Логотип
Бала

​Нарасыйны тәрбияләү

Зәрия ВӘЛИЕВА,

«Иман офыклары» тапшыруын алып баручы журналист
.


Аллаһ Коръәндә «Локман» сүрәсенең 14 нче аятендә: «Без кешегә ата-анасына ихтирамлы булуны васыять иттек. Анасы аны авырлык белән күтәрде, ике яшьтә күкрәктән аерды. Без аңа: «Миңа һәм ата-анаңа шөкер ит, син Миңа әйләнеп кайтачаксың!» – дип боердык», – дип иң элек Үзенә, аннары ата-анага шөкер итәргә боера.

Аллаһ ошбу аяти кәримәдә ананың туачак баласын карынында авырлык белән күтәрүе хакында әйтә. Аллаһ ана булырга җыенуның, йөклелекнең авыр, җаваплы вазыйфа булуын Үзе әйтә. Аннары, баланы тудыргач, нарасыйны ике яшькә кадәр имезергә тиешлеге хакында ананы вәгазьли. Аллаһ Коръәндә сүрәи аятьләрдә бала тудыру һәм аны тәрбияләүдә ана кешенең роле хакында кат-кат әйтә.

Ошбу авыр да, җаваплы да гамәлләр савап китерсен өчен, ана кеше Ислам кушканча яшәргә һәм нарасыен, сабыен шул рухта тәрбияләргә бурычлы.

Бала үсешенең беренче еллары анадан аерылгысыз була. Баланың физик үсеше дә, рухи үсеше дә камил булсын өчен, ана баласы тууга ук яхшы тәрбия бирә башларга тиешлеген белергә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Яңа туган һәр нарасый табигый сафлык белән, фитрый иман белән туа. Аннары ата-анасы аны яки яһүд, яки нәсара, яки мөселман, яки башка караш тарафдары итәләр», – дигән.

Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелучы, тәкъва ата-ана гына баланың фитрый иманын үстерә, көчәйтә ала. Бары тик шундый ата-ана гына тәкъва шәхес тәрбияли ала.

Галимнәр: «Балага Аллаһ тарафыннан бирелгән, тумыштан килгән сәләтнең 80 проценты җиде-сигез яшькә кадәр үсә», – диләр.

Аллаһ Тәгалә балага туганда ук үзенең теләкләрен елау яки елмаю белән белдерү сыйфатын салган. Сабый бала ул – олы кешенең кечерәйтелгән формасы шикелле. Балада бездә, ягъни олы кешеләрдә булган хисләр: яхшылык һәм яманлыкны аңлау һәм кабул итү, курку һәм өметләнү, ярату һәм яратмау, якын итү һәм күрә алмаучанлык, активлык һәм пассивлык бар. Ата-ананың, тәрбиячеләрнең, баланы әйләндереп алган тир-як мохитнең уңай яки тискәре тәэсире баладагы бу сыйфатларны арттыра яки киметә.

Бала тәрбиясе – киң колачлы эш. Балага тәрбияне карында яткан чагында ук башларга кирәклеген һәрбер ата-ана белергә тиеш.

Кеше тормышы шартлы рәвештә ике этапка бүленә. Беренче этап – кешеләр күзенә күренмәгән тормыш. Бу – ана карынындагы үсеш. Бу тормыш – яралгы халәтеннән (яралудан) башлана һәм үзе өч этапка бүленә. Бу хакта Аллаһ Коръәндә ап-ачык итеп әйткән. (Ана карынындагы тормыш медицинада өч өлеш белән исемләнә: беренче, икенче, өченче триместр дип әйтелә.)

Икенче этап – кешеләр күзенә күренә торган тормыш, ул – дөньяга килгәннән соң башлана. Бу тормыш ике өлешкә бүленә. Туганнан алып балигълыкка ирешкәнче булган тормыш һәм балигълыктан алып соңгы сулышкача (үлгәнче) булган тормыш. Үлгәннән соң кешенең җаны Ахирәт тормышында, башка халәттә яши башлый.

Бер тамчы судан башланган, яралгы халәтеннән алып үзаллы тормыш юлына аяк басканчыга кадәр балага яхшы тәрбия бирү – һәр ата-ананың да изге бурычы.

Баланың тән төзелешендә һәм акылы формалашуында тәрбиянең һәм туклануның әһәмияте бик зур. Үсенте тамырга мохтаҗ булган кебек, бала да анасына мохтаҗ һәм анасына бәйле була. Чөнки бала яралгы вакытта кан аркылы алган туклануга мохтаҗ. Аллаһның гыйлеме һәм хикмәте, кодрәте белән әлеге кан сөткә әйләнә. Ана сөтендә, бала формалашу өчен кирәк булган бөтен зарури матдәләр, файдалы витаминнар, макро-микроэлементлар бар. Сөт күкрәккә төшә һәм бала бернинди авырлыксыз үзе күкрәкне таба һәм имә. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 233 нче аятендә: «Бала имезү камил булуын теләгән ата, баласын имезүче ананы тулы ике ел тәэмин итәргә тиеш...» – дип, табигый имезүне әмер итә. Аятьтән аңлашылганча, ана баласын имезергә тиеш. Имезү камил булуын теләгән ана, баласын тулы ике ел табигый тукландырырга тиеш. Ата белән ана килешсә һәм, бу эш бала мәнфәгатьләренә зарар итмәсә, баланы ике ел тулганчы күкрәктән аерырга ярый. Бу хакта Аллаһ шушы ук аятьтә: «...Әгәр үзара килешеп, баланы күкрәктән аерырга теләсәләр, аларга гөнаһ юк...» – дигән. Әти кеше имезүче анага ярдәм итәргә, аны кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәргә тиеш. Чөнки бала имезгән ана кайбер эшләрне башкара алмый. Коръәндә имезүче ананың хокуклары бәйнә-бәйнә аңлатылган.

Әти кеше булмаган очракта, бала имезүче ананың берәр кардәше җаваплылыкны үз өстенә алырга һәм баланы кайгыртырга тиеш.

Әгәр дә ана баланы үзе имезә ала икән, баланы башка кеше имезү динебездә хупланмый.

Аллаһ Тәгалә бала тапкан ананың күкрәген балага кирәкле, зарури булган ризык – сөт белән нигъмәтләгән. Бала туганның беренче өч көнендә аз микъдарда гына угыз сөте була. Яңа туган нарасый өчен шушы ризык бәрәкәтле, шифалы була. Әлеге угыз баланың ашкайнату системасын азык кабул итәргә, эшкәртергә өйрәтә, җайлаштыра. Дүртенче көннән башлап сөт бүленеп чыга башлый.

Коръәни Кәрим табигый тукландыруның – күкрәк белән имезүнең әһәмиятен, аның ярдәмендә ана белән нарасый арасында акыл һәм рухи бәйләнеш урнашуын күрсәтә. Бу бәйләнеш гомер буе дәвам итә. Бик куркыныч һәм акылны саташтырырлык хәл яки вакыйга гына анага әлеге бәйләнешне оныттыра ала, Аллаһ сакласын.

Имезүнең балага файдалы булуын белгән тугрылыклы хәлифәләр (гарәпләр) аналарның балаларын имезүләрен хуплаганнар. Бервакыт хәтта күкрәктән аерылган балага акча да түли башлаганнар. Әлеге законны кертү сәбәпле, акчага мохтаҗ булган ярлылар, балага ике яшь тулганчы аны күкрәктән аера башлаганнар. Гомәр радыйаллаһу ганһү әлеге хәлнең балага зарар китерүенә игътибар иткән һәм бу законны камилләштергән – яңа туган һәр сабыйга акча түләргә боерган. Һәм шул рәвешле дә, аналарны сабыйларын имезергә кызыктырган.

Табиблар да, медицина галимнәре дә балага күкрәк сөте имезүнең әһәмиятен һәм зарурлыгын раслый.

Йөклелек чорында ана кеше ризыкның хәләл һәм файдалы булуын кайгыртырга тиеш булганы кебек үк, бала тудыргач та ризыкка бик нык игътибарлы булырга тиеш. Бала имезүче ана тиешенчә туклануга зур әһәмият бирергә бурычлы.

Ислам – кешенең җанын һәм акылын сау-сәламәт саклау өчен тырышырга тиешлеген искәртеп тора. Авырлы вакытта һәм бала имезгәндә ана икеләтә җаваплылык тоеп эш итәргә тиеш. Җан һәм тән сәламәтлеге дөрес туклануга нык бәйләнгән. Хәләл кәсеп белән табылган, хәләл ризыклар ашаганнан хасил булган ана сөте имеп үскән бала тәүфыйкълы, сәламәт булыр, иншәаллаһ.

Җитди сәбәпләр булмаганда, ана баласын табигый тукландырудан мәхрүм итәргә тиеш түгел. Чөнки табигый тукландыру ана өчен дә, бала өчен дә рухи һәм бәдәни файда бирә (ягъни тән сәламәтлеге өчен дә файда бирә).

Баласын имезгән аналарда яман шеш авыруы бермә-бер кими. Америкада үткәрелгән тикшеренүләргә караганда, берничә ай, хәтта ки алты гына ай булса да күкрәк белән имезгән хатын-кызда рак белән авыру куркынычы 20 процентка кимүе ачыкланган. Имезүче яшь аналар рак белән авыру куркынычын 50 процентка киметәләр. Инглиз галимнәренең тикшеренүләре күрсәткәнчә, күкрәк бизенең яман шеше баланы имезүнең дәвамлылыгына да бәйле икән. Сабыйларын ике яшькә кадәр имезгән аналар арасында рак белән авыручылар сирәк. Әлеге саклану механизмының ничек эшләгәнен бер галим дә аңлата алмый. Бу – Аллаһның хикмәте.

Аллаһ нарасыйның яхшы үсешен, ризыклануын тәэмин итү өчен ана күкрәген сөт белән нигъмәтләгән. Раббыбыз тарафыннан бирелгән табигый ризык – ана сөте тиешенчә кулланылырга тиеш. Ана сөтен дөньядагы бер генә ризык та алыштыра алмый.

Яшь аналар, үзегезне дә, балагызны да ошбу бәхеттән мәхрүм итмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар