Әни мәхәббәтен гомер буе тоярга ярдәм иткән 5 җөмлә

«Син минем матур кызым!»
Булачак хатын-кызның үз бәясе нинди булуы үзен чибәргә санау-санавыннан тора. Бала чакта бала ата-ана фикеренә берсүзсез ышана. Шуңа күрә кызыгызның чибәр булуын һәрвакыт ассызыклап торыгыз. Бигрәк тә үсмер чагында бу хакта кабатлап тору мөһим. Әлеге сүзләр аны тирә-яктагылар фикеренә бәйле булудан саклар, чөнки ул үз чибәрлегенә ышанган хатын-кыз булып үсәчәк. 


«Син туганга, мин бик бәхетле!»
 «Мин нәкъ синең кебек кыз турында хыялландым» дип өстәсәгез тагын да шәп. Кечкенә кыз белеп торсын: ата-ана мәхәббәтен яуларга кирәк түгел. Әти-әниләре яратсын, хөрмәт итсен, бәяләсен өчен, бары тик аның булуы гына кирәк. Кызыгызга «Син булганга мин бәхетлемен» сүзләрен бик еш кабатлагыз. Бу сүзләр аңа гармонияле хатын-кыз булып үсәргә ярдәм итәр. Киләчәктә ул үзен ничек бар шулай итеп кабул итеп яшәячәк. Дусларының, ир-атларның, коллегаларының мәхәббәтен, хөрмәтен казану өчен үзгәрмәячәк. Рухы нык булачак. 


«Бервакытта да үзеңне башкалар белән чагыштырма!»
Бәхеткә, юлны һәр кеше үзе сайлый. Кызыгызга аңлатыгыз: тормышын ничек төзергә кирәклеген бары ул гына хәл итә. Кыз бала кем беләндер ярышып яшәмәсен,  ә үз язмышы, ихтыяҗлары игътибар үзәгендә торсын. 


«Син – минем горурлыгым»
Балаларыгызны нәрсә өчен мактыйсыз? Гадәттә, малайларны укуда яки спорттагы казанышлары, ә кызларны янәшәдә булган өчен мактыйлар. «Синең белән горурланам. Син чибәр, акыллы, ягымлы» – дигән сүзләр аның йөрәгендә мәңге сакланыр һәм үзенә ышаныч биреп торыр. Әлеге ышаныч аңа авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәр. 


 «Әти-әни йортында сине һәрвакыт аңларлар һәм көтәрләр»
Авыр вакытларда өйдәгеләрнең яратуы һәм көтүе  хатын-кызларга һәрвакыт алга таба барырга көч бирә. Һәрвакыт теләктәшлек итәргә әзер торган, яраткан әти-әниләреннән ярдәм сорарга да курыкмас. Ата-аналарына, бигрәк тә әнисенә ышанып үскән кыз үзгәрешләрдән курыкмый, үз сүзен әйтә белә һәм киләчәге өчен тыныч. 


Кызыгыз белән сөйләшкәндә сүзләрне бик игътибар белән сайлагыз. Позитив дулкында булыгыз. Мактауларга юмарт булыгыз, горур бала үстерүдән курыкмагыз. Ә менә уйламый сөйләгән сүзләрнең чынга аша торган гадәте барлыгы хакында исегездән чыгармагыз. 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 1 декабрь 2022 - 08:06
    Без имени
    Дааа... э эгэр эниен бер сине, табасы килмичэ, корсагын буып йорсэ, баулар белэн? Гел кимсетеп, олырак малаеннан кыйнатса? Ботен йорт эшен сина оеп, узе билэмгэ чыгып китсэ, 5-6 шар сэгатькэ? Хэр кон? Мин ботенесен язып тормыйм. Мин шундый энидэ устем. Мин аны беркайчан да яратмадым, ярарга тырыштым. Мин кечкенэдэн анын мина гына карата явыз икэнен анлый алмадым. Или уз энисенэ ошаган, или тэрбиясе шундый булган. Минем сенелемне бик яратып, бер эш эшлэтмичэ устерде, но картайган конендэ , аннан эшэкелекне дэ куп курде
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7844
    2
    55
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5268
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2209
    0
    23
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    4096
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату