләмичә, аңа азыкны “көчләп” диярлек ашатсак, балада ризыкка карата тискәре караш туачак. Әмма баланың көен көйләп, аны ашатмыйча да торырга ярамый. Без нарасыйны өстәмә ризык кабул итәргә акрынлап әзерләргә тиеш.
Моны ни рәвешле эшләргә кирәк?
Балага ризыкны аз-азлап каптырып карарга. Моның өчен хәзер нинди генә җайланмалар юк. Балада ризык тәмен тою формалашырга тиеш. Баланы ризыкны кабул итүгә якынча 2 ай дәвамында әзерләргә мөмкин.
Рационга өстәмә ризыкны ни рәвешле кертә башларга?
Әгәр дә бала өстәмә ризык кабул итәргә әзер икән, әгәр дә аның ашкайнату-эчәк системасы формалашып беткән икән, ул чагында өстәмә ризык бирә башлау тиз булачак. 5-6 айлык балага өстәмә ризык бирелә башлый икән, бу процесс бик тиз — 3-4 көн эчендә гамәлгә ашырыла. Бигрәк тә бала имә һәм ана кеше үзе дә ул ризыкларны ашап караган икән, нарасыйда аллергия булмаячак. Шуңа да ризыкны тамчылап бирүдән мәгънә юк.
Балага өстәмә ризык буларак нинди азык-төлекләрне беренчеләрдән булып бирергә була?
Һәр продуктны рационга кертү вакыты 3-4 көн икәнен исәпкә алганда, ризыкларның нинди тәртип белән менюга кертелүе мөһим димәс идем. Стандарт буенча башта боткалар, аннары яшелчә ашата башлау дөрес дигән сүз түгел. Киресенчә булган очракта да, бер нәрсә дә үзгәрмәчәк. Әмма яшелчәләрдән башлаган очракта, бала ризыкны кабул итмәскә мөмкин.
Кемдер яшелчәләрдән беренче булып балага ташкабак бирергә, ди. Ни өчен аңа тукталулары бик үк аңлашылып та бетми. Бәлки бу ташкабакның тәменә бәйледер.
Шунысын да әйтергә кирәк, әгәр бала ризыкны беренче бирүдә кабул итми икән, аңа берничә айдан соң кабат аны каптырып карарга, тәкъдим итәргә кирәк.
Ризыкның кайсы файдалырак: өйдә әзерләнгәнеме, кибеттән сатып алганымы?
Промышленность юлы белән әзерләнгән ризыкларны балага бирү өстенрәк. Әмма барлык гаиләләр дә балаларына риызкларны кибеттән алып ашата алмый. Шуңа да балалар табиблары нарасыйларга кибеттән алынган ризыклар ашатырга гына ярый дип, әти-әниләргә катгый әйтү дөрес түгел. Өй шартларында да боткаларны, яшелчә һәм җиләк-җимеш пюреларын әзерләргә була. Шуны онытмагыз: безнең максат — баланы дөрес итеп тукландыру.
чыганак: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.