Мондый киребеткәнлеккә нәрсә китерә?

Бәләкәчегез гадәти көннәрдә сезне сирәк күрә, үзенә игътибар җитмәүдән тилмерә. Шуңа яллар җитүгә үзенең канәгатьсезлеген шулай чыгара. Гаиләгезгә күбрәк вакыт бирергә тырышыгыз, бергәләп табигатькә чыгыгыз – бу хәлдән шулай гына котылып була.  Менә шундый аралашулардан ул бик канәгать кала, әти-әни яратуын тоеп үсә, үзе дә инсафлы, аңлый белә торган бала булып үсә.    
Моңарчы нарасыегызның көен көйләп, бер көнне моны туктатсагыз, ул аптырап калачак. Һаман үз сүзен сүз итеп, кәҗәли башлаячак.

Әтисе юл куя, әнисе – юк. Менә шуннан баланың үз-үзен тотышында каршылыклар килеп чыга инде. Гаиләдә бөтенесе бер сүздә булырга тиеш.

Кирәгеннән тыш кайгырту, тыюлар балада ризасызлык тудырып, көннәрдән бер көнне ул: «Мин үзем!» – ди киреләнә башлаячак.

Балаларның барысын да тигез күрергә кирәк, берәү дә читтә ала карга булып калмасын. 

Тыныч хәл итү юллары:
Балагыз сораган курчакны сатып алалмаганга борчылмагыз, төрле материаллардан өйдә бергәләп тә ясый аласыз. Шулай ук бергәләп өй җыештыру, ашарга әзерләү ошар аңа. Үзенең кирәклеген аңлар. Олы кеше булуыгызны читкә куеп, үзегез дә бала-чага  кебек берәр уенга катнашып китегез. Мәсәлән, «өйле» уйнагыз. Сез – бала,  ә ул әти йә әни булып уйнасын. (Уенда ул һәрчак  – баш, ә әти-әни укучы хәлендә генә.) Сездән алган тәрбия дә чагылып китәчәк. Үзегезгә читтән карый аласыз.

Өзми-куймый елап-бәлаләп торган баланы үзен генә калдырыгыз. Берәү дә игътибар итмәгәнен аңлап, туктаячак. Баланың игътибарын башкага юнәлтү дә  истерикалардан арындырачак.Мәсәлән, «Кара, нинди күз яшьләре әрәм була! Әйдә, аны бер савытка җыйыйк әле!» – дип, яки «Күр, җилкәңә Кирлемән менеп утырган бит! Куып җибәрик тизрәк!» – дигән сүзләр белән елауны «оныттырып» була. Әкиятләр укуга, мультфильм карауга күчеп тә тынычландырып була. 

Сүз тыңламыйча тискәреләнгән чагын балагызга кабатлап күрсәтегез. Үзенә читтән карап, башка алай эшләмәячәк. Үзегезне кулга алыгыз, сабыр булыгыз! Җәза кулланмыйча гына, балагызга үтемле һәм аңлаешлы итеп аңлатыгыз! Иң элек үзегезне матур тотыгыз. Килешә алмыйча, туктаусыз талашып торган әти-әни нинди үрнәк булсын инде!
             
«Сөембикә», № 2, 2016.

фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    13270
    3
    171
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    10935
    2
    115
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8135
    2
    87
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    3617
    7
    74
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4172
    2
    65
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...